Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Татар авыллары ник руслаша?
14.03.2013

Татар авыллары ник руслаша?

Бер танышым белән урам буенда сөйләшеп торабыз. Яныбыздан урысча сөйләшеп, таныш түгел ике сәрхүш узып китте.

Аптырап карап калуымны күреп, әңгәмәдәшем: “Безнең күршеләр болар, буш йортка кайдандыр табып  китереп утырттылар”, — диде дә борчылып дәвам итте: “Хәтерлим әле: без кечкенә чакта авылга бер бабай килә иде. Чын исеме ничек булгандыр, аны Мортый дип йөрттеләр һәм без бала-чаганы: “Әнә «Мортый» килә. Мортыйга биреп җибәрәм!”- дип куркыталар иде. Бу йортсыз-җирсез картның кемгәдер зыян эшләгәнен хәтерләмим. Инә, уймак кебек вак-төяк әйберләр  сатыштырды.  Авыл  халкы бу мескен  картны кундырып, тамагын туйдырды. Ә ул исә итеккә олтан салып, аларның  изгелекләренә яхшылык белән җавап бирә  иде. Бу шул чорның,  хәзерге тел белән әйткәнчә, бомжы булгандыр инде.  Соңгы вакытта  авылыбыздагы буш йортларга чып-чын бомжларны китереп утырта башладылар. Тормыш төбенә төшкән бу адәмнәр  менә дигән фатирларын бурычлары өчен юк кына бәягә сатарга мәҗбүр булганнар. Болар инде Мортый бабай түгел. Алар авылның иманын, нурын качыралар, гаиләләрне бозалар. Эшләргә дә атлыгып тормыйлар, тик кайдан гына табалардыр, кайчан карама исерек. “Җаны теләгән елан ите ашаган”, -ди халык, яшәсеннәр әйдә үзләренчә дип уйлап куясың кайчакта. Әмма авыл кешесе алай уйларга өйрәнмәгән шул ул, гомер-гомергә бер-берсен кайгыртып, борчылып яши. Ә бу кешеләр безгә чит, ят. Аларны авылга кертмәсәң булмый микәнни соң?! Элекке вакытларда  берәрсе авыл кешесенә хас булмаган әхлаксыз гамәл кылса, егерме дүрт сәгать эчендә аны авылдан ук сөргәннәр бит. Кемгәдер файдалы микәнни соң бу килмешәкләрнең   безнең авылда яшәве?! Татар авылында исерек урысларның. Хәер, исерекнең татары, урысы барысы да бериштер инде”.

Әңгәмәдәшемнең  сүзләре озак вакытлар күңелемнән китмәде.  Безнең авыл — иманлы  татар авылы. Авылдашларым тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Һәрхәлдә, соңгы бер-ике ел элек шулай иде. Һәм менә соңгы елларда әңгәмәдәшем әйткән теге тормыш төбенә төшкән адәмнәрне безнең авылга да китереп урнаштырулары гына гадәти тыныч тормышыбызның бозыла башлавына китермәсме?!

Розалия Кәримова, Яңа Авыл