Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тарихның иң хәерле хатын кызлары
13.08.2015

Тарихның иң хәерле хатын кызлары

Хөвәйлид кызы Хәдичә

Сөекле Пәйгамбәребез Хәди­чәсе белән 25 ел гомер ит­теләр. Аллаһы Тәгалә алар­ның мәхәббәтләрен күптөрле сынаулар белән ныгытты. Алар бергәләп ут эчләрендә яндылар, күпме суларны гизеп чыктылар. Пәйгамбәребез Хәдичәсе исән булганда да аңа булган хисләрен яшермәде. Хәдичәне җирләгәч тә, аңа булган хөрмәтен гел сөйләп торды. Пәйгамбәребезнең хатыннарыннан Гаишәнең иң нык көнләшә торганы Хәдичә булды. Гаишә: “Пәйгамбәребезнең хатыннарыннан Хәдичәгә кебек берсенә дә көнләшмәдем. Гәрчә аны күргәнем булмаса да. Ул аны гел искә ала иде. Еш кына сарык суйгач, аның бер өлешен кисеп, Хәдичәнең якыннарына җибәрде. Кайвакыт мин аңа: “Бу дөньяда Хәдичәдән башка хатын-кызлар юктыр инде”, — дип тә әйтә идем. Ул: “Хәдичәм шундый, шундый иде. Ул миңа балалар тудырды”, — дип сөйли иде, — дип әйтә (Бохари җыентыгыннан). Шулай итеп, Хәдичә 25 ел иренә изгелек кыла, аның өчен бернәрсәсен дә кызганмый. Ул аңа беркайчан тавышын күтәрми, каршы бер сүз әйтми. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең күңеле төшеп, канаты каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен сүзен дә, җаен да таба белә. Әлбәттә, Хәдичәнең изгелекләре нәтиҗәсез калмый. Бервакыт, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тау тишегендә Җәбраил фәрештәдән Коръән дәресләре ал­ганда, аның янына Хәдичә килә. Җәбраил аны алдан күреп: «Синең яныңа Хәдичә килә, ул сиңа савыт белән ризыкмы, сумы алып килә. Килгәч, аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам тапшыр. Аны җәннәттә көткән йорт белән сөендер. Ул йортта һичбер борчу һәм тавыш булмас», — дип әйтә. (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Мөхәммәт кызы Фатыйма

Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең иң кече, иң сөекле кызы. Пәй­­гамбә­ребез (с.г.в.с.)нең ва­фа­ты вакытында аның янында булган бердәнбер баласы. Иң хәерле мәхлук булган Пәйгамбәребезнең кулында үсә, аның тәрбиясен ала. Изге ананың изге кызы, Гали ибн Әбү Талипның изге хатыны, Хәсән белән Хөсәеннең изге әниләре була.
Хәдичә Раббысының хозурына кит­кәч, Пәйгамбәр (с.г.в.с)нең күңелен юатучы була. Әгәр бүлмәгә Пәйгамбәр (с.г.в.с) керсә, Фатыйма аны басып каршы ала, әгәр Фатыйма керсә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) һәрвакыт урыныннан тора.
Галинең мәһер бирерлеге булмагач, ул Фатыйманың кулын сорарга оялып йөри. Шулвакыт, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Кая, теге көбәң (кольчуга) бар бит синең, шуны алып кил», — ди. Җимерек көбә белән галәмнең иң хәерле хатыннарының берсе Фатыйма кияүгә чыга. Дәрәҗәле хатын булу өчен зур мәһәр һәм бай туй кирәкми…

