Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татарча сүз ишетелмәде
9.06.2021

Татарча сүз ишетелмәде

«Безнең лицейда дипломлы 4 татар теле белгече бар”, — ди директор урынбасары Гөлнур Фәйзуллина.

Унбер ел элек Ижау Җәмигъ мәчете территориясендә 97 нче мәктәпнең филиалы булып мәктәп оештырылган иде. Бер генә сыйныф белән башланган уку йорты бүгенге көндә Хөсәен Фәезханов исемендәге лицей дәрәҗәсенә кадәр үсте. Биредә 206 укучы белем ала. Уку­чы­ларның 60% ын татарлар, 20% таҗиклар, ә калганнарын төрле милләт бала­лары тәшкил итә. Әлеге уку йортын­да укучылар тугызынчы сыйныфка ка­дәр белем алалар. Укучылар хәләл ризык белән тукланалар, татар телен һәм дин сабакларын өйрәнәләр. Уку елы ахы­рында оештырылган тантаналы ли­ней­када миңа да катнашырга насыйп булды.

Мәчет ишегалдында бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Матур итеп киенгән балалар, әти-әниләр сабыр гына тантана башлануны көтәләр. Ә күкрәкләренә кызыл тасмалар бәйләгән чыгарылыш сыйныф укучылары башкалардан аерылып торалар. Менә линейкага басарга әмер бирелде. Бәйрәмне мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев башлап җибәрде. “Быелгы уку елы пандемия аркасында үзенчәлекле булды. Тормышта килеп туган бу хәлләр безне яраклашырга өйрәтә. Пандемиягә карамас­тан, уку елы уңышлы узды. Белем алу җиңел эш түгел. Ул авыр булырга тиеш тә, чөнки авырлыкларны җиңеп кенә уңышка ирешә алабыз. Тугызынчы сыйныф укучыларының киләчәктә кайсы юнәлеш белән китәчәкләрен якын арада хәл итүләрен үтенәм. Без сезне төп корпуска — унынчы сыйныфка да көтәбез. Унынчы сыйныфка эләгү өчен конкурс, ягъни бер урынга 3 бала булса да, анда белем алуны дәвам итәргә барлык мөмкинлекләрегез дә бар. Ә калган барлык сыйныф укучыларын җәй буе сәламәтлекләрен ныгытып, рәхәтләнеп ял итеп, кабат беренче сентябрьгә белем алырга килүләрен көтәбез”, — диде Әхтәм Хәбибҗан улы.
Быелгы уку елын 10 укучы “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Бер “4”ле билгесе белән генә калучы укучылар да байтак икән. Линейкада уку алдынгыларына, төрле проектларда, конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулаган укучыларга Мактау грамоталары, премияләр бирелде. ЮНЕС­КО оештырган конференциядә байтак кына укучыларның катнашулары турында да горурланып сөйләделәр. Болар барысы да уку елы дәвамында лицейда укыту һәм тәрбия эшләренең югары дә­рәҗәдә алып барылуы турында сөйли. Әтиләр советы балаларны әхлаклы итеп тәрбияләүдә, спорт белән чыныгып үсүдә үзен­нән зур өлеш кертә икән. “Эш нәтиҗәләребезне күреп, безнең лицейда белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта. Беренче сыйныфка балаларны конкурс нигезендә кабул итәбез. Нинди генә мил­ләттән булуларына карамастан, без барысына да татар телен өйрә­нәчәкләрен искәртеп куябыз. Безнең лицейда дипломлы 4 татар теле белгече бар”, — ди директор урынбасары Гөлнур Фәйзуллина.
