Татарча диктант яздык
19 октябрьдә бөтен ил күләмендә «Татарча диктант» акциясе дүртенче тапкыр уздырылды. Диктант язуда 22 ил һәм 42 төбәк катнашты. Татарстаннан читтә яшәүчеләр Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!» әсәреннән өзек яздылар. “Татарча диктант” акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды бу көнне.
Можгадагы хәбәрчебез Эльвира Насыйбуллина бу хакта: “Диктантны 2 мәйданчыкта: мәчеттә — 26 кеше, агросәнәгать көллияте бинасында 17 кеше язды. Быел катнашучылар саны узган еллар белән чагыштырганда 2 тапкырга артыграк булды. Урта һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребез сафына яшьләр — медицина көллияте студентлары да кушылды. Текстны Можга милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, журналист, Татарстан Республикасының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты Нурсилә Фәйзуллина укыды”, — ди. Удмуртиянең башка район, шәһәрләре дә диктант язудан читтә калмадылар. Балезинода – 11, Алнашта – 8, Сарапулда – 9, Воткинскида – 25, ә иң күп катнашучы Ижауда булды. Биредә 5 мәйданчыкта уздырылды. Үзәк мәчеттә – 17, Халыклар дуслыгы йортында – 8, Муса Җәлил китапханәсендә – 34, 10нчы мәктәптә – 20, 6нчы гимназиядә 49 кеше татарча диктант язып, белемнәрен тикшерделәр. Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә диктант яздыручы Рәмзия Гыйззәтуллина сүзләренчә, анда катнашучы иң өлкән Римма апа 84 яшьтә булса да, инде 4 ел рәттән бу чарада катнаша икән. Иң яше – Әмриягә 12 яшь. Әнисе белән килеп, икенче елын язалар. Үзәк мәчеттә текстны укучы Вәсилә Хәкимова да “Татарча диктант” акциясеннән бик канәгать калган. “Монда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге кешеләр катнашты, аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Димәк, алар тел өчен борчыла. Әти-әниләр балаларына да телне өйрәтергә кирәк дигән мөһим мәсьәләне аңлый һәм үзләрен дә шушы юнәлештә тикшерде. Рус мәктәбендә белем алучы балаларның татарча язулары — сөенечле хәл”, — диде. “Әлеге көнне Татар теле бәйрәменә тиңләдек. Диктант язгач, чәй өстәле янында, ансамбльләр чыгышын карап, бәйрәм иттек”, — диде Воткинскидан Гөлфия Исхакова.
Диктант яздыручыларның фикерләрен генә белешеп калмадым, ә беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясендә катнашучы Әлфия Касимова белән дә аралаштым. Ул диктант язарга кызы белән килгән иде. «Бик дулкынландырды, чөнки Удмурт дәүләт университетын тәмамлаганнан бирле татарча язганым юк иде. Кызым быел беренче сыйныфта гына, мин аны тыңлап утырсын дип алып килдем, чөнки бу бик кирәкле, файдалы чара», — диде ул.
Гөлнара Вәлиева.