Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Татарларның үз сарае юк
17.03.2012

Татарларның үз сарае юк

Удмуртия Республикасы башкаласында 70 меңгә якын милләттәшем гомер кичерә. Татарлар — Удмуртия җирлегендә күпчелекне тәшкил итүче халыкларның берсе. Ижау шәһәренең барлыкка килүенә, аның икътисади үсешенә һәрьяклап тарихи лаеклы өлешебезне керткән милләт без. Бүгенге көндә дә хезмәт сөючән татарлар һәр тармакта да, башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, тырышып эшлиләр. Горурланып әйтер урын да бар: Удмуртиядә барлык милләтләр дә бердәм булып, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшиләр. Бу – куанычлы күренеш, билгеле. Республиканың казанышлары да — шушы дуслыкның уртак җимешләре. Сүз дә юк, һәркем ничек эшли, шулай ял итәргә дә хокуклы.

Матур итеп ял итүне урамда гына оештыру мөмкин түгел. Аның өчен бүгенге көн таләпләренә туры килә торган күркәм мәдәният сарайлары кирәк. Бирәсе кил­гән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, моннан 4 ел элек шәһәрнең бик уңайлы урынында Удмурт халык театры бинасы калкып чыкты. Ә 2011 елда тагын бер бина – Короленко исемендәге рус дәүләт театры сафка басты. Аларның матурлыкларына сокланып туймаслык. Без башка милләтләрнең казанышларына карап хөсетләнмибез, шундый күркәм мәдәният сарайлары барлыкка килүенә сөенәбез генә. Әлбәттә, безгә, татарларга да, ял итәргә якын киләчәктә уңай мөмкинлекләр тудырылыр, дип өметләнәбез. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә 70 меңне тәшкил иткән Ижау татарларының балкып торган мәдәният сарае юк. Ярый әле «Спартак» халык иҗаты йорты бар. Соңгы арада аның директоры – үзебезнең саф татар җанлы милләттәшебез Резида ханым Миркасыймова тырышлыгы аркасында мәдәни учагыбыз бераз төзекләндерелде. Резида ханым биредә җан-фәрман көч куя. Даими рәвештә Татарстаннан танылган җырчылар килеп тора, үзебезнең җирле артистларыбыз да җырга-моңга гашыйк халыкка яңа программа тәкъдим итеп торалар.

«Спартак» чын мәгънәсендә үз милләтенә хезмәт итә. Аны, бергә һәм бердәм булып, татар халкының мәдәни сарае итү өстендә эшләргә кирәк. Республика җитәкчелегеннән таләп итәргә хакыбыз бар, чөнки татар милләте – мескен милләт түгел, хезмәттә дә, ялда да матур итеп яши белә. Милләтебезнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, хикмәт белән эш иткәндә максат­ларыбызга ирешербез. Кешелекле, итагатьле булып яшәүне үзебезгә изге бурыч итеп билгелик, кадерле милләттәшләр!

Шиһабетдин Садыйков,
Аксакаллар Шурасы рәисе