Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тарихта тирән эз калдырган бертуган Касимовлар
20.08.2020

Тарихта тирән эз калдырган бертуган Касимовлар

1925 ел 17 май. Басып торалар (сулдан уңга): Галиулла Касимов, Сәмигулла Касимов, Хәмидә Касимова. Утыралар (сулдан уңга таба): әниләре Бибикамал Галим кызы Касимова, Галиулланың улы Марат һәм хатыны Мәрзия. Казанда төшкән фотолары.

1917нче елгы революцияләр һәм аннан соң кабынып киткән Гражданнар сугышы Рә­сәй тарихында кискен үзгәрешләр барлыкка китерә. Революцияләрдән соңгы вакыйгалар Рәсәйне дәүләт буларак та сәяси яктан нык үзгәртә. Әлеге вакыйгалар патша режимын бәреп төшерүгә генә, гасырлар дәвамында изелеп килгән эшче-крестьяннарның хокук­ларын яклауга гына кайтып калмый. Рәсәй империясендә милли һәм дини азчылыкны тәшкил иткән халыкларда кайчандыр югалт­кан дәүләтчелекләрен кайтарырга өмет уяна. Беренче бөтендөнья сугышының озакка сузылуы, солдатларның патриотик рухлары сүнүе хәрбиләр арасында да сәяси фикерләр таралуга китерә. Кайчандыр бердәм булган ил халкы фирка-төркемнәргә бүленеп, олы бер казан­дай кайный, ташый башлый. Рәсәйнең дәүләт буларак ни рәвештә, нинди сәяси калыпта сак­ланып калуы яки таркалуы көн кадагына күчә. Сәяси эшлеклеләр арасында моның турында төрле фикерләр барлыкка килә. Кайберәүләр булачак яңа дәүләтне унитар (бердәм) респуб­л­ика итеп күзалласа, икенчеләре исә Рәсәйдә яшәүче төрле халыкларның мәнфәгатьләренә туры килүче аерым милли республикалар федерациясе итеп тәкъдим итә. Өченчеләре исә, дин һәм милләт аермаларын исәпкә алмыйча, губернияләр һәм өлкәләр берләшмәсе итеп оеш­тырырга тели.
Дүрт гасыр ярым дәүләтсез яшәгән татар халкы да үзенең милли һәм дини ихтыяҗ­ларын кайгыртырга, барлыкка килгән кис­кен үзгәрешләрне кулланып калырга тиеш икәнлеген аңлый. Бу максаттан, 1917 елның маенда, тарихта беренче мәртәбә Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнар съезды, июль аенда Казанда икенче Бөтенроссия мөселманнар съезды, Беренче хәрби мөселманнар съезды, Бөтенроссия мөселман руханилары съезды уза. Аларда өч төрле тәкъдим яңгырый. Беренчесе: Рәсәйдә таралып яшәүче бөтен татарларны һәм башкортларны да берләштерүче аерым республика төзү мөмкин түгел, шуңа күрә эшчәнлеген бөтен дәүләткә дә җәелдерә алырлык милли-мәдәни автономия төзергә. Икенче фикер: милли-мәдәни автономия төзү аркасында татарлар милләт буларак дәүләтсез-җирсез калачак, шуңа күрә татарлар күпләп яшәгән җирлектә Рәсәй Федерациясенә керүче, әмма үзенең аерым идарә органнары, казнасы булган милли территориаль республика төзү зарури (ул очракта республикага кермәгән татарлар читтә калачак). Өченчесе: милли һәм дини аермалыкларны исәпкә алмыйча, Идел-Урал штатын төзергә. Бәхәсләр тәмамлангач, 22 июльдә Икенче Бөтенрәсәй мөселманнар съездында Эчке Рәсәй һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен төзү турында карар кабул ителә.
