Тарих дәвам итә
5 декабрьдә Сарапулда татар иҗтимагый үзәгенә 25 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды.
Ул көнне Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сарае
татар халкының җыр-моңнарыннан гөрләп торды. Бәйрәм милләттәшләребез белән берлектә Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендә тупланган музейны тәкъдир итүдән башланып китте. Сарапул шәһәренең милли йөзе булган “Яшьлек” ансамбле җыр-биюләре белән тамашачыларның күңелен күтәрде.
Кичә шәһәр үзешчәннәре Зөлфәт Арсланов, Рөстәм Вәлиев, Эльвира Сәлимҗанова, Руслан Галимуллин, Асия Әхмәдиева, балалар һәм яшьләр бию ансамбльләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортыннан җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрифҗановларның, Энҗе Шәйморзина, баянчы Рәзил Камаловның килүе тагы да ямь өстәде. Милләттәшләребезгә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәриповтан бәйрәм котлавын җиткерделәр алар.
Сәхнәгә бәйрәм белән котлау өчен шәһәр башлыгы Александр Ессен, күп кенә җитәкчеләр, депутатлар, төрле милләт оешмалары күтәрелделәр.
Ә нинди бәйрәм бүләксез булсын? Милли эшкә көчләрен керткән шәхесләргә Удмуртия Республикасының Мәдәният, Милли сәясәт министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгресыннан, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясеннән, Татар иҗтимагый үзәгеннән, “Яңарыш” редакциясеннән бүләкләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бирелде.
Туй үпкәсез булмый, диләр. Бәйрәмнән таралганда “Иҗтимагый үзәкнең юл башында торган милләттәшләребезгә игътибар аз булды, бәйрәм турында реклама аз, күп кеше белми дә калды”, — дигән сүзләр ишетелде. Әлбәттә, 25 еллык тарихны 2-3 сәгатьлек арада гына сөйләп бетереп булмыйдыр ул. Тарихта калган әлеге еллар турындагы истәлекләрне газета битләрендә, телевидениедә яктыртып бару күпкә отышлырак. “Бу кичә турында реклама аз булды”, — дип әйтүчеләргә “Милли газетабыз “Яңарыш” ка язылыгыз, — дип җавап бирәсе килә. — Әлеге бәйрәм турында да газетабыз бер ай алдан хәбәр бирә башлады”.
Бик күңелле узган әлеге бәйрәм, биредәге милли хәрәкәткә яңа сулыш өрер дип ышанасы килә.
Рәфилә Рәсүлева.