Татар егетләре сынатмый
Сигез ел элек “Урарту” әрмән иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән республикабызда милли оешмалар арасында футзал буенча республика чемпионаты уздырыла башлады. Быел да ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды һәм 22-23 февраль көннәрендә Авыл хуҗалыгы академиясе спортзалында узды. Чемпионатта барлыгы 14 милли команда катнашырга теләк белдергән иде.
Беренче еллардан башлап диярлек “Иман” татар яшьләре берлеге командасы әлеге чемпионатта беренчелекне бирми. Быел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе егетләребезгә махсус футболкалар да тектерде. Милли оешмалар арасында футзал буенча сигезенче республика чемпионатында да татар егетләре сынатмады. Тик җиңү җиңел бирелмәде. Чемпионатта катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта һәм аларның әзерлеге дә күпкә яхшыра бара. Безнең командабызга җиңү яулау өчен чын-чынлап җиде кат тир түгәргә туры килде.
Чемпионат ике көн дәвам итте. Беренчесе — сайлап алу турларында безнең команда чеченнар, таҗиклар, иранлылар, абхазлар белән уйнадылар. Бу ярышлар ансат узды, Тимур Йосыпов җитәкчелегендәге командабыз җиңел, җитез итеп уйнады, җырлап кына полуфиналга чыкты дияргә була. Ә менә полуфиналда җанатарларга нык борчылырга туры килде. Грекларга каршы уйнаганда, безнең егетләребез башта 2:1 белән җиңелеп килделәр. Бәхеткә каршы, уен ахырында исәпне 2:2 белән тигезли алдылар. Ике команда да бер үк очко җыйгач, уен тәртибе буенча, пенальти уйнарга туры килде. Бу ярыш та бик озак дәвам итте. Без, җанатарлар, борчылудан нишләргә дә белмәдек! Ниһаять, безнекеләр 12:10 исәбе белән грекларны җиңә алдылар.
Финалда егетләребез яһүдләргә каршы уйнадылар. Әлеге уен да мавыктыргыч һәм онытылмас булды. Ярыш 3:3 исәбе белән төгәлләнде. Бу юлы да командаларга пенальти уйнарга туры килде. Бичара җанатарлар! Безнең дулкынлану-борчылудан йөрәкләребез күкрәкне ертып чыгардай булып шашынып типте, тавышларыбыз бетте. Ниһаять, 7:5 исәбе белән татарлар командасы җиңү яулады. Шулкадәрле ләззәтле һәм татлы иде ул җиңү китергән мизгелләр! Җиде уенчыдан торган командабызга: Тимур Йосыпов — капитан, Марсель Нигъмәтуллин, Айдар Миннәхмәтов, Илдар Шакирҗанов, Тимур Сәмигуллин, Марат Сәмигуллин һәм капкада торучы Коля Морозовка күп еллар дәвамында милләтебез данын яклап, тырышып уйнаганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Афәрин, егетләр!
Гөлнара Шәяхмәтова,
Ижау шәһәре.