Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Татар дөньясы» талантларны барлады
24.12.2015

«Татар дөньясы» талантларны барлады

Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты, Ижау шәһәренең 11, 4нче сәнгать мәктәпләре тарафыннан агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында “Татар дөньясы” исеме астында рәсем ясау һәм фотога төшерү сәнгатенең республикакүләм фестиваль-бәйгесе уздырылды. Узган атнада Халыклар дуслыгы йортында әлеге бәйгенең тантаналы рәвештә йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү өлеше, гала-концерт узды.

«Әлеге бәйге ел саен үткәрелсә дә, моңарчы рәсми төс алмаган иде. Агымдагы елда ул “Россия мәдәнияте” (2012-2018нче елларда) Федераль программасы кысаларында үткәрелде. Алдагы елда бәйге декоратив-кулланма сәнгате буенча үткәреләчәк. Бәйгедә мөмкинлекләре чикләнгән, балалар йортларында тәрбияләнүче һәм коррекцион мәктәпләрдә укучы балалар һәм яшүсмерләрнең катнашуы зур сөенеч. Әлбәттә, беренче коймак төерле була. Катнашучыларның барысына да дәрәҗәле урыннар биреп булмый. Шуңа күрә “Эх, миңа урын бирмәделәр”, — дип әйтүчеләр дә булгандыр. Әлеге бәйге Республикабыз­да сәләтле балаларның күп булуын ачык­лады”, — диде бәйгене оештыручыларның берсе Алия Абдуллина.
Бәйгенең эчтәлеге “Татар һәм башкорт халкының үткәне һәм хәзерге вакыты”, “Республикалар бердәмлеге”, “Дөнья халыкларының әкиятләре” темаларына багышланган иде. Бәйгегә мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирделәр. Жюри рәисе — Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы Әнвәр Сафиуллин, төп эксперт — Ижау шәһәре 2нче балалар сәнгать мәктәбе директоры, Россия Федерациясе атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Власов, жюри әгъзалары: Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, Удмуртия “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Гайсә Талипов. “Дөнья халыклары әкиятләре” темасы буенча куратор — 11нче балалар сәнгать мәктәбенең җитәкчесе, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең һәм Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең рәс­самнар берлегенең әгъзасы Александр Плотников. “Респуб­ликалар дуслыгы” темасы буенча куратор — 4нче балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Елена Рублева.
Бәйгедә Удмуртиянең барлык районнарыннан, шәһәрләреннән, Татарстан Рес­пуб­ликасыннан төрле яшьтәге 300дән артык төрле милләт вәкилләре катнашты. Фотога төшерү номинациясендә җиңү яулаган Ижау шәһәреннән 9 яшьлек Татьяна Тишурова үзенең гаиләсенә нәселдән күчкән, бик ерак бабасының 1900нчы елгы фотосын реставрацияләгән. Олылар төркемендә Сарапул шәһәреннән “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Асия Әхмәдиева, Зарина Вакилова, Кама авылыннан Альбина Вострецовалар беренче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрнең, дипломантларның, катнашучыларның исем­­леге белән Халык­лар дуслыгы сайтында (http://udmddn.ru/) танышырга була. Катнашучылар барысы да дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Оештыручылар тарафыннан бәйгедә катнашучыларның барлык эшләре тупланган китапчык та чыгарылган. Әлеге китапчыкта үз рәсемнәрен күреп һәр бала шатлангандыр ул көнне.
Гала-концертның академик стильдә баруы бәйгегә тагы да зәвык өстәде. Бәйрәмдә 9нчы балалар сәнгать мәктәбенең На­деж­да Мишина җитәкчелегендә “Надежда” исемле кыллы инструментлар ор­кес­­тры, шул ук мәктәпнең Гөлчәчәк Нуриева җитәкчелегендә “Кураж” саксофончылар ансамбле, 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Можга шәһәреннән “Имидж” мода театр-студиясе, Рөстәм Егоров, курайчы Александр Миннәхмәтовлар чыгыш ясап, тамашачыларның күңелен күтәрделәр.
Замана үзгәргән саен, милли рухны, телебезне, тарихыбызны саклау да башка төрле төсмер ала, Удмуртиядә уңышлы эшләп килүче милли оешмалар үз юнәлешләреннән тайпылмыйлар, максатларына ирешеп киләләр. Алар татар зыялыларының фикерен, халкыбызның асыл сыйфатларын яшь буынга тапшыралар, милли мирасны саклауда лаеклы, алыштыргысыз өлеш кертәләр.

Рәфилә Рәсүлева.