1917 елдан соң булган вакыйгалар Рәсәйнең күпмилләтле федератив дәүләткә әверелүен күрсәтә. Үзенең җире булмаган Милли-мәдәни автономия төзү карарын тәнкыйтьләүчеләр, татарларның аерым (автоном) республикасы булырга тиеш дип дәгъва кылучылар саны арта. Шулар арасында безнең якташ-авылдашларыбыз да — сәясәтче һәм дәүләт эшлеклеләре, ТАССР тарихында тирән эз калдырган бертуган Гали­улла һәм Сәмигулла Касимовлар була. Казандагы урамнарның берсе аларның исемнәре белән юкка гына аталмагандыр. Аларның югары казанышларга һәм авыр фаҗигаләргә бай булган тормышларына күз салу да Татарстан Республикасының нинди шартларда барлыкка килүен, аның башында кемнәр торганлыгын аңларга ярдәм итә.

Галиулла Касимов

Галиулла Сөнгатулла улы Касимов 1893 елда Вятка губернасының Глазов өязенә керүче Кис­тем авылында дөньяга килә. Энесе Сәмигулла 1897 елда туа. Гаиләләре киң кырлары һәм су тегермәннәре белән дан тоткан Әхмәр бабай (Сөнгатулланың бабасы) нәселеннән була. Ике катлы йортлары урнашкан Кистемдәге урам бертуган революционерлар истәлегенә хәзер «Революция урамы» дип атала. Әтиләре Япон сугышыннан кайтканнан соң, озак та яшәмичә, 1906 елда тифтан вафат була. Шул сәбәпле, гаилә җирсез кала. Биш балалы (өч ул, ике кыз) гаиләдәге җаваплылык яшь Галиулланың җилкәсенә төшә. Бай нәселдән булсалар да, әтиләренең үлүе гаиләне авыр хәлгә калдыра. Шулай булуга карамастан, әниләре Бибикамал балаларга тирән белем бирергә тырыша. Галиулла белән Сәмигулла беренче дини сабакларны әниләреннән алганнан соң, бер-бер артлы авыл мәдрәсәсенә укырга керәләр. Укытучылары — Кистемнең иң укымышлы яшь имамы Шәехәхмәд Шәехбаба улы Әхмедов (үзе Казанда данлыклы “Мәрҗания” мәдрәсәсен тәмамлаган). Авыл картларының сөйләүләре буенча, ул укытканда, күбрәк игътибарны Галиуллага юнәлтә – яшь егетнең тирән фикерли белүен, гыйлемне тиз һәм җиңел үзләштерүен сизеп ала. Киләчәктә имам яки хәлфә (укытучы) булыр дип, аңа аерым вакытын сарыф итеп, өстәмә дә­рес­ләр бирә, Казан мәдрәсәсенә укырга җибәрергә әзерли. Мәчеттә икенче имам булып эшләвенә өметләнә. Тик Шәехәхмәд мул­ла­ның планнары тор­мышка ашмыйча кала – Галиулланың да, Сәмигулланың да яшьлекләре революция вакытына туры килә. Алар шул вакыйгаларга кереп китеп, олы дәрәҗәле революционерларга әвереләләр, бөтен көчләрен биреп, халыкны агартуда, яңа тормыш төзүдә һәм татарларның милли республикаларын төзүдә катнашалар. Әмма бу юнәлештә дә Шәехәхмәд мулланың йогынтысы булмыйча калмагандыр, дип уйлыйм. Ул үзе дә “бунтарь”лар нәселеннән була. Әтисе — Шәехбаба Гөләхмәд улы – Кавказ халкының милли герое имам Шамил гаскәрендә сугышкан кеше, рус пленына эләгеп, Казан гу­бернасының Мулла иле авылына сөргенгә җибәрелгән шәхес. Әнисе — Фатыйма Вәлид ишан кызы — 1860-1890нчы елларда Болгар дәүләтен торгызу идеясен киң тараткан Баһаветдин Ваисовның нәселдәше (алар нәсе­ленең Мөхәммәд пәйгамбәр, Аллаһның сәламе булсын аңа, нәселеннән булуы турында да мәгълүмат бар).
