Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Татар дөньясында ниләр бар?
19.07.2012

Татар дөньясында ниләр бар?

Чиләбедә татар трамвае йөри

Татар орнаментлары белән бизәлгән һәм татарча «сөйләшүче» трамвай Чиләбедә 5 июнь көнне йөри башлаган. Татар трамвае шәһәр буйлап ярты ел чамасы йөриячәк.

Моңа кадәр биредә музыкаль һәм әдәби трамвайлар да йөргән, ләкин милли трамвайлар арасында татарларныкы — беренче. Гомумән алганда, бу — дөньядагы беренче татар трамвае.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар җирле халыкны татар мәдәнияте белән таныштыруның кызыклы юлын тапкан. Трамвайга кергән һәр юлчы татар халкының тарихы, милли ашлары, мәдәнияте, җырлары белән танышу мөмкинлеге алачак. Шулай ук трамвайны сүзлекләр белән дә тәэмин итү каралган, ә тукталышлар нәкъ Казандагыча татар телендә игълан ителә. Оештыручылар милли трамвай өчен Чиләбенең иң озын маршрутын сайлаган. Димәк, татар мәдәнияте белән мөмкин кадәр күбрәк юлчылар таныша алыр, дип көтелә.

Милли трамвайда беренче тапкыр әйләнеп килергә теләүчеләр саны шуның кадәр күп булган ки, хәтта кайберәүләр өчен махсус икенче мәртәбә йөреп килергә туры килгән.

Татарлар урысчаны яхшырак белә

«Урыс теле — Россия Федерациясе халыкларының илкүләм байлыгы» исемле бәйгедә дистәләрчә мең россияле катнашкан. Ун номинациянең иң популяры — «Урыс теле белгече» номинациясе. Быел беренче тапкыр үткәрелгән ул бәйгедә иң актив катнашучы төбәкләр Татарстан, Краснодар крае, Ульян һәм Волгоград өлкәләре, Мәскәү шәһәре булган.

Татарстан укучылары «Урыс теле белгече» номинациясендә хәтта Мәскәүне дә шактый артта калдырып, дүртенче урынга чыккан. Беренче урында — Волгоград өлкәсе. Аннан соң Краснодар крае белән Ростов өлкәсе килә.

Шулай итеп, Татарстан урыслары мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту урыс телен өйрәнүгә зыян китерә дип каршылык чаралары оештырып килгәндә, россиякүләм бәйге республикада урыс теленең башка төбәкләрдәгедән көчлерәк укытылуын күрсәтте дияргә мөмкин.