Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Татар иҗтимагый үзәгендә — яңа рәис
31.03.2016

Татар иҗтимагый үзәгендә — яңа рәис

26 мартта Удмуртия татарлары X Корылтайга җыелды. Көн кадагында Татар иҗтимагый үзәгенә яңа рәис сайлау, киләчәккә планнар билгеләү иде. Җыенда Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Лариса Буранова, Эчке сәясәт идарәсенең гражданлык җәмгыяте институты үсеше буенча бүлек җитәкчесе Алсу Салихова һәм аның урынбасары Сергей Ильинский, Татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгуд Гаратуев катнаштылар.

Ике айдан артык милләттәш­ләребезне бары бер сорау — Татар иҗтимагый үзәгенә рәис итеп кемнең сайлануы борчыды. Фаразлар төрле иде. Бу сорауга нокта куячак Корыл­тайга әзерлек февраль аенда ук башланды. Республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, татар авылларында һәм Ижау шәһәре районнары хакимиятләрендә татар җыеннары үтеп, Корылтайда тавыш бирү хокукына ия булучы делегатлар сайланды.
Корылтайга Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 200дән артык кеше килде. Шуларның 156сы булачак рәис өчен үз тавышларын бирү хокукына ия иде. Җыенны ТИҮнең вице-президенты Хәмидә Гайфуллина алып барды. Корылтайның көн тәртибенә оешма җитәкчесен, шурасын сайлау, уставка үзгәртмәләр кертү мәсьәләләре куелды.
Җыенда катнашучыларның һәрберсе дә — милли тормышта кайнаучылар. “Хә­зер 90нчы елда күтәрелә башлаган милли хәрәкәт турында еш искә алалар. Тик бүгенге көндә дә берни үзгәрмәгән дип әйтергә була. Корылтайга әзерлек вакытында татар халкының үз милләтенең киләчәге, мәдәнияте өчен җан атып йөргәннәре, чын йөрәктән борчыл­ганнары күренде”, — диде Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Лариса Буранова.
Үзен рәис итеп тәкъдим итүчегә халыкның таләпләре зурдан иде. Булачак җитәкче милли хәрәкәттәге проблемаларны аңларга һәм аларны чишү өчен барысын да эшләргә тиеш. Корылтайда да әлеге фикер еш яңгырады. “Инде ябылып барган татар сыйныфлары яңадан гөрләп эшләсен, яңа рәиснең сүзе үтә торган булсын, яшьләргә, балаларга милли тәрбия бирелсен”, — дигән фикерне күп милләттәшләребездән ишетергә туры килде. Районнардан килүче делегатлар башкаладан еракта яшәүче татарларга күбрәк игътибар кирәклегенә басым ясадылар.
ТИҮ җитәкчесе урынына ике кеше үз кандидатурасын тәкъдим итте. Алия Абдуллина — күп еллар милли хәрәкәт тормышында катнашкан кеше. “Халыклар Дус­лыгы йорты”нда милли һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең методисты, татар иҗтимагый үзәгенең бер тармагы булган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.
Илсур Миннемуллин — эшмәкәр. Татар иҗтимагый үзәге оешуның беренче елларыннан оешмага акчалата ярдәм күрсәтүче. Икесе дә халыкка үз эш планнарын тәкъдим иттеләр. 25 еллык тарихы булган ТИҮе эшенә яңа сулыш өрергә, милли хәрәкәтне тагы да җанландырып җибәрергә вәгъдә иттеләр. Бүгенге икътисади вәзгыять һәм заман куйган таләпләргә дә тукталып киттеләр.
Халыкка кандидатларның чыгышларын тыңлап, үзләре теләгән кеше өчен тавыш бирергә мөмкинлек булды. Иң күп тавыш җыеп, Илсур Миннемуллин Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе итеп сайланды. “Башкарасы эшләребез бик күп. Тик ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, иң беренче чиратта, бердәм булу кирәк. Чуртан, кысла һәм аккош кебек төрле якка тартсак, бу милли хәрәкәтнең тамырына суккан кебек. Милли сыйныфларны ачу, ансамбльләргә ярдәм итү, районнардагы, авылдагы татар сыйныфларын китаплар белән тәэмин итү кебек эшләр — барысы да уртак бурычыбыз, максатыбыз булырга тиеш”, — диде Илсур Миннемуллин.
Яңа рәис халыкның ышанычын аклармы? Монысын вакыт күрсәтер.

Эльвира Хуҗина.