Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы — 2013” кем булачак?
17.01.2013

«Татар кызы — 2013” кем булачак?

Ижау шәһәрендә “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан “Татар кызы — 2013” дип аталган II республика конкурсына әзерлек эшләре бара. Берсеннән-берсе матур кызлар «Иман» татар яшьләре берлегенә килеп тә, шалтыратып та, Интернет челтәре аша да бәйге турында кызыксына, кирәкле мәгълүмат ала, катнашырга теләге булганнар язылды. Ә 15 гыйнварда кызларны сайлап алу туры булып узды.

Бәйгедә катнашучылар 3 этаптан торган сынау узарга тиешле: үзләре уйлап тапкан образлары белән таныштырырга, милли эчтәлектәге иҗади номер күрсәтергә, үзе белән таныштырып сөйләргә кирәк булачак. Барлык катнашучылар белән дә татар теленә, хореографиягә, вокалга өйрәтүче педагоглар шөгыльләнә. Конкурсантларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Җиңүче исемен яулаган кыз “Татар кызы-2013” исеме — нә һәм кулдан эшләнгән калфакка ия булачак. Бәйгедә катнашырга теләгән кызларны сайлап алу 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

«Татар сылуы» дигән исемгә кем ия булыр икән соң? Әлегә бу беркемгә дә билгеле түгел. Моңа җавап УР «Халыклар дуслыгы йорты»нда 16 мартта 18.00 сәгатьтә узган конкурсның финалын карагач кына табылачак. Ә әлегә татар кызларына конкурска әзерләнү барышында көч-куәт, уңышлар телик.