Тары җире, киндер җире…
Күбесе шәһәргә тартылган заманда бүген яшьләрне авыл хуҗалыгы белән бәйләп карау мөмкин дә түгел кебек. Хәер, аграр югары уку йортлары абитуриентларга кытлык кичерми, димәк, бу өлкәдә эшләргә теләүче яшьләр бар. Белгечләр генә түгел, галимнәр дә. Чөнки авыл хуҗалыгы да фәнгә таяна. Ижау авыл хуҗалыгы академиясе дә яшь галимнәр тәрбияли. Шуларның берсе – милләттәшебез Гөлзирә Галиева. Ул киндерне Урта Урал алды шартларында үстерү технологиясен өйрәнә.
Киндер үстерү мәшәкатьле, әмма отышлы культура, орлыгы 30% майдан, ә сабагы шулай ук 30% җепселләрдән тора. Тик узган гасырның 60нчы елларында ул кырлардан юкка чыга, сәбәбе – составында психотроп матдәләр булу. Әмма селекция бер урында тормый, галимнәр киндернең наркотик матдәләр юк күләмдә диярлек сортларын булдыра.
Удмуртиядә киндернең Надежда, Вера, Сейм һәм тагын берничә сорты игелә. «Безотходный», – диләр киндер турында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Чөнки бөтен өлеше кирәкле. Сабагыннан сүс алалар, орлыгыннан – май, шул эшкәртелүләрдән калган өлеше – түбе мал азыгы буларак тотыла. Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең тәҗрибә басуында быел алты сорт үстерелә.
Гөлзирә киндер белән аспирантурага кергәч, кызыксынып китә. Орлыкның тишелешен кышын лабораториядә тикшереп, гектарына күпме кирәклеген хисаплап чыгаралар. Язын җиргә кулдан чәчәләр. Тишелгәннән алып, өлгергәнчегә кадәр Гөлзирә күзәтүләрен язып бара. Быел өч тапкыр чүбен утаган. Һава торышы йогынтысын да Гөлзирә өченче ел сыный. «Ныклап утарга кирәк, чөнки киндер тишелеп үсә башлаган чорда чүп үләннәре дә актив булып, уңышны киметергә мөмкин. Күпмедер җирдә без чүп үләнен махсус калдырабыз да, аннары утаган җир белән утамаганында киндернең уңдырышлылыгын чагыштырабыз. Өченче ел яңгырлар яугач, киндер буйга үсеп, сүс уңышы әйбәт булды. Ә узган ел җәй коры килде, киндер кыска иде, әмма орлыгы мул булды, гектарыннан 20 центнер алдык. Быел яңгыр да, эссе дә җитәрлек», – ди ул. Без барганда, киндер чәчәктә утыра иде. Җырдагыча: җигүле ат дугасыннан күмелерлек, буйга да озын. Киндер сүсеннән ишелгән аркан, тукылган җилкән тозлы диңгез суына бирешми, черми. Сугыш елларында урын-җир япмалары теккәннәр, киндер тукыма бактерияләргә каршы тору үзенчәлегенә ия, ә орлыгы файдалы аминокислоталарга бай. «Без кайда туып-үскәнбез, шундагы туфракта игелүче культуралар белән тукланырга тиеш. Пальма маен безнең организм эшкәртә алмый, ә менә киндер, житен мае алыштыргысыз», – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыйхов. Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең Воткинск районындагы тәҗрибә басуына да ул алып барды.
Гөлзирә инде иртәдән басуда иде. «Киндердән кәгазь ясау технологиясен дә кайтарырга була. Өске өлеше сынган очракта, киндер яңа сабак җибәрә. Җитлегү чорында җитенне кандала ашый, шуңа каршы көрәшәбез», – ди Гөлзирә. Быел ул Россия аграр вузлары студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәр арасында узган иң яхшы фәнни эшләр конкурсында катнашып, финалга уза, анда беренче урынны яулый. Бәйге Кубаньда дистанцион рәвештә узганлыктан, басуны калдырып торырга да туры килмәгән. «Фәнни җитәкчем белән күп эшләдек, күзәтүләребез бай, шуңа да чыгышымда артык дулкынланмадым, барлык сорауларга җавап бирдем», – ди аспирант кыз. Гөлзирәнең тәҗрибәсе киндер игүче хуҗалыкларга бик тә кирәк. «Быел Удмуртиядә киндер 1100 гектар чәчелде, ике фермер һәм бер күмәк хуҗалыкта, Кече Пурга, Юкамен, Глазов районнарында. Киндер орлыгын нинди тирәнлеккә күмәргә, буразна арасын күпме калдырырга, ничек ашларга – авыл хезмәтчәннәре безнең тәҗрибәгә таяна», – ди Илдус Фатыйхов.
Составында наркотик матдәләр булганлыктан, киндер игү күп илләрдә тыела. Удмуртия кырларында аның дәүләт тарафыннан рөхсәт ителүче техник сортлары үстерелә. Дәүләт киндер һәм җитен игүгә субсидия дә бирә. Хәзер чит илдән кертелмәү сәбәпле, табигый сүскә ихтыяҗ арта. Янәшәдә җитен үсә, аннан да шулай ук сүс һәм май алына. Илдус Фатыйхов үзе чыгарган арыш һәм бодай гибридының «Ижевская 2» сорты да быел әйбәт башакланган. Студентлар һәм Гөлзирә Галиева кебек булачак яшь галимнәр шушында практика уза. Киндерне сентябрь башында җыя башлаячаклар һәм әйтүләренчә, быел мул уңышка өмет тоталар.
Фәнзилә Салихова.