Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тарихны кайтарып
27.08.2020

Тарихны кайтарып

Чүпче татарларының милли хатын-кызлар костюмы элементы — хәситәне рекон­струк­­цияләү тәмамланды. Кис­тем урта гомумбелем бирү мәктәбендәге «Татар йорты» музеенда зәркән эшләнмәләр һәм тәңкәләр 30 елдан артык җыелган. Ниһаять, бүген алар “Нократ хәзинәсе” дип аталган хәситәнең тәмамланган төре буларак тәкъдим ителәләр. Максатыбызга ирештек, безнең тулы костюм әзер булды!
Хәситә өчен тукыма бик җен­текләп сайланды. Костюм элементын Кистем татарлары яшәгән шул чорга якынайтыр­га тырыштык. Моның өчен Апанаевлар гаиләсеннән (Казан шәһәре) XIX гасыр азагы — XX гасыр башына караган тукыма алынды. Эчлек өчен кайчандыр борынгы Коръәннең тышлыгы булган тукыма кисәкләре кулланылды. Хәситә чылбыры дивар сәгатеннән алынды. Татарларда хәситә – хатын-кызның югары статусын күрсәтә торган хикмәтле әйбер. Гаиләдәге иң кыйммәтле әйберләрне хатын-кызга тапшыра торган булганнар. Бу гадәт буыннан-буынга хәситә белән бергә күчкән. Әлеге хәситәне эшләгәндә, үз киңәшләре белән ярдәм иткән Уфада яшәүче оста Илдар Гатауллинга зур рәхмәт.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнар имам-мөхтәсибе.