Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тарих сындырган язмышлар
3.03.2012

Тарих сындырган язмышлар

10 ноябрьдә чыккан газетада Рәмзия Җиһангәрәева әтием Мәгъсүм турында бик зур мәкалә язган, олы рәхмәт белдерү белән, кайбер хатирәләрне яңартырга кирәк дип уйлап, сезгә язмакчы булдым.

Минем әти, Минзәлә районының Иске Байлар авылында туып, Минзәлә мәдрәсәсен тәмамлый, Ижауда ике ел буена заводта винтовка көпшәләре әзерли, тишә. Русчага өйрәнә, революционер булып китә. Ленинча тормыш корырга, Советлар властен булдырырга бөтен көчен куя. Гражданнар сугышында актив катнаша. Уразай, Ямурза, Салагыш, Рыс авылларындагы активистлардан партизан отряды төзи. Абыйсы аклар яклы булып, үзенең туганын Минзәлә төрмәсенә яптыра. Төрмәдә Пилга авылының укытучысы Малинин белән очраша. Аларның икесен дә иртәнге таңда атмакчы булалар. Сакчыга кул сәгате вәгъдә итеп, бер чиләк су китертәләр. Әткәйнең күн итеге эчендә штыгы була. Малинин сакчыны штык белән кадап үтерә һәм, аның мылтыгын алып, төрмәдән качалар. Каманың теге ягында кызыллар була. Таныш бакенщик (маякчы) әткәй белән Малининны Кама аркылы чыгарып куя. Шулай итеп әткәй Ямурзага кайта.

Революциядән соң әткәйне Минзәлә кантонының җитәкчесе итеп куялар. Ул анда озак эшләми, Ямурза авылына укытучы булып кайта. Сугыштан соң тәрбиясез калган урам балалары бик күп. Әткәйне Балтач авылына балалар йорты ачарга җибәрәләр. Миңа ул вакытта 3 яшь була. Без бөтен Татарстанга «икенче Мичурин» буларак билгеле Фәссәй абыйларда тордык. Балалар йорты оештырылгач, әткәй белән әнкәйне Барҗыга җибәрәләр. Андагы «безграмотность» 100 % булу өстенә, Барҗы – Советларга каршы кешеләрнең оясы санала. Берничә тапкыр әткәйгә каршы чыгалар, хәтта мылтыктан да аталар.

Хафиз абый колхоз председателе, әткәйнең иң якын дусты иде. Алар бөтен колхоз эшен киңәшләшеп алып бардылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Барҗыда беренче мәктәп төзелгәч, әткәй укыту эшләрен мәрхүмә әнкәй белән бергә алып барды. Көндез балаларны, ә кич белән олыларны укыттылар. Хафиз абый 2 гектар җир биреп, ат биреп, мәктәпкә бик булышты. Мәктәпнең үз җире булгач, бодай, тары ярмасы, карабодай ярмаларына кытлык кичермәдек. Колхоз кәбестә, кишер, суган да бирде, мәктәпкә бина төзеп, ашханә ачарга ярдәм итте. Кышын кайбер балаларны мәктәпкә ат белән йөртүне дә колхоз үз өстенә алды.

Әткәй белән әнкәй Барҗы халкына ис китәрлек файда китерделәр, дип саныйм: кешеләргә аң-белем бирделәр, наданлыктан арынырга булыштылар, тәртипкә өйрәттеләр. Башкалар, алардан күреп, яшелчә үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә башладылар. Аларның шәкертләре дә зур-зур кешеләр булдылар, әйтик, Габдулла Гатин, Юныс Әминов…

