Татарстан аэропортларына Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәрен бирик!
Бу көннәрдә халыкара аэропортлар исеменә тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында «Казан» халыкара аэропортына һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәре өчен дә тавыш бирү бара.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» аэропортына — Габдулла Тукай, «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Ул укучыларын шушы шәхесләр өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Әгәр Тукай — бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев — республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыйбыз«, — диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев тә “Казан” аэропортына бирү өчен исем кандидатларына карата фикерен белдерде.
“Мин, гомумән алганда, аэропортларга исем бирүгә каршы. “Казан” сүзе үзе дә татарны таныта торган исем, әмма ләкин Тукай исеме бирелсә, билгеле, куаначакмын гына. Казан күбрәк – Татарстан символы, Тукай дигәч татар күз алдына килеп баса. Татарны дөньяга таныту өчен Тукайдан да кулайрак исем бүгенге көндә юк”, — диде Разил Вәлиев.
Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр бара. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
- ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
- «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
- 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
- Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.