Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы – 2013” бәйгесендә катнашучылар
31.01.2013

“Татар кызы – 2013” бәйгесендә катнашучылар

Сәхнәгә — тамашачылар алдына чыгып матур итеп җыр сузу, очкыннар чыгарып бию яки нәфис сүз сөйләү өчен беренче чиратта осталык таләп ителсә, икенчедән, ихтыяр көче, кыюлык, дәрт һәм дәрман булуы да кирәк. Мондый сыйфатларга һәр кеше дә ия була алмый. Ә менә шушы сыйфатларыңны эшкә җигеп, бәйгедә катнашу, кем белән дә булса көч сынашу, беренчелек өчен көрәшү тагын да катлаулырак, тәвәккәллек, җитди әзерлек сорый. Мондый бәйгенең татар телендә үтүен күздә тотканда, бу таләпләргә татар телен, гореф-гадәтләребезне яхшы белергә кирәклеге дә өстәлә. Ижау шәһәрендә «Татар кызы — 2013» конкурсы узачагы турында хәбәр алгач: “Удмуртиядә мондый милли юнәлештә көч сынашырга кыюлык һәм теләк белдерүче яшьләр җыелыр микән?” — дигән сорау туган иде. Сөенечкә каршы, андый кызлар бар икән бит. «Татар кызы — 2013» титулы өчен көч сынашырга теләүче кызларның саны бүгенге көндә бер дистәгә якынлашты. Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк.

Айгөл Исмәгыйлева

(16 яшь)

“Максатчан, берен-челек-кә омтылучан, хисапчыл, саклык яратучан, уйлап эш итүчән. Миндә артистлык, сәхнә осталыгы да юк түгел, максатымны чынга ашыру да тәвәккәл мин”, — дип таныштырды ул үзе белән. “Һәр татар кешесе нәрсә белергә тиеш, дип саныйсыз”, — дигән сорауга Айгөл: “Үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, милли ашларын белергә тиеш”, — дип җавап бирде. Татар яшьләренең уңай сыйфатлары дип актив, талантлы, кыю булуларын исәпли. Кызларның рус егетләренә кияүгә чыгып, балаларын русча тәрбияләвенә каршы.

Айгөл аэробика, бию белән шөгыльләнә, кул эшләре белән мавыга. Бигрәк тә сәйләннән әйберләр үрү аңа бик ошый. Әдәбиятка килгәндә, ул Зифа Кадыйрованың әсәрләрен яратып укый. Алдагы көннәрендә техникумны тәмамлап, югары белемгә ия булу турында хыяллана.

Гүзәл Аглуллина

(24 яшь)
Аралашучан, шаян телле, юмор сөючән. Тормыштагы максаты – киләчәктә баласына яхшы ана, иренә — яхшы тормыш иптәше, кеше дигән исемгә лаек булып калу. Татар, рус, инглиз телләрен белә. Бүгенге көндә гарәп телен өйрәнә. Белеме буенча башлангыч сыйныф укытучысы, визажист. Дизайнер — график һөнәре буенча диплом алу алдында.