Кистем халкы арасында Галиулла белән Сәмигулла Казанга мәдрәсәгә укырга керергә барганнар, тик юлда революция белән мавыгып китеп, мәдрәсәгә барып җитмәгәннәр, дигән истәлекләр сакланган (Совет заманасында язылган биографияләрендә моның турында, әлбәттә, бер сүз дә юк). Әмма бу аларның диннән бизгәннәрен күрсәтми. Большевик-революционер дигәч тә, алар атеист булмыйлар, Аллаһка, иманнарына гомер буе тугры калалар. Аларның якты хыяллары (яшьлек романтикасы һәм максимализм да булмый калмагандыр) дингә каршы көрәш түгел, гади эшче халыкның хокукларын яклап, пролетар дәүләт төзү, капитализм басымыннан ватандашларын азат итү була. Революциядән соң туган авылларына кайткач, остазлары Шәехәхмәд хәзрәткә хәер-фатиха алырга керәләр, киңәшләшәләр. Хәзрәт үзе дә яңача тормыш кору юлларын эзли, 1917 елның сентябрендә Глазов уезды мөселманнарының Милли Шурасына рәис урынбасары итеп сайлана. Хәзрәт Казан, Мәскәү яңалыкларын сораштырса, яшь революционерлар хәзрәттән авыл яңалыкларын белгәннәр. Максатлары бер – халык тормышын җиңеләйтү. Шуны тормышка ашыру юллары гына төрле була.
Касимовларның большевиклар ягына авышуларына аптырый торган да түгел, чөнки алар ярлы крестьяннарның һәм эшчеләрнең хәлләрен җиңеләйтү кис­кен чаралар үткәрмичә мөмкин түгеллеген яшьтән үк ачык аңлыйлар. Үзләренең дә тормышлары сабый чактан ук җиңелдән булмый.
Галиулла 16 яшеннән башлап төрле эш­ләргә яллана: Чүпче елгасы буйлап урман агызуда, Балезинода тимер юл ремонт мастерскоенда эшли. Эш эзләп, Вятка шәһәренә юл тота. Анда сәяси сөргендә булган кешеләр белән танышып китә, шуларның фикердәшләренә әверелә. Аларның кушуы буенча, шәһәрдә запаста булган солдатлар арасында беренче Бөтендөнья сугышына каршы агитация алып бара.
Туган якларына кире кайтып, Глазов өязенең Татар Парҗысы авылында мәхәллә мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Яшь егет авыл кызына гашыйк була. Кызның әти-әнисе Галиуллага каршы чыгып, авыл мулласын аңа каршы котырталар. Тавыш-гауга чыга. Галиуллага авылдан китәргә туры килә. Пермь губернасының Александровка бистәсенә китеп, прииск мәктәбенә укытучылыкка эшкә керә. Тик анда да төпләнеп калырга туры килми – урядникка «Галиулла яшьләр арасында патшага каршы фикерләр тарата» дигән хәбәр ирешә. Карар кискен була: укытучыны куарга! Касимов Галиулла армиягә алу яше тулу сәбәпле, Уралга качып китә, Демидовларның Учвадагы күмер заводына эшкә урнаша. Анда да завод һәм шахта эшчеләре арасында сугышта катнашуга каршы агитация үткәрә башлый. Бу юлы да кырын эшләре җирле түрәләргә билгеле була, Галиулланың дезертир булуын белгәч, җәза бирү урынына хәрби хезмәткә озаталар. Февраль революциясенә кадәр Шад­ринскида 139нчы пехота полкында хезмәт итә. Революциянең беренче көннәрендә үк полк комитеты әгъзасы итеп сайлана, взвод командиры итеп билгеләнә, солдатлар арасында, туган телдә агарту эшләрен алып барыр өчен, махсус татар-башкорт роталарын төзи. 1917 елның маенда РСДРП (б) сафларына кабул ителә. Урал мөселман сугышчыларының Екатеринбургта узган съездында актив катнаша, чыгыш ясый. Бу вакыйга аның тормышында хәлиткеч була – съезд барышында Хәрби Совет һәм президиум сайлана. Рәис итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев (1894-1938), аның урынбасары итеп Галиулла Касимов сайланалар. Бу ике шәхес арасындагы дуслык гомерләренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Сәегалиев киләчәктә ТАССРны оеш­тыру комиссиясе әгъзасы, аннары ТАССРның беренче җитәкчесе итеп сайлана. Галиулла Касимов – аның фикердәше һәм ярдәмчесе була.

