Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - «Татарның алтын тавышы» – Ижауда!
15.04.2012

«Татарның алтын тавышы» – Ижауда!

14 апрель көнне Ижау шәһәренең Тимерьюлчылар Мәдәният йортында яшь җырчы Филүс Каһиров тамашачыларга яңа программа тәкъдим итә. Р. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты (Гран-при иясе), М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исемнәрен яулап өлгергән егет бүгенге көндә татар җырын башкаручы яшьләр арасында, һичшиксез, иң күренеклесе, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек бөек җырчыларының лаеклы (әлегә бердәнбер дисәк тә ялгышмабыз) дәвамчысы. Филүс Каһиров “Татарның алтын тавышы” дигән ат казанды инде. Дөрестән дә, республика күләмендәге мәртәбәле концертларның  берсе дә аның катнашыннан башка узмый, гастрольләре Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә (Финляндия, Швеция, Германия, Польша һ.б.) уңыш белән бара. Җырчының зур бәһага лаек үзенчәлеге шунда – ул профессиональ татар музыкасының асыл-җәүһәрләрен: атаклы композиторлар С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова, Р. Хәсән һ.б.лар язган гүзәл әсәрләрне сайлап алып һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарып, милли казанышларыбызны җиһанга тарата, халык җырларына, яңача аһәң һәм яңгыраш биреп, гомер өсти. Ф.Каһировның репертуары колачлыгы һәм классик юнәлештә булуы белән җәлеп итә. Бүген аның иҗатында рус, башкорт һәм чит ил классикасы, эстра­да музыкасының иң яхшы үрнәкләре дә зур урын били. Консерватория тәмамланганнан соң, гыйлем өстәвен аспирантурада дәвам иттерүче җырчының Италиягә барып, дөньякүләм мәшһүр осталардан вокал күнекмәләре алып кайтуын да әйтү кирәктер.

Фил>үс Каһиров үзенең яңа программасын тәкъдим итәчәк Ижау концертында “Мирас” инструменталь ансамбле, яшь җырчы – Халыкара конкурслар лауреаты Ришат Төхвәтуллин һ.б. талантлы башкаручылар катнаша.