Әлеге лицейда белем алучы укучылар үзләренең бик әх­лаклы булулары белән дә аерылып торалар. Алар һәркем белән исәнләшәләр, сүгенмиләр, бозык гадәтләре юк, бер-берсен ким­сетмиләр. Укытучыларга “Апа”, — дип мөрәҗәгать итәләр. Чыгарылыш укучылары әлеге мәктәптә бик яратып белем алуларын әйт­теләр. “Минем бер генә “3”лем чыкты, калганнары “4”, “5”ле. Бу — минем өчен зур күрсәткеч. 3 нче сыйныфка кадәр 6 нчы гимназиядә укыдым. Анда мин беркем белән дә дуслаша алмадым, шуңа күрә әти-әнием, мине әлеге лицейга укырга бирделәр. Бу лицейда укучылар дус, бер-берсеннән көлмиләр, кимсетмиләр. 97 мәктәпнең унынчы сыйныфына укырга барырга җыенам, киләчәктә психиатр буласым килә”, — диде Булат Мостафин. Идрис Бикмаметов спортны үз иткән. Ул ирекле көрәш буенча “Ижсталь” Удмуртия җыелма командасында шөгыльләнә икән. “Быел Тольяттида узган ярышта уңышлы чыгыш ясадык. Киләчәктә олимпия резервы мәктәбендә, я хәрби училищеда белем алырга хыялланам”, — дип уртаклашты ул.
Чыгарылыш укучыларының 20%ы гына 97 нче мәктәптә калырга, ә калганнары техникум­нар­да, колледж­ларда белем алыр­га җыеналар. “Бик күп кенә уку­чыларның әти-әниләренең гаилә бизнеслары бар, балаларын шул бизнеска тарталар. Шуңа күрә кайбер балалар тугызынчы сыйныфтан соң, укуларын дәвам итмичә, акча эшли башлыйлар. Үткән елда Мөслим Кәлимуллин безнең лицейны тәмамлады. Нинди юнәлеш буенча китәргә белмәгәч, әтисенә төзү эшендә булышып йөрде. Мөс­лим мәктәптә укыган вакытта “Фри­ланста ничек акча эшләргә?” дигән темага проектлар язган иде. Фәнни-гамәли конференциядә беренче урынны яулады. Быел лицейга килгәч: ”Киләчәктә барыбер укырга кирәк. Төзүче эшенең миңа якын булуын аңладым. Шушы өлкәдә белем алырга уйлыйм”, – диде. Бу җавапны ишетеп бик сөендем”, — ди Гөлнур Зәки кызы.
Лицей балаларның җәйге ялларын файдалы итеп оештыруга да зур игътибар бирә икән. Июнь ахырында “Камские дали” ял итү базасына гаилә белән ял итү оештырылачак. Июль аенда кызлар өчен дә, малайлар өчен дә ял лагерьлары эшләячәк. Июль аенда малайлар Коръән өйрәнү курсларында, ә август аенда башлангыч сыйныф укучылары “Кванториум” технопаркында шөгыльләнәчәкләр.
Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда балаларның вакытларын файдалы уздыруга бик зур әһәмият бирелүе Фаиз Мөхәммәтшин чы­гышыннан да күренде. “Кеше тормышында бәһасез әйбер ул – вакыт, бигрәк тә балачакта һәм яшь чакта вакытны файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Шушы чакта сез төпле белем алып, тормышта уңышка ирешергә тырышыгыз. Рус, инглиз, ана телләрен һәм төгәл фәннәрне белү һәрберегезгә дә бик мөһим. Аны үзләштерү сыйфатына карап, сез нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Спортчыны гына алыйк, бернәрсә дә эшләмичә, ул ях­шы спортчы бу­ла алмый. Ярыш ал­дыннан гына әзерләнеп тә, спортчы уңышларга ирешә алмаячак. Җиңү өчен еллар дәвамында шөгыльләнергә кирәк. Әгәр һәр­кем шулай еллар буе тырышса гына, максатына ирешәчәк. Ә әти-әниләр, балаларга ярдәм итегез”, – дип, киңәшен бирде Фаиз Мөхәммәтшин.
Әйе, һәрбер нәрсәне үз вакытында өйрәнсәң, эшләсәң генә яхшы ул. Ана телен дә балачакта өйрәнергә кирәк. Уку йортында татар телен укытырга хокукы булган 4 белгеч булуы бик сирәк һәм шатлык­лы күренеш. Биредә ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты җиденче сыйныфка кадәр — ике, ә югары сыйныфта бер сәгать фән буларак укытыла. Әмма аңа карамас­тан, тантанада татарча бер генә сүз дә ишетелмәде. Ә күңел көткән иде.

Рилия Закирова.