Мөзәһим кызы Асия

Иң хәерле хатын-кыз булыр өчен иң хәерле ирдә кияүдә булу шарт түгел икән. Асиянең ире кешелекнең иң явыз, иң имансыз ир заты — Фиргавен була. Зәгыйфь бәндә үзенең патшалыгы, меңнәрчә коллары белән масая. Ул тау башына менеп, бөтен халыкны җыя: «Мин — сезнең бөек Раббыгыз», — ди. Бар кешене үзенә табынырга мәҗбүр итә, аннан башка затка гыйбадәт кылырга теләүчеләрне һәлак итә. Бичара патша үзенең җир шарының бер кечкенә генә шәһәрендә яшәвен, җир шарының кояш системасындагы бер кечкенә генә нокта булуын, кояш системасының галактикада никадәр кечкенә урын алуын, галәмдә миллионнарча галактикалар барлыгын һәм барысының да Бөек Раббының мәхлуклары булуын белми. Кызганыч, астрономиянең бүгенге казанышларын белеп тә, тау башларына менеп: «Мин — галәм хуҗасы», — дип шапырынучы фиргавеннәр бүген дә аз түгел.
Асия Фиргавеннең сараенда муллыкта йөзә, аның тирәсендә көн-төн хезмәтчеләр йөгереп, ул ни теләсә — барысын китереп тора. Гадәттә, кешенең табигате рәхәткә сөенсә дә, Асиянең йөрәге ире кылган явызлыкларны кабул итә алмый. Шуңа күрә, Фиргавеннең төпсез казнасы да, бөек тәхете дә аны куандырмый. Залимнең үз өендә яшәүче хатыны аңа табынып, аның колы булырга теләми. Асия, Муса Пәйгамбәрнең чакыруы белән, галәмнәр Раббысы Аллаһының гына колы булуны сайлый. Иренең явызлыгыннан сак­ланып, ул күпмедер вакыт үзенең иманын яшереп килә. Беркөнне, кызының чәч тараучысы хак иманга килеп, аны Фиргавен белеп ала һәм сабыйлары белән бергә газиз ананы кайнап торган майга салдыра. Асия бу гаделсезлеккә түзә алмый һәм иренә каршы чыга. Бу хәлгә тәкәббер Фиргавен ачуының иге-чиге булмый. Шул көннән Асиянең өстенә бик күп сынау­лар килә. Ахыр чиктә, патша, Асияне сындыра алмагач, чүл уртасына алып чыга. Ике аягыннан һәм ике кулыннан дүрт аркан белән бәйләп, эссе кояш астында калдыра, өстенә зур таш бастырып куя. Кем ышаныр иде бу хәлгә? Чүл уртасында, таш астында, аяк-куллары бәйләнгән, Фиргавеннең иң зиннәтле сараенда яшәп, чиксез муллыкта йөзгән, кадер-хөрмәттә яшәүче Мисыр патшабикәсе Асия ята. Әйе, дөнья җәннәтенә алданмыйча, ул хаклык, гаделлек юлын сайлый. Гомеренең соңгы мизгелләрендә Асия үзенең изге догасын кыла, ул көннәрдән 3000 еллап вакыт узса да, Аллаһы ул ханымның догасын ахырзаманга кадәр бөтен кешеләргә үрнәк буларак Коръәндә саклый: «Йә, Раббым, миңа Үзеңдә җәннәттән йорт сал, мине Фиргавеннең явызлыгыннан һәм залим булган Мисыр халкыннан коткарсаң иде» («Тәхрим» сүрәсе, 11нче аять).
Соңгы мизгелдә, Аллаһы яраткан бәндәсе Асиягә әзерләгән бүләген күрсәтә: ул үзенең җәннәттәге йортын күреп, Аллаһы хозурына, яраткан Раббысына кунакка китә.

«Милләт аналары»

Ахырзаманга якынайган саен, адәмнәрнең дәрәҗәләре артуга бармас инде. Шулай да, җир өстенә — ихлас гыйбадәтен кылучы, үз гаиләсе, милләте өчен янып яшәүче ханымнарыбыз килгәләп тора. Дәһшәтле сугыш чорларында күпме әнкәйләребез 6-7 бала белән ялгыз калып, үз иманнарына тугры булганнар, диннәрен, намазларын саклаганнар. Бервакыт, Туфан ага Миңнуллин (урыны җәннәттә булсын) әнисен искә алып утырганда: «Гитлерга каршы безнең әтиләр түгел, әниләр киткән булса, 4 елда түгел, бер елда җиңеп кайтырлар иде», — дип шаяртып әйтеп куйган иде. Аллаһы Тәгалә кулларына корал тоттырып, дошманга каршы аталарны җибәрсә, гаилә-балаларны, киләчәк буынны саклауны аналар кулына тапшырган. Шуларның ныклыгы, сынмас сабырлыгы белән бүген халкыбыз исән. Раббым, әбекәйләребездән разый булсын, каберләрен оҗмах бакчаларының бер бакчасы итсен.
Аллаһыга шөкер, бүген дә динне, халыкны, милләтне, телебезне саклауда хатын-кызның роле гаять зур. Балалар бакчасына мыеклы тәрбиячеләрне кертеп булмый. Күпчелек мәктәпләрдә дә ир затлары санаулы гына. Кайбер авылларга барсаң, имамнар да эшләмәгән эшне башкаручы остабикәләр, авылы өчен янып яшәүче гаҗәеп ханымнарыбызны күрәсең. Укытулар да оештырганнар, җәен балаларны да җыялар. Аларны, чыннан да, Риза хәзрәтнең сүзләре белән, «милләт аналары» дип әйтергә буладыр.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.