Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тарихта гына калмыйк!
5.10.2013

Тарихта гына калмыйк!

Тарихта гына калмыйк!

Кайсы гына төбәккә аяк бассаң да, татарларның яшәешен күз алдына китерү өчен милли мәгариф, мәдәният, дин үсеше ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксына башлыйсың. Удмуртиянең төньяк районнарына кергән Глазов шәһәрендә 2010 елдагы халык санын алу мәгълүматы күрсәтүенчә, 6100 татар гомер итә. Алар милли үзенчәлекне саклап, үз телендә аралашып, татар дөньясы белән кызыксынып яшиме? Аларга милли үсеш алу, үзләрен тулы хокуклы милләт вәкиле итеп хис итү өчен мөмкинлекләр тудырылганмы?

… Сәяхәтебез агымдагы елның сентябрь урталарында булды. Көне буе яңгыр явып торуына карамастан, милләттәшләребез безне, “Яңарыш” хезмәткәрләрен, ачык йөз белән каршы алдылар. Глазов шәһәренә барып җитү белән, иң элек, шәһәрнең “Гнездышко” балалар бакчасына юл тоттык. Әлеге бакчада шәһәргә бердәнбер татар төркеме эшләп килә. “Төркемгә 20 бала йөри. Әмма аның 30%ы гына саф татар гаиләләреннән, күбесе катнаш никахтан, хәтта башка милләттән булган балалар да бар (әти-әниләре балаларын татар төркеменә бирергә каршы килмәде)”, — ди балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Антонова.

Әлеге төркемнең тәрбиячеләре — Раилә Нәҗип кызы һәм Рауза Харис кызы Касимовалар. Алар балаларны милли юнәлештә тәрбияләү, телне өйрәтү өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга тырышалар. “Балаларны татар теленә өйрәтү авырмы? Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?” — дип кызыксынгач, алар: “Балалар, гадәттә, мәгълүматны бик тиз отып алалар, кызыксыналар, телне өйрәнү өлкәсендә ничек булдыра алабыз, барысын да эшлибез. Милли уеннар уйнатабыз, җырларга, биергә өйрәтәбез, атнага бер тапкыр татар телен өйрәнүне оештырабыз. Бу дәресләрне яшь белгечебез Нурия Касимова алып бара. Шунысы кызык: татар балаларына караганда, чит милләттән булган балалар татар сүзләрен күбрәк отып ала, телне тизрәк үзләштерә”, — дип сөйләде алар. Моны дәлилләп, кечкенә Архип Алексеев шигырь дә сөйләп күрсәтте. Бер төркем балалар татар телендә җырлар башкарды, такмак әйтешле уеннар уйнады. “Кыенлыклар татар телендә китаплар, дидактик материаллар җитмәве, үзебезнең татар теле юнәлешендәге белемебезне кайда да булса үстерү, тәҗрибә арттыру мөмкинлеге булмау белән бәйле. Башка татар балалар төркемнәре булган бакчаларның тәрбиячеләре белән элемтәдә тору, тәҗрибә уртаклашу, татар конференцияләрендә катнашу мөмкинлеге булса, эш тагын да җанланып китәр иде”, — дигән фикерне җиткерде тәрбиячеләр. Кечкенә сабыйларның өсләренә кигән матур милли киемнәрен, калфак-түбәтәйләрен күреп, аларны кайдан алулары белән кызыксынмыйча булдыра алмадым. Әлеге бакчада эшләүче ханым Нәзилә Алексеева үзе теккән икән аларны. Балалар бакчасында татар төркемен тулысынча милли бизәкләр белән матурлаганнар: татар орнаментлары, милли киемдәге курчаклар, хәтта өстәл-урындыклар да милли бизәкләр кулланып ясалган.