Галиулла Касимов, Хәрби Шура әгъзасы буларак, Уралның бөтен заводларын һәм шахталарын йөреп чыга, эшчеләр арасында агитация алып бара. Ул беренче Урал мөселман революцион батальонын оештыручыларның берсе була. Екатеринбургтагы татар большевикларының социал-демократик комитеты секретаре булып эшли. 1918 елның башында Казанда узган мө­селман сугышчыларының икенче Бөтенроссия съездында катнаша, РСДРПның сул фракциясен оештыручыларның берсе була. Съездны оештыручыларның максаты — Идел-Урал штатын төзү. Тик большевиклар бу идеягә каршы чыгалар, штатны оештыручы кешеләрне (шул исәптән татар халкының интеллигенциясен) буржуаз дәүләт төзүдә гаеплиләр. Съезд бер фикергә килә алмау сәбәпле (моның турында мәкалә башында язылды инде) таратыла. Казан ике өлешкә бүленеп, каты бәрелешләр башлана, Идел-Урал штатын яклаучылар Болак елгасы артына чигенә. Аларны кызылармеецлар урап ала. 28 мартта Мәскәүдән китерелгән матрослар ярдәмендә “Болак арты республикасы” тар-мар ителә. Бу эштә Галиулла Касимов та актив катнаша. Совет заманында Идел-Урал штатын төзергә тырышулар татар милли буржуазиясенең Совет властена каршы көрәше итеп игълан ителә. Әлбәттә, бу вакыт бик катлау­лы була. Милли проблемаларның кискен булуы, җәмгыятьнең бай һәм ярлы катламнары арасындагы бәрелешләр, большевик­лар арасындагы бәхәсләр – болар барысы да капма-каршы фикер ияләренең үз катламнарының мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итүен күрсәтә. Шуңа күрә, кем хаклы, кем гаепле булуын Аллаһ үзе генә хөкем итүче.
Съездлар таратылганнан соң, большевиклар тарафыннан Казанда Мөселман комиссариаты, губерна комитеты төзелә. Анда Галиулла Касимов хәрби комиссар итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ул эшче һәм солдат депутатларының Казан шәһәр Советында солдатлар секциясенең председателе була. Казанны ак чехлар басып алгач, Галиулла эшчеләр отряды белән җитәкчелек итә, Казанны яклап, ак чехларга каршы чыга. Тик көчләр бертигез булмый. Галиулла дошман кулына эләгә, нык кыйналып, төрмәгә ябыла. Үлем җәзасына хөкем ителсә дә, исән кала. Тиздән Казанны ак чехлардан азат итәләр, төрмәдәгеләр коткарыла.
Сәламәтлеге шактый какшаган Галиулланы Мәскәүгә озаталар. Бераз дәвалангач, ул мөселман коммунистларының Мәскәү комитеты председателе итеп сайлана. Өченче Коммунистик Интернационалның беренче конгрессында катнаша.
1919 елда Галиулланы Гражданнар сугы­шының Көнчыгыш фронтына озаталар. Ул татар кызылармеецларыннан ике полк оештырып, фронтка озата, өченче полкның комиссары булып, үзе дә сугышка китә: Урал казакларына, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыша. Хәрби казанышлары һәм батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, Үзбәкстанның Мактау­лы гражданы дигән исемгә лаек була.
