Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы — 2013” бәйгесенең ничек узуын телисез?
17.01.2013

«Татар кызы — 2013” бәйгесенең ничек узуын телисез?

Ландыш Хөсәенова (Казан шәһәре – Кырынды авылы):

— Конкурсны карап, милли гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның югалмавына инанасым килә. Ана телебездә иркен аралашучы, милли ашларыбызны пешерә белүче, һичьюгы, милли ризыкларыбызның исемнәрен, тарихыбызны, олуг шәхесләребезне белүче күркәм холыклы татар кызлары катнашса, милләтебезнең киләчәге өметле булуына ышаныч артыр иде. Дөрес, бүген безнең белән мода идарә итә, ләкин элек-электән тыйнаклыгы белән аерылып торган татар кызлары бүген дә шушы сыйфатларын югалтмасыннар иде. Конкурста катнашучыларга уңышлар телим, нәтиҗәләр гадел булыр, лаеклылар читтә калмас, дип ышанам.

Руслан Сабиров (Ижау шәһәре):

— «Яңарыш» газетасы тарафыннан «Татар кызы” конкурсына тагын бер номинация өстәлеп, кызларның татарча газета укый алуы тикшерелсә, бик шәп булыр иде. Әйтик, катнашучы сылулар арасында “Иң укымышлы кыз» дип исемләнгән бирем оештырылып, татарча әдәби текстны сәнгатьле һәм матур итеп укулары бәяләнсә… Чын татар кызы, минемчә, газетаны җәйгән камыр астына салып яки чебен үтерер өчен генә кулланырга түгел, һичшиксез укырга тиеш”.

Ализа Хурамшина (Кама авылы):

— Сәхнәгә чыгу белән, авыз ачып берәр сүз әйткәнче, безнең карашыбыз иң беренче булып сәхнәгә чыккан кешенең тышкы кыяфәтенә төшә. Кызларыбыз милли киемдә булса, күлмәк сайлаганда, татар икәнлекләрен истә тотса, яхшы булыр иде. Бернинди шортиклар да, кыска итәкләр дә татар бәйгесе өчен урынлы түгел дип саныйм! Без озын аяклы чибәр кызлар эзләмибез, ә татар кызларын барлыйбыз. Алар бу бәйгедә дә милли киемнәрне күрсәтмәсә, кем күрсәтер?!

Шуны да әйтәсе килә, конкурс халык өчен оештырылган чара булсын иде.

Эльмира Ибраһимова (Уфа шәһәре):

— Чибәрлек бәйгесе… Гадәттә, андый юнәлештәге конкурс оештыручыларның кызларны тамашачыга чишендереп күрсәтәсе килә. Бездә элек «Нәүрүз гүзәле» уза иде. Аны Башкортостанның Уфа шәһәрендә эшләп килгән «Азатлык» яшьләр берлеге үткәреп килде. Ул милли аңны үстерү, гореф-гадәтләргә, туган телгә сөю һәм хөрмәт арттыру максатыннан оештырылды. Урыннарны да шул таләпләрдән чыгып бирә идек. Бәйгеләргә һәрвакыт җитди әзерләндек. Суфиян Сафуанов, Муса Мөлеков, Рәиф Әмиров кебек зур шәхесләрне, әдәбият белгечләрен җәлеп итә идек. Алар кызларга лекцияләр укый. Бию һәм җыр буенча, сәнгатьле сөйләм, костюмнар әзерләү буенча махсус кешеләр җәлеп ителә. Алар кызларны һәркайсы үз белгечлеге буенча өйрәтә, әзерли.

“Нәүрүз гүзәле” бәйгесе һәрчак милли рухны саклап үткәрелә. Бер генә мисал китерәм. Бәйгедә катнашучы туташларның берсе барлык параметрлары буенча җиңүгә барган: чибәрлеге дә, буй-сыны да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, телне белүе дә… Әмма жюри әгъзалары аның сәхнә артында сүгенгәнен ишеткән һәм кискен рәвештә аңа югары бүләк бирүдән баш тарткан. Чөнки сүгенү — татар кызына хас сыйфат була алмый. Бәйгенең тәрбияви роле шул түгелмени?

Соңгы елда, кызганыч, бу бәйге оештырылмыйча калды. Моны, һичшиксез, кире кайтарырга кирәк дип саныйм.

Айгөл Габдерәхимова (Ижау шәһәре):

— Узган елны мин үзем “Татар кызы” конкурсында катнаштым. Минем хәтеремдә уелып калганы, ошаганы иҗади номер башкару булды. Быел тамашачы буларак, минем моңарчы кабатланмаган кызыклы, матур чыгышлар күрәсем килә. Бәйге яңа талантлар ачсын, яңа йөзләрне күрсәтсен иде.

Узган елгы бәйгегә Казаннан җырчы, биюче Индиваның килүе үзенчәлекле төсмер өстәгән иде. Быелгы бәйге тагын да яктырак, матуррак, күңеллерәк үтәр, дип өмет итәм.