Татар бистәләре тарихы — игътибар үзәгендә
Мин Бөтендөнья татар конгрессыннан 12-13 сентябрь көннәрендә узачак “Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” дип аталган Бөтенросия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашырга чакыру алгач, сөенеп туя алмадым. Әле бу форум кайда узачак бит! Себернең үзендә…
Күпне күргән Себер иле
Язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” романын укыган чакларымда ук бөтен күңелем белән бу якларны иңләгән, себер татарларының тарихында гизгән идем.
Фәйрүзә Бәйрәмова язганча, Аллаһ бу җирләрне иманлы кавем өчен барлыкка китергән. Урман-далаларын киек җәнлекләр, кош-корт белән, елга-күлләрне затлы балыклар белән, җир өстен хәләл ризык белән, җир астын бетмәс байлыклар белән тутырган. Урман–далаларындагы аю һәм бүреләр, болан һәм пошилар, кеш һәм аслар, тиен һәм сусарлар, елга-күлләрдәге хисапсыз балыклар, сазлыклардагы җиләк-җимешләр – барысы да Себер җирендә кеше кайгы-хәсрәтсез шушы муллыкка хуҗа булып яшәсен өчен барлыкка китерелгән. Һәм Себернең гомер бакый хуҗалары, Аллаһ биргән шушы нигъмәтләрне кадерләп тотучылары һәм саклаучылары татарлар булган.
Бу җирләр туфан ташуын да, боз басуын да яхшы хәтерли. Себер иле үзендә Алып бабаларының тирән эзләрен дә, борынгы пәйгамбәрләрнең изге сүзләрен дә кадерләп саклый. Татар Бугазыннан Урал тауларынача, котыптан кыпчак далаларынача бу җирләргә татарларның борынгы бабалары скифлар һәм руннар хуҗа булган. Себердә беренче дәүләтләрне, беренче таш калаларны да алар төзегән. Бар дөньяны тетрәткән атлы гаскәрне дә татарлар тоткан. Затлы бай тормыш, иманлы мәдәният һәм мәгърифәт үрнәген дә бар дөньяга алар күрсәткән. Бөек һун һәм Бөек Төрки каганатлары, уйгыр, кимак, кыргыз каганатлары, Алтын Урда ханлыгы, Туран һәм Төмән патшалыклары, себер ханлыгы һәм Нугай урдалары – болар барысы да Себер киңлекләрендә татарлар тоткан дәүләтләр, милләтнең алтын чоры. Алга китеп булса да әйтим, тарих бүген дә туган илләрендә яшәп ятучы себер татарларының тормышлары белән раслана. Тәре һәм кылыч көче белән алар таш калаларыннан төпсез сазлыкларга, чытырманлы кара урманнарга куып кертелсәләр дә, тиңсез авыр сугышларда ил– дәүләтләрен җуйсалар да, себер татарлары телне, динне, тарихны саклап кала алганнар, мөселман – татар булып калганнар.
Йорт–Орыда күргәннәрем
Форум Томскида узды. Ләкин бирегә килеп җиткәнче без, Россиянең 16 төбәгеннән җыелган катнашучылар, Новосибирскида тукталыш ясадык, шушы төбәкнең Йорт-Оры авылына бардык, андагы мәчет, музей, авыл халкы белән таныштык. Искиткеч тәэсирләр алдык без бу сәяхәттән. Йорт-Оры авылында VIII гасырдан себер татарлары яшәгән. Бу – Себердәге татар авылына 1200 елдан артык дигән сүз. Авылны тарихи ядкарь буларак сакларга кирәк, дип, рәсми карар да кабул ителгән.