“Чаралар оештырганда, татар төркеме өчен кирәк-ярак сатып алу өчен матди ярдәм итеп торучы даими иганәчеләребез дә бар. Иң беренче чиратта, без “Глазов заводлары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, Удмуртия Дәүләт советы депутаты Кәрим Касимовка зур рәхмәтле. Кайчан гына ярдәм сорап барсаң да, үтенечебезне кире какканы юк. Тик кайчакта акча булып та, татар төркеменә кирәкле милли әсбапларны табып булмый. Татар китаплары турында әйтәсе дә юк, аларны сатып алырга һәрчак Казанга барып булмый бит. Кайчагында: “Милли сәясәт һәм мәгариф министрлыгында утыру­чы белгечләребез нигә азрак республикадагы балалар бакчаларындагы татар төркемнәре һәм мәктәпләрдәге татар сыйныфлары белән кызыксынмый икән?”- дип уйлап куясың”, — ди бакча җитәкчесе Татьяна Антонова. Мине милләте белән яртылаш кына татар булган Татьяна Алексеевнаның татар төркемен җыюы, милли мәсьәләләр буенча янып йөрүе таң калдырды. Аңа һәм татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләргә эшләрендә уңышлар теләп, без Глазов шәһәре татар җәмәгатьчелеге җыела торган “Халыклар дуслыгы йорты”на юл тоттык.

Татар оешмасын биредә Нурзәдә Девятьяров җитәкли. Безне биредә ул һәм тагын берничә милләттәшебез каршы алды.

Гомумән, Глазовта “Халыклар дуслыгы йорты”нда 12 милли оешманың бүлмәсе бар. Биредә һәр оешмага ел әйләнәсендә бер тапкыр мәдәни чара оештыру ае билгеләнгән. Татар мәдәният көннәре март аенда уза икән. Узган ел да китапханәдә әдәби кичәләр, балалар бакчасының татар төркемендә нәниләр белән очрашулар, татар рәссамнарының күргәзмәләрен оештыру һәм башка чаралар белән гөрләп торган. “Татар мәдәнияте көннәренә зур концерт программасы әзерлибез. Монда Глазов, Юкамен, Балезино районнарыннан да ансамбльләр катнаша. Зал шыгрым тулы була. Гүя бу айны бездә бар татарлар уяна”, — дип сөйләде безгә биредәге татар җәмәгатьчеләре.

“Март аенда татарлар җанланып китә, дисез, ә җәен Сабантуй бәйрәме оештырыламы соң Глазовта?” — дип кызыксынам. Нурзадә әфәнде Глазовта берничә ел рәттән инде Сабантуй бәйрәме билгеләп үтелмәве, Сабантуй урынына Глазов татарларының үзенчәлекле үз бәйрәмнәре узуын сөйләп бирде. “Глазовта үз телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен янып йөрүче татарларның күбесе чыгышы белән моннан ерак булмаган Татар Парҗысы авылыннан. Бик күп эшмәкәрләр, дини милләттәшләр чыккан әлеге авылдан. Элек “Кече Парҗы” дип аталган авыл булган. Хәзер инде ул авыл юк. Әмма ел саен җәен, элеккеге авыл халкы шушы урынга җыелып бәйрәм итүне күркәм традициягә әверелдерде. Авыллары бүгенге көндә булмаса да, аның халкы изге җиренә рәхмәтле булуын үзләренең җыр-моңнары, бер-берсе белән элемтәне өзмичә, бирегә җыелуы белән исбатлый. Соңгы елларны без бу чараны «Туган авыл» дип аталган фестиваль формасында үткәрүне гамәлгә керттек. Әлеге тәкъдимне халык бертавыштан хуплады. Бирегә Глазов, Балезино, Юкамен районнарының үзешчән артистлары җыела. Кече Парҗы авылында элек яшәгән барлык кешеләр балалары, оныклары белән килә. Күптән күрешмәгән авылдашлар бергә уйнап үскән ахирәтләрнең бергә очрашуы, күз яшьләре, кочаклашып күрешүләр кебек хис-кичерешләргә бай уза ул. Сәхнәдән ерак түгел Кече Парҗы, аның халкы белән бәйле истәлекләр, фотосурәтләрдән торган “Без — Кече Парҗыдан” дип аталган күргәзмә урнаштырыла. Кыскасы, әлеге бәйрәм Сабан туеннан һич кенә дә ким түгел!” — дип сөйли Нурзадә Харис улы.

Югарыда санап үтелгән чаралардан тыш, Глазовта һәр атнаның якшәмбе көнендә татар телен өйрәнү түгәрәге оештырыла. Монда төрле буын вәкилләре җыела икән. Дәресләрне Айгөл Касимова алып бара. Айгөл үзе дә рус мәктәбендә белем алган, татар телен ул Глазов шәһәрендә яшәүче, безнең “Яңарыш” газетасы укучыларына мәкаләләр авторы буларак яхшы таныш Минзирә ханым Касимова уздырган якшәмбе дәресләренә йөреп өйрәнгән.