Озак вакытка сузылган бәхәсләр һәм эзлә­нүләрдән соң 1920 елның 27 маенда ТАССР оешу хакында Декрет чыга. Сайлаулар үткәргәнчегә кадәр идарә органы итеп Вакытлыча революцион комитет билгеләнә, җитәкчесе – безгә инде таныш булган Сәхибгәрәй Сәетгалиев. 26 сентябрьдә ТАССР Советларының беренче Оешу (Учредительный) съезды уза. Борһан Мансуров җитәкчелегендә ТатЦИК сайлана. Шулай ук халык комиссарларының Советы сайлана, җитәкчесе итеп С. Сәетгалиев куела. Шул вакытта (С. Сәетгалиев киңәше буенча Галиулла Касимов Мәскәүгә чакыртыла һәм Үзәк партия комитеты тарафыннан Казанга кайтарыла, яңа оешкан ТАССРның хакимиятенә Эшче-крестьяннар инспекциясенең комиссары (хәзергечә әйтсәк, министры) итеп сайлана, С. Сәетгалиевның урынбасары була. Энесе Сәмигулла шулай ук ТАССРның хакимият әгъзасы итеп сайлана. Инспекция Мәс­кәүдәге Эшче-кресть­яннар инспекциясенең Халык комиссариатына буйсына. 1920-1922нче елларда аны И.В. Сталин җитәкли. Димәк, Галиулла Касимов турыдан-туры Сталинның кул астында эшли башлый. Кызганычка каршы, бу факт аның алдагы язмышын фаҗигагә әйләндерә. Яңа оешкан рес­публикада эшне алып бару җиңелдән булмый: Гражданнар сугышы бара, финанслар юк, авыл хуҗалыгы һәм кирәк-яраклар җитештерү тармагы җимерек хәлдә, 1921 елда таралган коточкыч ачлык һәм тиф эпидемиясе. Боларны җиңеп чыгу, Совет мәктәпләрен оештыру, сугыш вакытында таралып беткән транспортны яңадан торгызу, шәһәрләрне ягулык белән тәэмин итү бурычлары тора.
1921 елда Галиулла Касимов Татарстан партия оешмасыннан РКП(б)ның Х съездына делегат булып бара, башка делегатлар белән бергә Кронштадт фетнәсен бастыруда катнаша. Казанга кире әйләнеп кайткач, аңа озак эшләргә туры килми – ТАССР җитәкчеләре (шул исәптән С. Сәетгалиев, М. Солтангалиев, Г. Касимов) коммунистлар партиясенең эшчәнлегенә карата кис­кен фикерләре өчен И.В. Сталинның “кара списогына” эләгәләр. Кырымдагы партия оешмасын ныгытуны сәбәп итеп табып, аларны үзәктән ераг­рак җиргә озаталар. Шулай итеп, Галиулла Кырымга юл тота. Ул анда окружной Комитетның бюро әгъзасы, шул ук вакытта Симферополь шәһәренең окружной Исполком рәисе итеп сайлана. 1923 елда ул янәдән Казанга әйләнеп кайта һәм партиянең Пороховской райкомы секретаре итеп, Татобкомның бюросына сайлана.
1925-1927нче елларда марксизм курсларын тәмамлый. Аннары Көнбатыш Себергә Окружной комитетның бүлек җитәкчесе итеп җибәрелә. Аннан Үзбәкстанга күчерелеп, андагы Үзәк комитетта төрле вазифаларда эшли. 1931 елда кире Мәскәүгә кайтарылып, РСФСРның җир хуҗалыгы комиссариатында эшли. 1932 елдан Кызыл профессура институтында укый башлый. Шул вакытта Урта Азия республикаларында мамык үстерү совхозлары оештыру башлана. Бу эшне җайга салу өчен беренче Бөтенроссия мамык үстерүче совхозлар һәм МТСлар съезды үткәрелә. Анда Галиулла Касимов мамык үстерүче совхозлар һәм МТС­лар Берләшмәсенең үзәк комитеты рәисе итеп сайлана. Ташкентка эшләргә җибәрелә.