Йорт-Орыда бүгенге көндә 500гә якын кеше яши икән. Биредә мәчет һәм музей гөрләп эшли. Бу мәчет авыл тарихында сигезенче мәчет икән инде. Авыл халкы зур Обь елгасы буенда яшәгәнлектән, биредә күпчелек балыкчылык белән шөгыльләнәләр икән. Халык монда алтын куллы, һөнәрле, ризыклы, матур итеп көн күрә. Мәчет һәм музей төзелешләрен башлап йөрүче кеше — шушы авылда туып-үскән, элеккеге хәрби офицер, Новосибирск өлкәсенең милли һәм дини хәрәкәте активисты Навил әфәнде Шаһабетдинов. Ул читтән торып Ислам университетын тәмамлаган, Йорт-Орыда “Иман” мөселман оешмасын оештырган, өлкә күләмендәге “Чат татарлары мирасы” оешмасында актив эшли. Йорт-Орыда тагы бик күркәм яңа традиция барлыкка килгән. Һәр нәсел “Буыннар аллеясы”на үз агачын утырткан. 26 борынгы ыру үз шәҗәрәсен төзегән. Шулай итеп, авыл башында бер чакрым арада нәсел урманы күтәрелеп килә. “Чат татары утары” дип аталган тарихи-мәдәни комплекс форумда катнашучыларның барсына да ошады. Биредә чат татарының карагай агачыннан салынган йөзьеллык йорты, чоланы, мунчасы, бакчасы, җәйге йорты, коесы, мал абзары урнашкан. Өй эчендә себер татарларының бөтен яшәү рәвеше чагылыш тапкан: түр сәкесе һәм акшарлы миче, бишеге һәм чиккән мендәрләре, сандыгы һәм савыт-сабасы урын алган. Шулай ук ханнар һәм морзалар гына кия торган затлы җилән-чапаннар да элеп куелган. Чоланда исә себер татарларының бөтен эш кораллары урын алган. Тоташ өянкедән каеп ясаган җиңел кәмә-каеклары, ишкәкләре, балык тоту өчен җәтмә-кармаклары, арба-чаналары, ау капкыннары, агач тырмалары, тимер сәнәкләре тезеп–элеп куелган. «Алга таба бу татар утары Новосибирск шәһәренең туристлык маршрутына кертеләчәк. Биредә мастер-класслар үткәреләчәк», – диделәр. Халыкның сөйләве буенча, Йорт-Оры авылында Күчем хан үзе дә булган, бу авылда аның морзалары һәм яугирләре яшәгән.
Йорт-Оры авылыннан безнең автобус Новосибирскига юнәлде. Без кала уртасында урнашкан Чат шәһәрлеген — Себер ханлыгының соңгы башкаласын күрергә юл тоттык. Революциягә хәтле бу тарихи урын дәүләт тарафыннан махсус сакланган. Әмма аннан соң талап-җимереп бетергәннәр. Шушы тирәдәге татар бистәсе дә юк ителгән. Анда күп катлы йортлар төзелгән. Борынгы татар зираты өстендә исә өлкәнең Дума бинасы урнашкан. Моннан берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге монда истәлек ташы куйган. Шәһәр хакимияте, ташны бераз читкә күчереп, бу урынга өч башлы аҗдаһа һәйкәлен урнаштырган, аның аяк арасына Кощей Бессмертный-Үлемсез Кәчине дә утыртып куйган. Халык моны да татарларга ишарә, дип кабул итә. “Кем идегез — кем булдыгыз!” дигән мәгънәне күрә. Әмма себер татарлары рухларын төшерми. Исән калу, милләт булып яшәү юлларын эзли. Милләттәшләребез Новосибирск шәһәрендә Себер ханлыгының соңгы башкаласы булган Чат шәһәрлеген яңадан торгызуны, анда себер татарларының музеен ачуны, милләткә үз бөек тарихын кире кайтаруны бурыч итеп куйган.
Новосибирск – яшь шәһәр
Новосибирск өлкәсе – себер татарлары яши торган иң соңгы һәм ерак төбәк. Аннан соң инде Алтай крае һәм Казахстан башлана. Без шуңа да игътибар иттек: Новосибирск өлкәсенең герб тамгасы Себер ханлыгының туграсын кабатлый – аягүрә баскан кара кеш-собольләр хан таҗын саклап басып тора. Димәк ки, бары тик XIX гасыр азагында гына барлыкка килгән Ново-Николаевск шәһәре һәм төбәге, үзе дә сизмәстән, җирләре һәм халкы белән бергә, Себер ханлыгының дәүләти символын һәм традицияләрен дә кабул иткән. Шулай итеп, бу бөек тарих яңадан татарның үзләренә кайта башлады.