Нурзадә әфәндегә: “6 мең татар яшәгән Глазов шәһәрендә бер генә мәктәптә булса да татар сыйныфы җыеп булмыймы? Җитмәсә, быел “Гнездышко” балалар бакчасында татар төркеменең чыгарылыш елы булган. Алар мәктәптә дә татар телен өйрәнүне дәвам итмәсәләр, татар тәрбиячеләренең тырышлыклары юкка чыга бит! — дип мөрәҗәгать иттем. Ул: “Әйе, быел безнең татар сыйныфын ачарга теләгебез бар иде дә …” — дип җавап бирүдән узмады. Димәк, бу хакта кайгыртучы, хәл итүче булмаган.

Көн кебек ачык: татар сыйныфында белем алмыйча, әдәби телдә газета-журналлар, әсәрләр уку, иркен аралашып булмый. Ә шунсыз яшь буынга милли гореф-гадәтләрне җиткерү мөмкин дә түгел.

Сүз дә юк, Глазов төбәгендә татарлар өчен берни дә эшләнелми түгел. Бүгенге көндә зур гына мәчет төзелеп килә. Аның җаваплылыгын Рәшит Касимов үз өстенә алган. Ул мәчет төзелеше турында: “Изге йортыбыз халыктан җыйган сәдака акчасына һәм иганәчеләребез ярдәме белән төзелә. Бүгенге көндә әле мәчет төзелеп кенә килсә дә, дини бәйрәмнәрне уздырудан читтә калмыйбыз. Намазлар уку, аш-сулар уздыру иҗтимагый оешмабыз урнашкан бүлмәдә үтә. Хәзрәтебез — Зөфәр Сабреков. Нәсимә һәм Нурия ханымнар атна саен гарәп телен өйрәтәләр, дини дәресләр алып баралар” — дип сөйләде..

“Ә “Яңарыш” газетасын алдырасызмы, укыйсызмы?” — дигән сорауга Нурзадә әфәнде аңа язылмавы хакында әйтте. “Теләге булган кешегә бу газетаны Татар Парҗысы мәчетендә укырга була”, — дигән сүзләре мине бераз гаҗәпләндерде. Татар җәмгыяте лидеры Удмуртиядәге милли яңалыклар, башка төбәк татарларының яшәеше, милли мәдәнияте, дине, әдәбияты белән кызыксынмый микәнни?! Минем сораулы карашыма ул Глазовта чыгып килгән “Красная знамя” дип аталган шәһәр газетасында ике айга бер тапкыр татарлар өчен “Инзир” дип аталган рус телендә кушымта чыгып килүе турында сөйләп китте. Әлеге газета эчендәге газета өчен Наталья Тютина җаваплы булуын белдек. Сәяхәтебез ахырында аның белән дә танышып аралашу мөмкинлеге булды. Глазовта яшәүче татарлар турында ул: “Үз милләтләре өчен янып йөрүче, бердәм, тырыш халык”, — дигән фикерне җиткерде.

Әлеге сәяхәттән мин дә бу төбәктә үз тарихын өйрәнүгә, мирасларын саклауга зур игътибар бирүче халык яшәвенә инанып кайттым. Соңгы елларда гына да Глазов татарлары турында берничә тарихи китап дөнья күргән. Мисал өчен, Усман Гзюнов тарафыннан “Минем халкымның гореф-гадәтләре”, “Истәлек өчен”, Рәшит Касимовның “Кече Парҗы тарихы”, Азат Галеевның “Топонимика населенных мест Юкаменска, Глазова и Ярских районов Удмуртской республики” һ.б. Әмма татар телен белгән, яшь буынга милли белем бирү мәсьәләләрен кайгырткан Минзирә Касимовалар кебек татар җанлы кешеләр яшьләр арасыннан табылса, алар күбрәк булса, татар тормышы җанланып китәр иде. Киләчәк буынга телне өйрәтүче булмаса, халкыбыз китапта язылган тарихта гына калырга мөмкин бит.

Элмира Нигъмәтҗан