Касимов Галиулла гаиләсе һәм әнисе белән. 1920нче еллар ахыры – 1930нчы еллар башы.

Галиулла Касимов, нинди генә югары дәрә­җәләргә ирешсә дә, 1930нчы еллар ахырында чәчәк аткан “кызыл террор”дан читтә кала алмый. 1938 елда ул партиядән чыгарыла. Җитәкчелек вазифасыннан төшерелеп, Роспотребсоюз­да өлкән инспектор булып кына кала. Шул ук ел­да аның өлкән дусты Сәхибгәрәй Сәетгалиев репрессиягә эләгә, атып үтерелә. Галиулланы бу фаҗига, әлбәттә, борчый башлый. Аның өстеннән дә болытларның куеруын ул бик яхшы сизә. 1940 елның маенда ул эшеннән азат ителә. Аптыраш­та калып, яшәр өчен Мәскәүгә кайта. Шул ук елның җәй башында туган авылы Кистемгә кунакка кайта, бертуган сеңелесе Хәмидә һәм аның гаиләсендә яшәүче әниләре Бибикамал белән күрешер өчен Палагай авылына (Хәмидә шунда яши) гаиләсе белән кунакка килә. Кайгы-уйга батканы битенә чыккан була. Туганы Хәмидәгә: “Минем күп кенә дусларымны аттылар инде. Миңа да тиздән чират җитәрдер. “Озын борын” (Сталин) илне һәлакәткә илтә — Германия белән сугыш башланмыйча калмас. Беркем белән дә киңәшләшмичә карарлар кабул итә. Аңа каршы әйтүчеләрне Берия куллары белән юк иттерә”, — дип зарлана. Бу вакытта энеләре Сәмигулла да кулга алынган була инде. Хәмидә апа ире Харис Галеев белән (икесе дә авылда укытучы булып эшлиләр, Харис – мәктәп директоры) Галиуллага: “Мәскәүгә кире кайтма, Палагайда калып, мәктәпкә укытучы булып урнаш”, — дип ялыналар. Тик Галиулла аңлый: ул кая гына яшәсә дә, Кремльдәге корбаннар исемлегенә кергән икән, аннан котылып булмый. Авылда калса, туганнарына да тап төшәчәк, дип кайгыра. Һәм, чыннан да, аның туганнары белән бу күрешүе соңгысы була. Авылдан киткәч, озак та үтми, 1940 елның 25 июлендә өендә төнтү үткәреп, документларын, орденнарын конфискациялиләр. Үзен кулга алалар. Озак еллар буе гаиләсенә һәм туганнарына аның язмышы билгесез була. Лубянка төрмәсендә атып үтерелгән дигән хәбәр генә килә. Тик 1990нчы еллар башында гына туганнары Мәскәү архивыннан аның үлем таныклыгын алуга ирешәләр. Анда язылган: «Касимов Галли Сынгатуллович. Вафат — 1942 елның 2 ноябрендә. Вафат булу сәбәбе һәм урыны – билгесез».
Соңыннан Касимов Галиулла Сөнгатулла улы гаепсез дип табыла. Аның исеме аклана.
Галиулланың өлкән улы Марат атасыннан алданрак — 1941 елда Тула шәһәре астында Бөек Ватан сугышында һәлак була. Кече улы Арслан исә Мәскәүдә Бауман исемендәге институтны тәмамлый һәм гомере буе С.П.Королевның конс­трукторлар бюросында эшли. Кызы Людмила да атасының эшен дәвам итә.

Сәмигулла Касимов

Казан. 1960нчы еллар. Сәмигулла Касимов (сулдан дүртенче) — ветераннар арасында.

