Татар булуым белән горурланам
Әйе, әлеге язмамны нәкъ менә шундый сүзләр белән башлыйсым килде. Татарстан Республикасында тууым, татар гаиләсендә тәрбияләнүем, татар телендә сөйләшүем белән мин, чын мәгънәсендә, бәхетлемен. Милләткә, туган җиремә, илемә хөрмәтем зур. Татар җирлегендә яшәп, татарча укуы, татарча рәхәтләнеп “исәнмесез”, “сәлам, дустым” дип исәнләшүе генә ни тора!
Кечкенәдән үк төрле татарча газета- журналларны һәрдаим укып барам. Районыбызда нәшер ителгән “Әгерҗе хәбәрләре”, күрше Удмуртия Республикасында татар телендә дөнья күрүче “Яңарыш” газеталарына тукталасым килә. Безнең Әгерҗедә әлеге газеталарны алмаган кеше юктыр. Ә мин аларга язылып кына калмыйча, иҗат җимешләремне дә газета редакцияләренә юллыйм. “Яңарыш” газетасы татарларны туплаучы, Әгерҗе һәм Ижау каласының дуслык күпере булып тора. Якташларым бер-берсен котлыйлар, аралашалар, яңалыклардан хәбәрдар булып торалар, үзләренең язган шигырь, хикәя, мәкаләләрен бастыралар, башка кешеләр тарафыннан язылганнары белән дә танышалар, яңа дуслар табалар.
Күп әсәрләрдә ана образына, гаилә, мәхәббәт, авыл тормышына зур игътибар бирелә. Хәсән Сәрьянның «Бер ананың биш улы” әсәрен мин еламыйча гына укый алмадым. Салкын җанлы кешеләрнең дә күңел кылларына тәэсир итәрдәй әсәр язган автор.
Ә инде Әмирхан Еникинең әсәрләре минем күңелемдә аерым урын алып торалар. Аның “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” хикәяләре көчле мәгънәгә ия. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга, гореф-гадәтләрдән аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели. Ләкин аның сүзләре кызларына кирәк тоелмый. Шуңа күрә дә, әбинең яшел сандыгы – халыкның рухи байлыгы — киләсе буынга тапшырылмыйча кала. Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, “Әйтелмәгән васыять” нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешен, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.
Туган нигез, туган җир ташланмасын, учак сүнмәсен, милләтебезнең гореф-гадәтләре, йола–тарихы онытылмасын иде. Без – хәзерге буын — милләтнең рухи байлыгын саклап, бездән соң да килгән буынга тапшырмасак, милләтнең киләчәге юк дигән сүз. Кадерле дусларым, татар телен онытмыйк, татарча китап, газета-журналлар укыйк, әби-бабайлардан гореф-гадәтләр турында тулырак белешеп, аларны өйрәник.
Таңсылу Арсланова, Алабуга шәһәре.