Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тарихи шәһәр эзләре
10.10.2013

Тарихи шәһәр эзләре

Тарихи шәһәр эзләре

Тарихи шәһәр эзләре

Удмуртиянең төньягында урнашкаш Глазов шәһәренә килеп керешкә игътибарымны күз рәсеме төшерелгән баннер җәлеп итте. Нинди күз бу? Нәрсәне аңлата? Биредә яшәүче халык сөйләвенчә, төзелеше ягыннан уникаль булган бу шәһәр күз формасын хәтерләтә икән. Шушы үзенчәлеге белән ул Россия һәм Европадагы, башка шәһәрләрдән аерылып торучы бердәнбер шәһәр. Тик ул төзелеше ягыннан гына түгел, ә шәһәр янында урнашкан археологик һәйкәлгә ия булуы белән дә үзенчәлекле. Бүгенге көндә Россия Хакимияте тарафыннан сакланучы Иднакар археологик һәйкәле тарихи мирас исемлегендә.

Иднакар — Чепца һәм Пызеп елгалары кушылган урында, Глазов шәһәреннән 4 чакрым ераклыкта Солдырь тавында урнашкан. IX-XIII гасырлар шәһәрчеге. Аның мәйданы 4 гектар тәшкил итә. Казу эшләре алып барганда биредә корылмалар, торак урыннары, ныгытмалар булуы ачыкланган. Әлеге шәһәрчек төньяк удмуртларның һөнәрчелек, сәүдәгәрлек һәм мәдәни үзәге буларак танылган. Биредә төрле ил сәүдәгәрләре сатучылык иткән. Бу хакта бик күп табылдыклар сөйли. Иднакар районның иң уңайлы урынында урнашкан, чөнки шәһәрнең тирә-юне 10 км ераклыктан да күренә торган булган. Әлеге шәһәрчек ничек барлыкка килгән соң? Бу хакта сүз кузгалткач, глазовлылар бер удмурт риваяте сөйләделәр. “Күп гасырлар элек Солдырь тавына Донды исемле бер баһадир дүрт улы белән килеп урнашкан. Уллары Идна, Гурья, Весья һәм Зуй – бик көчле һәм кыю егетләр булалар, бер-берсе арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыккан вакытта хәтта бүрәнәләр һәм чуен герләр белән атыша торган булганнар. Егетләр буйга җитеп, үз гаиләләрен кора башлагач, биредә баһадирларга кысан була башлый. Шуңа да әтиләре Донды, кече улларын ияртеп, башка җирлекләргә күчеп китәләр, ә олы улы Идна Солдырь тавында яшәп кала. Удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә Иднакар – “Идна шәһәрчеге” (“кар” – шәһәр, ә “Идна” – Игнат исеменнән алынган) дигәнне аңлата. Идна әтисеннән калган җирлектә яшәп калып, уңышлы гына аучылык эшен алып бара. Шунысы кызык: кышын ауга агачтан эшләнгән чаңгыда түгел, ә алтын чаңгыларда йөргән дигән фаразлар да бар. Бүгенге көнгә кадәр Глазов районында Дондыкар һәм Весьякар авыллары сакланган. Тик, кызганычка каршы, Иднакар шәһәренең бернинди дә корылмалары сакланмаган, бары тик исеме һәм шәһәр урынында археологик казу эшләре алып барылган басу гына калган.

Шулай да әлеге шәһәрчекнең тарихы бөтенләй дә эзсез түгел, бүгенге көндә Глазовта “Иднакар” дип аталучы 2 мәйданга бүленгән тарихи-мәдәни музей-тыюлык эшләп килә. Музейның беренче мәйданчыгы кайчандыр нәкъ Солдырь тавында урнашкан шәһәрчек урынында булса, икенчесе ул елларның күп кенә экспонатларын үз эченә алган Глазов шәһәрендәге музей.

Музей 1999 елда ачылган. Биредә урта гасыр кешеләренең тормышын, һөнәрен, мәдәният һәм сәнгатен чагылдыручы 500гә якын экспонат урын алган. Шулай ук музейда “Урта гасыр торагы” һәм “Урта гасыр тимерчелеге” дип аталган, әлеге өлкәләрне чагылдыручы аерым почмаклар оештырылган. Иднакар шәһәрчегенең чәчәк аткан вакытын тулаем күз аллау өчен диорама булдырылган.

“2008 елда музеебызда “Удмуртларның ата-бабалары һәм аларның күршеләре” дип исемләнгән яңа экспозиция ясалды. Биредә шәһәрчекнең мәдәни катламын күзаллау өчен дә бик күп мисаллар күрергә була. Чепецк гаскәрләренең Болгар һәм Русия кенәзләре белән бәйләнеше турында сөйләүче экспонатлар шулай ук биредә булучыларда кызыксыну уята”, — ди музей җитәкчесе урынбасары Алексей Кириллов.

Музейда күптән түгел укучылар өчен интерактив күргәзмә дә булдырылган. Бу нәрсәдән гыйбарәт? Зур гына агач тартма эченә ком салынган һәм шунда Иднакар җирлегендә казу эшләре алып барылган чакта табылган төрле савыт-саба кыйпылчыклары, эш кораллары яшерелгән. Укучылар уен барышында үзләрен археологлар итеп хис итәләр. Әлеге эш алар өчен бик кызыклы. Һәр табылган кыйпылчык турында сүз алып барып, аның ни өчен кирәк булуын аңлау өчен бик күп укырга кирәк. Бу ул еллардагы тормышны тагы да тирәнрәк өйрәнү өчен кирәк”, — ди белгечләр. Укучылар Урта гасырда яшәүче кешенең киемнәре белән дә таныша алалар. Кыскасы, музейда өлкәннәр һәм укучылар өчен бар да кызыклы. Музейның төп максаты – төрле юнәлештә фәнни-тикшерү эшләре алып барып, Иднакар шәһәре турында тулырак мәгълүмат алу. Россиянең һәм шул ук вакытта Удмуртиянең галимнәре инде күп еллар музей белән хезмәттәшлек итәләр. Һәр елны тыюлык мәйданында казу эшләре һәм фәнни-конференцияләр оештырыла. Глазовның педагогия институты студентлары биредә практика узып, табылдыкларга тап булалар икән. Алар музей җирлегендә үсүче 20ләп төп үлән саклап калуга мохтаҗ булуын да ачыклаганнар.

Музей җитәкчеләре киләчәктә Иднакарны күпсанлы сәяхәтчеләр һәм шәһәр халкы өчен ял итү урыны буларак күрәләр. Элек шәһәрчек булган урында ачык һавада музей комплексы булдырырга дигән хыяллары, фикерләре бар. Тик бу эш күп чыгымнар таләп иткәнлектән, әлегә тоткарлыклар бар.

Әле сентябрь аенда гына нәтиҗә ясалган “Россия 10” бәйгесендә “Иднакар” музее да катнашты. Бүгенге көндә әлеге музей бәйгенең икенче баскычын үтеп, 54нче урынга чыкты, тик 30 иң яхшы дип табылган объектлар исемлегенә кермәде.

Минемчә, бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче әлеге музей-тыюлык киләчәктә Глазовны тагын да танытып, Удмуртия җирлекләренә сәяхәтчелекне тагын да активлаштырып җибәрергә мөмкин. Кем белә, бәлки әлеге бәйге нәтиҗәсендә шәһәрчеккә игътибар артып, хыялларны тормышка ашырырга мөмкинчелекләр дә туар.

Ләйсән Әхмәтова