Сәмигулла Касимовның да тормыш юлы абыйсыныкына охшаш була. Сабый чактан ук ятимлекнең ачысын тоя, Глазов байларына ялланып эшли башлый. Аларда яшәгәндә, буш вакыт тапкан саен, йортларындагы китапларны, газета-журналларны укырга тырыша. Үзлегеннән русча укырга өйрәнә. Тимер юлда ремонт эшләрендә дә эшли. 1916 елда армиягә алына, Камышлов шәһәрендә урнашкан 157нче запас пехота полкына билгеләнә. Полк мәктәбен тәмамлау белән Румын фронтына җибәрелә. Сугышта катнашуга каршы чыгышлары өчен хәрби-кыр суд тарафыннан хөкем ителә, февраль революциясеннән соң җәзасы сугышның алгы позициясенә җибә­релүгә алыштырыла. Аннан үзенең элекке полкына Уралга җибәрелә. Шунда актив рәвештә революцион фикерләр тарата башлый. Полковой комитет кушуы буенча татар-башкорт ротасын оештыра, үзе рота командиры итеп куела. 1917 елда Екатеринбургта узган Мөселман сугышчыларының съездында катнаша. Озак еллар күрешмәгәннән соң анда абыйсы Галиулланы очрата. Аның белән бергә Хәрби Советка һәм президиумга сайлана. Уралдагы эшчеләр белән очрашулар оештырып, большевиклар эшчәнлеге белән таныштыра, беренче мөселман кызылармеецлар батальонын төзүдә катнаша.
1918 ел башында, каты авыруы сәбәпле, Сә­мигулла Касимов Екатеринбург госпиталендә ике ай ярым дәвалана, аннан ял итәргә туган авылы Кистемгә өч айга җибәрелә. Тик тынгысыз яшь йөрәк монда да ял итә белми. Яшь авылдашларын җыеп, ярлылар комитетын (комитет деревенской бедноты) төзи, беренче Авыл Советын оештыра. Үзе рәис итеп сайлана. Волость, өяз, губерна авыл ярлылары комитеты съездларында делегат буларак катнаша. Ял вакыты узгач, кире армиягә китмәкче була. Тик аны туган ягында калырга үгетлиләр, хәрби ведомство рөхсәте белән, Глазовта яңа оешкан Өяз революцион комитетның мөселманнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе итеп сайлап куялар. Бу вазифада ул 1920 елга кадәр эшли. Совет дәүләтенең төзелеп килү еллары, Гражданнар сугышы котырган вакыт була бу. Глазов өязенә кергән татар авылларында авыл советлары, яңа укыту ысуллары буенча корылган татар мәктәпләре оештыру, аларны уку әсбаплары белән тәэмин итү, укытучылар табып, аларны курсларга җибәреп укыту, авылларда татар клубларын оештыру – болар барысы да Сәмигулланың җилкәсенә төшә. Ул Малмыж­да узган Вятка губернасының милли бүлекләр съездында, Мәскәүдә узган Бөтенроссия укытучылар съездында актив катнаша.
