Баш бит - Яшьлек адымы - Татар булуым белән горурланам
13.02.2020
Татар булуым белән горурланам
Наил Нәбиуллин, 30 яшь: “Тиздән җанисәп икәнлеге турында яхшы беләм. Алай гына да түгел, аңлату эшләре алып барырга уйлыйм. Милләттәшләребезгә байракчыклар, тасмалар, «Зөләйха» китабын таратып, телебезгә карата мәхәббәт һәм милли горурлык хисләре уятырга ниятлим. Үземне татар итеп яздырачакмын. Милләтемне яратам. Матур туган тел, бай мирас, бөек тарих бүләк иткән, әманәт итеп калдырган бабаларыма бик рәхмәтлемен. Кем икәнлегемне онытсам , аларга хыянәт булыр иде. Татарлыгым белән горурланам. Бездәге матур гореф-гадәтләрне, шундый үзенчәлекле телебезне, шанлы тарихыбызны яратмый мөмкин түгел!