Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тарихның иң хәерле хатын-кызлары
4.06.2015

Тарихның иң хәерле хатын-кызлары

 Гадәттә, кешелекнең иң хәерле кешеләре турында сөйләгәндә, без Пәйгамбәрләрне искә алабыз. Әмма, еш кына ирләрнең күләгәсе артында калсалар да, тарихта урын алырлык үзгәрешләрдә зур вазифа башкарган хатын-кызлар да булган.

Бервакыт, Пәйгамбә­ребез (с.г.в.с.) таяк белән комга дүрт сызык сыз­ды һәм: «Моның нәрсә икәнен беләсезме?» — диде. Кешеләр: «Аллаһы һәм Аның илчесе яхшырак белә», — диделәр. Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Җәннәт әһеле булган хатын-кызларның да иң хәерлеләре — Хөвәйлид кызы Хәдичә, Мөхәммәт кызы Фатыйма, Гыймран кызы Мәрьям һәм Фиргавеннең хатыны — Мөзәһим кызы Асия», — диде.
Димәк, шушы дүрт ханым җәннәт бакчаларында хатын-кызлардан Аллаһының иң хөрмәтле кунаклары булачак. Җир өстенә алардан да өстен хатын-кыз килмәде һәм килмәячәк. Әлеге дүрт хатын-кыз арасыннан да Пәйгамбәр (с.г.в.с.) икесен аерып: «Җәннәтнең иң хәерле хатын-кызлары — Мәрьям һәм Хәдичә», — диде (Бохари риваяте). Пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә: «Җәннәт ханымнарының иң өстеннәре: Гыймран кызы Мәрьямнән соң — Фатыйма, Хәдичә һәм Фиргавен хатыны Асия», — диде (Табәрани риваяте).
Димәк, дөнья яралган көннән Кыямәткә кадәр җир өстенә килгән хатыннарның иң изгесе — Мәрьям. Кемгәдер бу сәер тоелыр, әмма һәр мөселман өчен дә Мария — Мәрьям беренче урында тора.

Гыймран кызы Мәрьям

Ул моннан ике мең ел элек яши, әнисе Хунна, әтисе Гыймран исемле була. Христианнар аны “Дева Мария” диләр. Чыннан да, ул һәр мөселман өчен дә иң изге хатын санала. Аллаһы Тәгалә моны Коръәндә Үзе әйтә: «Фәрештәләр әйттеләр: «Әй, Мәрьям, Аллаһы сине сайлап алды, сине пакьләде һәм дөньяның башка хатыннарыннан өстен итте» («Әль-Гыймран» сүрәсе, 42нче аять).
Әлбәттә, кешелек Мәрьямне күбрәк Гайсә пәйгамбәрнең әнисе буларак кына белә. Әмма, Мәрьям Гайсәне тудыру белән генә изге дисәк, бу гадел булмас. Алай карасаң, Ибраһим Пәйгамбәрнең, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең дәрәҗәләре Гайсәнекеннән өстенрәк, әмма аларның әниләре (икесенеке дә Әминә исемле) Мәрьям кебек тарихка керә алмадылар. Шуңа күрә, Мәрьям үзенең сафлыгы, ныклы иманы, ихлас гыйбадәте, бетмәс сабырлыгы белән өстен була. Аллаһы Тәгалә аны Коръәндә шулай сыйфатлый:
«Гыймран кызы Мәрьям, ул үзенең сафлыгын саклады. Аңа Җәбраил фәрештә аша рухыбызны өрдек. Мәрьям Раббысының сүзләренә һәм Китапларына инанды, тугры бәндәләрдән булды» («Тәхрим» сүрәсе, 12нче аять).
Мәрьямнең дәрәҗәсенә кул сузган, аның исеменә тел-теш тидергән һәркем диннең дошманы була. Һәр иман иясе Мәрьямне яратырга, аны хөрмәтләргә тиеш. Аллаһыга шөкер, без динебезне тотучы мөселманнар, аны үзләрен “христиан” дип йөрүче күп кенә кешеләргә караганда ныграк яратабыз. Ислам гаиләләрендә киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе Мәрьям булуы — моңа бер дәлилдер. Аның исемен Коръәннең бер сүрәсе йөртә. Белгәнебезчә, Әминә, Хәдичә яки Фатыйма сүрәләре юк.
Без Мәрьямне дә, Гайсәне дә яратабыз, әмма аларга иляһи сыйфат бирмибез. Алар изге, әмма безнең кебек адәм балалары булалар. Гайсә — Аллаһы, яки Аның улы түгел, Мәрьям — «богородица» түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә — Бер, Аның тиңдәше юк. Без укып йөргән «Ихлас» сүрәсе моңа дәлилдер: «Әйт: Аллаһы — Бер, Аллаһы — Мәңге (һичкемгә мохтаҗ түгел), тудырмады һәм тумады. Һичкем Аңа тиңдәш булмады» («Ихлас» сүрәсе).
Аллаһы Тәгалә Гайсә Пәйгамбәрнең атасыз тууын теләде һәм Гайсәгә: «Бул», — диде һәм ул булды. «Аллаһы бернәрсәне теләсә, аңа: «Бул», — дип әйтә һәм ул була» («Йәсин» сүрәсе, 82нче аять).
Мәрьямнең ирсез бала табуын күреп, кешеләр ике тарафка бүленәләр. Берәүләре изге хатынны азгынлыкта гаепли. Гайсәне, уйнаштан туган бала дип, дошман күрәләр. Икенчеләре, ярның икенче ягына бәреләләр: Гайсә — Аллаһының улы, диләр. Әмма, мөселманның көй­мәсе елганың уртасыннан барырга тиеш. Мәрьям Гайсәне зинадан тапмый, алай гына да түгел, аның пакь тәненә бер ир күзе дә төшми, бер ир кулы да тигәне булмый. Мәрьям дә, Гайсә Пәйгамбәр дә — изге затлар, әмма Аллаһының колларыдыр. Әгәр Раббыбыз Адәм белән Һаваны атасыз һәм анасыз булдырырга кодрәтле икән, Аның Гайсәне атасыз булдырырга кодрәте җитмәсмени? Гайсәнең тууы — кем өчен­дер зур могҗиза, кем өчендер зур фетнә һәм адашу була.

(Дәвамы бар)

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.