Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татарлыкны саклыйлар
14.06.2017

Татарлыкны саклыйлар

Кайсы гына төбәккә барсак та, мәктәп тормышы, татар теле һәм әдәбияты дәресләре, укучыларның уңышлары турында кызыксынмыйча калмыйбыз. Юкамен районы Засековога сәяхәткә баргач та, мәктәптә булдык.
Мәктәп 1995 елда зур ике катлы кирпеч бинада ачылган. Бадеро, Имәнәй, Каменное, Кече Досо авылларыннан килеп йөрү уңайлы булсын өчен, алтын урталыкны сайлап, Засеково авылыннан бер чакрым ераклыкта салынган. Башта мәктәп унберьеллык, ә 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр тугызъеллык буларак эшли. Бүгенге көндә укучылар саны — 38. Оптимизациядән соң әлеге бина үз эченә почта, клуб, медпункт, авыл советын сыйдырган.
Мәктәп музеен Валентина Байкузина җитәкли. Ул безне татар, удмурт, бисермән халыкларының өе, анда урын алган экспонатлар белән таныштырды. Биредә пионер, комсомол тормышын чагылдырган почмак та бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, “Үрнәк» колхозының эшчәнлеге һәм мәктәпнең чыгарылыш укучылары турында бик күп мәгълүматлар тупланган. Чыгарылыш укучылары арасында зур урынны Илдус Биянов алып тора.
Ул тумышы белән Тутай авылыннан. Засековода тугыз ел укыганнан соң, Палагай мәктәбендә урта белем алган. Глазовта машина йөртергә таныклык алгач, “Кызыл Октябрь” колхозында эшли. 1993 елның 23 декабрендә армия сафларына алына. 1994 елның 28 декабреннән Чечняга җибәрелү өчен хәрби әзерлек уза. 1995 елның 12 гыйнваренда Грозный шәһәрендә һәлак була. 1995 елның 2 февралендә “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Илдусны укытучылары, сыйныфташлары хәзер дә яратып искә алалар. Ул армиядә хезмәт итеп кайт­кач, йорт салу турында хыялланган. Шуңа күрә әти-әнисенә бүрәнәләр әзерләргә кушып киткән. Арина Балтачева Илдус Бияновның батырлыгы турында “Бар шундый һөнәр — илне сак­лау” иншасы язып, “Ватан даны хакына” республика гражданлык-патриотик акциясендә катнашкан.
Элек-электән Засеково мәк­тәбендә татар теле һәм әдә­биятын укытуга зур игътибар биргәннәр. Татар теле укытучылары булып Бәхиҗә апа, Закира апа, Илсөя апа, Мәрзия апа эшләгәннәр. 1995 елдан татар телен Розалия Балтачева укыта. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 38 укучының 32се татар телен үзләштерәләр. Мәктәптә татар теле түгәрәге дә эшли. Анда укучылар җырлар, биюләр, халык уеннары өйрәнәләр. Төрле елларда татар теле һәм әдәбияты буенча узган республикакүләм олимпиадада ирешкән уңыш­лары да күркәм. Айгөл Сабрекова — I, Гөлнара Байкузина — III, Ралия Балтачева — III, Рушан Митюков — II урыннарны алганнар. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән Алсу Митюкова, Дарина Балтачева, Айгөл Сабрекова хәзер дә Юкаменда, Глазовта узган милли чараларда актив катнашалар.
Татар теле укытучысы Розалия Габделсәлим кызы тугызынчы сыйныфны җитәкли. Ул чыгарылыш сыйныф укучылары турында бик җылы итеп сөйләде. “Сыйныфта биш укучы укый. Алар бик тату, барысы да — спортчылар. Кайчагында сыйныф белән спорт ярышына китеп баралар. Рәдинә Балтачева һәм Света Абашева фәннәрне «4» һәм «5» билгеләренә үзләштерәләр. Алар — мәктәбебезнең йолдызлары. Районда да, рес­публикакүләм бәйгеләрдә дә мәктәп данын яклыйлар. Руслан Балтачев үзенең артистлык сәләте белән башкалардан аерылып тора. Берәр әсәрне сәхнәләштерсәк, аңа көлкеле рольләрне бирәбез. Аның бик нык «Зирәкләр, тапкырлар» клубында уйныйсы килә. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә киткәч, артистлык сәләтен үстерү теләге белән яна. Иван Баженов, Федя Журиков баскетбол, чаңгы, футбол ярышларында актив катнашалар”, — дип сөйләде.
Алда аларны имтиханнар көтә. Без аларга уңышлар гына һәм киләчәктә дә мәктәпнең горурлыклары булып калуларын телибез.
Засеково мәктәбенең төрле елларындагы чыгарылыш укучылары белән элемтәдә торулары да күңелле күренеш. Үткән ел шәхси эшмәкәр Илһам Басыйрович мәктәпкә теплица бүләк иткән. Укучылар кыяр үстереп, бик яхшы уңыш алганнар.
“Мәктәптә укучылар арасында тәмәке тартучылар юк, чөнки безнең мәктәптә спортка бик нык әһәмият бирелә. Бүген дә районга киткән 3 укучы беренче урынны яулап кайттылар. Республика күләмендә узган ярышларда да катнашалар. Мәктәп яны бакчасында яшелчәләр утыртабыз. Балалар аз булгач, соңгы елларда бәрәңгене эшкәртү авыр, шуңа утыртмый башладык. Хәзер закон буенча балаларны эшләтергә ярамый. Һәр гаилә кышка 3әр чиләк бәрәңге алып килә”, — диде мәктәп директоры Ольга Ипатова.
Ул үзе җирле депутат буларак, Владимир Невоструевка Засеково авылында балалар мәйданчыгы төзүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә әлеге максатка республика бюджетыннан 80 мең сум акча бүленеп бирелгән. Быел балаларга җәйге каникулда ял итү өчен менә дигән мәйданчык булыр, дип ышанасы килә.

Рилия Закирова.