Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Татарлар булдырдылар
28.01.2016

Татарлар булдырдылар

Ижевскида узган милләтара  шахмат уены ярышында  «Иман» татар яшьләре берлеге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе командалары уенчыларына  тиңнәр булмады.
Спортның әлеге интеллектуаль төре буенча турнир Милли сәясәт министры Владимир Завалин истәлегенә ел саен уздыру матур традициягә әверелде. Катнашучылар елдан-ел арта, бу юлы аклы-каралы такталар артында уналты команда көч сынашты. Турнирны “Урарту ”әрмән милли оешмасы уздыра. Узган ел милли командалар күрше регионнардан да килеп, беренчелекне Татарстан гроссмейстрлары алып киткән иде. Оештыручыларны Удмуртиядән аларга каршы торырлык көчле уенчылар булмавы борчымый калмаган. “Быел күршеләрне чакырмадык. Үз арабызда көчле уенчыларны ачыклап, Татарстан, Башкортстан белән лаеклы уйный алырлык милләтара команда төзергә һәм алдагы елда турнирны кабат регионара масштабта уздырырга ниятлибез, — ди «Урарту» әрмән милли-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мнацакан Аракелян.
Турнирга 16 милли оешма үз командаларын туплаган, барлыгы илле уенчы катнаш­ты, араларында шахмат мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалардан алып, аксакалларга кадәр бар иде. Татарлардан узган ел өч команда булса, иҗтимагый үзәк җитәкчесез калу сәбәпле, быел ике генә булды. Уенчылар табу белән дә кыенлыклар килеп чыккан.
“Быел командабыз катнаш булып чыкты. Чөнки татарлар арасында шахматта көч сынашырга теләк белдергән милләттәшләребезне таба алмадык. Көчле уенчылар бар, без алар белән ел әйләнәсе элемтәдә торырга тырышабыз. Әмма гаилә мәшәкатьләре килеп чыгу, эштән китә алмау сәбәпле, алар быел безнең команда өчен көч сынаша алмадылар, “ — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.
Шулай итеп, татар командаларында рус милләтеннән булган уенчылар да бар иде. Хәер, командаларның чиста милли булулары шарт итеп куелмый. Катнаш икән, турнирның милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән максатына тагын да ныграк туры килә. Милли-мәдәни автономия командасында көчле уенчыларның берсе Рөстәм Корбанский булды. Алты яшеннән шахмат белән дус, катнашучылар арасында да танышлары шактый булуы турында әйтә. Шахмат клубында очрашып, бер-берсенә каршы уйнап торалар икән.
Турнирда беренче урынны “Иман” татар яшьләре берлеге, икенче призга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе командасы лаек булды. Бронза бүләкне быел да «Батьковщина» белорус мәдәнияте үзәге алды.

Фәнзилә Салихова.

Фотосурәттә: «Урарту» әрмән милли-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мнацакан Аракелян җиңүчеләр белән.