1920 елда Вятка губернасы автоном өлкәләргә бүленә, Удмурт АССРы төзелә. Өяз революцион комитетның, аның милли (мөселман) бүлеге кирәксез дип табыла. Сәмигулланы кире армия сафларына Уфага чакыртып алалар. Анда аны 143нче запас пехота полкының комиссары урынбасары итеп куялар, полкның партия оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Озакламый ул Уфа шәһәр Советына һәм президиумына әгъза итеп сайлана. Тик анда озак эшләргә өлгерми. Ачлык таралу сәбәпле, Урал хәрби округ җитәкчелеге аны Уралдагы һәм Башкортстандагы ач балаларны хәрби ведомство запасларыннан азык-төлек белән тәэмин итәргә билгелиләр. Эрбет шәһәрендә зур балалар йорты ачуга ирешә. Аннары окружной хәрби-политик курсларда укый. 1923 елда аны Алтынчы аерым Алтай кавалерия бригадасына политработник итеп җибәрәләр. Аның составында Алтайда, Урта Азиядә Колчак армиясенең калдыклары белән сугышларда катнаша. 1925 елларга кадәр Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда сугыша. Үзбәк АССРның Хакимияте әгъзасы була. Сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1925 елда Сәмигулла Сөнгатулла улы Казанга кайта, Татар-башкорт хәрби пехота-кавалерия мәктәбенең комиссары итеп билгеләнә. Анда ике ел хезмәт иткәннән соң Мәскәүгә Хәрби-сәяси Академиягә укырга керергә җибәрелә. Тик күзләре начар күрү сәбәпле, комиссия аны үткәрми. 1927 елда отставкага чыгып, Мәскәүдә Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институтына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлый. Бераз Мәскәүдә СССР Госпланында эшләгәннән соң, аны, Татарстан Госпланына рәис итеп, Казанга җибәрәләр (хәзерге телдә әйтсәк – Татарстанның икътисад министры була). 1932 елда Казан энергетика институтына директор итеп күчерелә, анда 1933 елга кадәр (институт ябылганчы) эшли. Шул ук вакытта Казанның Педагогика һәм Энергетика институтларында приват-доцент булып эшли. Аннары ТАССРның Министрлар Советында Радиокомитет һәм радиовещание рәисе, 1936 елга кадәр ТАССРның ОСОАВИАХИМ Үзәк Советы рәисе була, Татарстанның Авыл хуҗалыгы банкында эшли.
1937 елда Сәмигулла Касимов троцкизмда гаепләнеп кулга алына. 10 ел сөргенгә хөкем ителеп, Колымага озатыла. Хатыны Сафура Исхак кызы да кулга алынып, аны сөргеннән югары химик-технолог белеме генә коткара – Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби заводка эшләргә озаталар. Балалары Булат белән Рашатны балалар йортына урнаштыралар. Сугыштан соң аларны бабалары Исхак эзләп таба һәм үзенә ала. Оныкларына яхшы тәрбия, югары белем бирүгә ирешә. Булат математика фәннәре кандидаты була, докторлык диссертациясе яза. Тик яклый алмыйча кинәт үлеп китә. Рашат химия фәннәре докторы була, татар музыкасы белән мавыга, Салих Сәйдәшев белән дус була.
1947 елда сөргеннән кайткач, Сәмигуллага Казанда яшәргә рөхсәт итмиләр, ул Зеленодольск шәһәрендә яши башлый. 1949 елда кабат кулга алынып, тагын 10 елга хөкем ителә. Бу юлы Енисей губернасына озатыла. Сталин вафатыннан соң өч ел узгач кына, 1956 елда гаепсез дип табылып, азат ителә, хокуклары кире кайтарылып, кире партиягә алына. Казанга гаиләсе янына яшәргә кайта. Гомеренең 16 елын сөргендә рудникларда һәм урман кисүләрдә үткәргәннән соң, сәламәтлеге нык какшаган була. Шулай булуга карамастан, лаек­лы ялга чыкканнан соң да, Казанда җәмәгать эшләрендә актив катнаша, истәлекләрен язып калдыра. Советлар Союзының персональный пенсионеры була. 1968 елда вафат була, Казанда җирләнә.
1970 елда Казан шәһәр Советы карары белән шәһәрдә төзелеп килүче урамнарның берсенә бертуган Касимовлар исеме бирелә. Шулай ук безнең якташларыбыз исемнәре белән Глазов шәһәрендә һәм туган авыллары Кистемдә урамнар аталган.

Мәкалә язганда Кистем урта мәктәбе музеенда сакланучы бертуган Касимовларның автобиографияләре, алар турында мәгъ­лү­матлар булган китаплар, сеңелләре Хәмидәнең улы Азат Галеевның язма-истәлекләре кулланылды.

Илмир КАСИМОВ, Кистем авылы.