Томскида
Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Томск шәһәренең татар мәдәни үзәге белән берлектә оештырылган бу форумның Томскида уздырылуының сәбәбе дә бар. 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскига эшлекле сәфәре вакытында мондагы Татар бистәсен караган. Һәм шуннан соң Татарстан галимнәренә мөрәҗәгать итеп, илебездә Татар бистәләре тарихын өйрәнергә кирәклеген әйткән. Шулай итеп, бу юнәлештә эшләр башланган.
Без, Россиянең 16 төбәгеннән 200гә якын кеше, 11сентябрьдә Томскига килеп җиттек. Икенче көнне эш Томск шәһәренең тарихи өлешенә экскурсия һәм Татар бистәсенең истәлекле урыннары белән танышудан башланды. Томскида борынгы агач йортлар һәм биналар Татар бистәсендә генә түгел, тарихи үзәктә дә бик күп икән. Томь елгасы буенда XIX гасырда һәм XX гасыр башында салынган агач йортлар саны 200гә җитә икән. Шәһәр турында кузаллау, Татар бистәсе белән танышудан соң секция утырышлары башланды. Без өч тематик секцияләргә бүленеп эшләдек. Секцияләрнең эше җанлы һәм файдалы узды. Мин “Татар шәһәр бистәсе – урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы” дигән секция эшендә катнаштым һәм чыгыш ясадым. Ижаудагы Татар бистәсенең тарихы, бүгенгесе һәм үзебезнең студентлар белән татар клубында эшләгән эшләребез турында сөйләдем. Башкаларның чыгышларыннан үземә күп кенә файдалы мәгълүматлар алдым. Эш тәмамлангач, “Авангард” халык иҗаты сараена юнәлдек. Анда Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары концертын карадык. Ул барыбызда да бик җылы тәэсирләр калдырды, чын себерчә, себер татарларын тулаем чагылдырган чыгышлар булды. 13 сентябрьдә Томск Яшь тамашачылар театрында форумның пленар утырышы планлаштырылган иде. Утырыш башланганчы төбәк тарихы буенча Томск галимнәренең һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китапларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү булды, җирле рәссамнар күргәзмәсен карадык.
Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә премияләр булачак
Пленар утырышта чыгышлар һәм докладлар тыңлангач, йомгаклау документлары кабул ителде. Форумда төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томск шәһәре Татар бистәсенә федераль дәрәҗәдәге тарихи-мәдәни, архитектура музей-тыюлыгы статусы бирелүне сорадылар. Шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтен җанландыру өчен махсус премияләр булдырырга тәкъдим ителде. Ул форумның резолюциясенә кертелде. Алар иң яхшы хезмәтләр өчен тапшырылачак. Өч номинациядә булачак: мәктәп укучылары һәм яшь тикшеренүчеләр өчен – Риза Фәхретдин исемендәге, тәҗрибәле авторларга – Сәид Вахиди һәм Михаил Худяков исемендәге премияләр.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар төбәге тарихын өйрәнүчеләргә Татар бистәләре тарихына багышланган икенче форумга җыелырга тәкъдим итте. Кайтышлый Екатеринбургта тукталып, андагы Татарстан вәкиллеге, татар иҗтимагый оешмалары белән аралашу һәм шәһәр буенча экскурсия дә Себер турындагы белемнәребезне баетты, тәэсирләребезне көчәйтте. Гомумән, форумнан киләчәктә дә эзләнүләребезне дәвам итү, тарихта татарларның тоткан урынын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, әлеге юнәлештәге эшкә үз өлешебезне кертү максаты белән әйләнеп кайттык.
Вәсилә Хәкимова, Татар халкының телен, тарихын, әдәбиятын өйрәнү клубы җитәкчесе.
Ижау шәһәре.