Тормыш иптәшем Роза Барҗыда фельдшер булып эшләде. Бергә 56 ел гомер кичергәннән соң, ул узган елның мартында дөнья куйды (авыр туфрагы җиңел булсын). Сугыш елларында бөтен тирә-як авыллары халкы өчен җаваплы иде ул. Сәламәтлек саклау өлкәсендә трахома (күз авыруы), бизгәк һ.б. чирләрне җиңүгә иреште ул. Роза исән вакытта ел саен Ямурзага гөмбә җыярга бара торган идек. Шулай берзаман, күп йөреп арыгач, олы каен төбенә ашъяулык җәеп, тамак ялмарга утырдык. Безнең янга озын буйлы карт бабай килеп, ашамлыкларыбызга карап тора башлады. Гаҗәп түгел: ерак авылларга селёдка кайтармыйлар. «Әйдә безнең янга утырыгыз!» — дип дәштем. «Улым, син кем буласың», — дип сорады. Җавап итеп: «Мин – Бигашев Рифкат, Мәгъсүм малае булам», — дидем. Шулчакта бабайның гаҗәпләнүен күрсәгез иде! «Без синең әтиең белән бу урманда партизаннар булып яшәдек. Әтиең безнең авылның мөгаллиме иде. Минем аны хәтта үлемнән алып калган чагым да булды…» — дип сөйли китте ул бар белгәннәрен. Бабайның исеме Ибәтулла икән. Ул безне кунакка чакырды. Ләкин аңа барганда, карт исән түгел иде инде.

Мин үзем бик озак армиядә хезмәт иттем. Очучылар училищесын тәмамлагач, еракка оча торган авиациядә очучы булдым. 1952 елда отпускага кайткач, иптәшем Рафаэль Фазыловның Иж-Бубыйда укытучы булып эшләгәнен ишеткәч, бу авылда тукталып, аларга кердем. Әнкәсе белән икесе дә урманга утын әзерләргә киткәннәр иде. Колхоз идарәсенә кереп, аларның яшәү шартларын, хәлләрен белеш­тем. Шаккаттым. Аның әтисе – Габделхак Фазылов – ТАССРның элекке прокуроры — 1936 елның мартында Барҗы авылына кунакка кайткан иде. Барҗы клубында Югары Советка сайлауларга бәйле җыелыш бара иде. Кандидат берәү генә: Вазелевич. Габделхак абый халыкка мөрәҗәгать итте: «Вазелевич – ялган исем. Аның чын исеме – Василевский. Ул совет хакимиятенә каршы иде, иптәшләр, сайламагыз бу дошманны. Без аның белән кадетлар училищесын бергә тәмамладык. Мин кызыллар ягына чыгып көрәштем, ә ул ак гвардияче булып калды». Шул ук төнне Красный Бордан НКВД хезмәткәрләре килеп, Габдел­хак абыйны «халык дошманы» итеп алып киттеләр. Әткәй-әнкәйгә аның белән саубуллашырга рөхсәт бирделәр. Үз колагым белән ишеттем: «Мәгъсүм, Мәдинә, минем бер гаебем дә юк. Мин – совет хакимиятенә иң тугры кеше, ләкин мине атачаклар, без бүтән күрешә алмабыз инде. Сайлау­ларны кабат үткәрәчәкләр. Чын «халык дошманы»н барыбер фаш итәрләр әле…» Аны алып киттеләр, бераздан Вазелевич та юкка чыкты.

Рафаэль Фазылов, ике институт тәмамласа та, «халык дошманы» улы булганга, бер җиргә дә эшкә урнаша алмыйча йөрде. Аңа шәһәргә юл ябык иде. Мин әткәйдән үтенеп сорадым: «Әйдә, Барҗы картларыннан имза җыеп, Габделхак абыйны аклыйк. Шуның соңында Рафаэль абыйга теләсә-кайсы урында эшләргә мөмкин булачак». КПСС Үзәк Комитеты Габделхак абый Фазыловны аклагач, Рафаэль Иж-Бубыйдан китә, Ырымбурда хәрби заводта очкычлар конструкторы булып эшли башлый. Хәзерге вакытта ул, лаеклы ялга чыгып, Ырымбурның мөфтие исәпләнә. Мин аның адресын бик авырдан эзләп таптым, берничә мәртәбә хат язып та карадым, ләкин җавап алуга ирешмәдем. Ник ул да миңа хат язмый икән?

Рифкат Бигашев, Ижау шәһәре