Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тарихта үз урыныбыз бар
11.06.2015

Тарихта үз урыныбыз бар

29Ижауның завод һәм шәһәр буларак үсешенә татарлар да зур өлеш керткәннәр. 1887 елда башкалабызда барлыгы 570 татар яшәве мәгълүм. Борынгы заманда тырыш, намуслы һәм аек эшчеләр булган татарларны аеруча югары бәяләгәннәр. Завод хакимияте мөселманнарга ярдәм иткән: татар бистәсендә мәчет салган, дини бәйрәмнәр вакытында аларны эштән иртәрәк җибәргәннәр. Музеебызга Ижауда революциягә кадәр яшәгән татарларның көнкүреш кирәк-яракларын, йорт җиһазларын, йөзләгән фотосурәтләрне, тарихи кыйммәтле документларны туган як тарихын өйрәнүче зыялы татар Гата Мостафа улы Кутузов тапшырды. Гата Мостафа улы Ижауда яшәгән танылган 28 татар гаиләсенең шәҗәрәсен эшләгән, аларның яшәешен тасвирлаган истәлекләр язып калдырган.

Иң үзенчәлеклесе — ул Ижау заводы эшчеләр по­селогының 1913-1917 еллардагы Татар бистәсенең һәм Тау башындагы өлешенең план-схемасын төзегән. Әлеге доку­мент­та революциягә ка­­­­дәрге Ижаудагы урам­нар­­ның исемнәре, йорт хуҗалары, аларның ни белән шөгыльләнүләре күр­­сәтелгән. Архив чыганакларында башка мондый мәгълүмат сакланмаган.
Революциягә кадәр­ге Ижауда яшәгән та­тарларның күбесе укытучылар, табиблар, сәү­дә­гәрләр, һөнәрчеләр, ко­­­рал осталары, корыч коючылар, тегүчеләр булганнар. Әйтик, Ижау хәрби гарнизонының беренче табибы Габделкафи дигән кеше була. Аның туганнары бүген дә Ижау­да яшиләр һәм 200 елдан артык Габдиковлар фамилиясен горур йөртәләр. Габделкафи гарнизонда хезмәт итүчеләрне генә дәваламаган, ә шәһәр халкына да ярдәм иткән. Габдиковлар шулай ук корал заводында осталар һәм инженерлар булып та эшләгәннәр. Мич чыгаручы Кәримов осталыгы һәм уңганлыгы белән зур абруй казанган, Ижау заводларына эшкә урнашырга теләүчеләр, иң элек, аннан рекомендация алганнар.

Мө­­хәммәтша Мөхәммәтҗан улы Бәширов (1862 елда туган) Ижау корал заводының остасы булган. Патша заманында озак еллар тырыш хезмәт күрсәткән өчен ике мәртәбә медальләр һәм парад кафтаны белән бүләкләнгән. Шуңа күрә төрле өстенлекләргә ия булган, шәһәрнең иң абруйлы кешесе санал­ган. Советлар чорында исә Мөхәммәтша Бәширов Социалистик хезмәт батыры исеменә лаек булган. Гобәйдулла Минеголов та Ижау корал заводының мактаулы остасы булган, Советлар Союзы чорында шәхси пенсия алган. Латоги Шәймурзин Надпек улы да алтын ука белән чигелгән осталар кафтаны белән бүләкләнгән. Шулай ук эре сәүдәгәрләр — бертуган Гатиатуллиннар, Фәйзуллиннар, Ильматовлар, Мукминовлар, ат сатучы Миңлебаев һәм Митюковлар яшәгән. Эре подрядчы ИсламИжау корал заводы остасы Мө­хәм­мәтша Бәшировның улы Идрис Бәширов, хатыны Зәйнәб (20нче мәктәп укытучысы), уллары Рафаэль белән. Ижау шәһәре, 1925 ел.гөл Исхаков җигүле транспорт тоткан, Ижау заводларына ташкүмер ташыган, балалар өчен өч сыйныфлы мәктәп төзегән һәм ел саен аны төзекләндереп, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торган. Шәкәр Якупова — җиләк-җимеш сулары заводын җитәкләгән, Гыйль­фан Вәлиев бик зыялы, укымышлы кеше булган, фотосалон ачкан. Габсадыйк Абдрафиков Ижауда беренчеләрдән булып күн җыя башлаган. Арсланов һәм Ханов фамилияле эшмәкәрләр икмәк пешерү йорты тотканнар. Нинди генә авыр, болгавыр заманнар булуына карамастан, аларның кибетләрендә һәр иртәне кайнар икмәк булган.
Әлеге милләттәш­лә­ре­безнең исеме Ижау шә­һәре тарихына зур хәрефләр белән язылган. Башкалабыз, күренекле татарлар тарихы турында күбрәк мәгълүмат беләсегез кил­сә, Кузебай Герд исе­мендәге милли музейга рәхим итегез. Музей җәй көннәрендә дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр эшли.

Резеда Әхмәтвәлиева,
К.Герд исемендәге милли музей белгече.

Фотосурәтләр Кузебай Герд исемендәге милли музей фондыннан алынды.

1 фото — Гата Кутузов.

2 фото — Татар милли бәйрәме Сабантуйны оештыру комиссиясе әгъзалары. Ижау шәһәре, 1930нчы еллар.

3 фото — Ижау корал заводы остасы Мө­хәм­мәтша Бәшировның улы Идрис Бәширов, хатыны Зәйнәб (20нче мәктәп укытучысы), уллары Рафаэль белән. Ижау шәһәре, 1925 ел.