Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы-2017» бәйгесендә катнашучылар
19.01.2017

«Татар кызы-2017» бәйгесендә катнашучылар

Гүзәлия Кашапова, 20 яшь. Тумышы белән Башкорт­станнан. Ижауга 11 ел элек күченеп килгәннәр. Ижау дәүләт техник университетында читтән торып юрист һөнәрен үзләштерә. Бер оешмада менеджер булып эшли. Гүзәл “Татар кызы” бәйгесендә икенче тапкыр катнаша. 2013 елны ул бәйгедә үз-үзен сынап карап, “Наз­лы кыз” номинациясендә җиңгән иде. “Яңадан әлеге хисләрне татып карыйсым, кызыклы мастер-классларда катнашасым килде. “Татар кызы”нда икенче тапкыр катнашуым минем өчен файдага гына булачак”, — ди Гүзәл. Максаты — чын татар кызының нинди булуын башкаларга да күрсәтү. “Чын татар кызы әти-әни, әби-бабайларының йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгел. Киресенчә, алар синең өчен горурланып, сөенеп торсыннар. Мин нәкъ менә шундый булырга тырышам да инде. Үз туган телебезне, бөек тарихыбызны белеп, горурланып яшәргә кирәк! Татар кызы бик нәфис кенә булып тоелса да, үз-үзен, якыннарын якларга әзер булырга тиеш. Хан кызы Сөембикәне исегезгә төшерегез әле. Мин аңа сокланам”, — ди Гүзәл.