Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Таныш булыйк!
25.12.2015

Таныш булыйк!

«Татар кызы — 2016» бәйгесенә әзерлек кызганнан-кыза бара. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуын исәпкә алып, 10 декабрь көнне өстәмә кастинг узды һәм катнашучыларның саны бер кешегә артты.  Шулай итеп, «Татар кызы — 2016» республикакүләм бәй­гесенең финалында 14 кыз катнашачак.

Эльза Абдуллина Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән. Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетында белем ала. Киләчәктә яхшы табиб булу, пациентларның ышанычын һәм хөрмәтен яулау теләге белән яна. Шулай ук киләчәктә тату һәм ныклы татар гаиләсе корып, булачак тормыш иптәше белән сау-сәламәт, бәхетле балалар тәрбияләп үстерергә тели. “Кызганычка каршы, Удмуртиягә күчеп килгәч, янәшәмдә татар студентлары күп булуга карамастан, көндәлек тормышымда татар сөйләме кимегән кебек иде. “Иман” татар яшьләре белән араларыбыз якынлашкач, барысы да үзгәрде”, — ди Эльза.

Лиана Гайнетдинова — Ижау кызы. Удмурт дәүләт университетының юриспруденция факультетында белем ала. Тәвәккәл, ачык, тиктормас кыз. “Татар кызларына матур булу гына аз, иң элек, аларның күңелләре күркәм булырга тиеш. Халкыбызның тарихы кызыклы, мәдәнияте кабатланмас, милли ашларыбыз телләрне йотарлык. Татар кызы гаилә учагын сак­лаучы буларак, халкыбызга булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен үз балаларында да тәрбияләргә тиеш. Башкалабыздагы балалар бакчаларында милли төркемнәр, татар сыйныфлары, күптөрле татар оешмалары булуына чын күңелдән шатланам. Тик шулай да, барлык татарлар да милли тормышта актив катнаша дип уйламыйм. Битарафлар да җитәрлек. Бу хатаны төзәтәсе иде. Конкурста катнашачагым бил­геле булгач та, гаиләдә якыннарыма: “Хәзер минем белән бары тик татарча гына сөйләшегез. “Татар кызы — 2016” бәйгесендә катнашып, туган телемдә иркен сөйләшә алмасам, оят булачак”, — дип, сүземне нык тоттым. Алар миңа һәрчак ярдәм итәләр”, — дигән фикерләре белән уртаклашты Лиана.

401Айгөл Ахунова — Ижау кызы, Г.Тукай исемендәге 6нчы татар гимназиясендә укый. “Татар кызы үз туган телен яхшы белергә, үз халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынырга тиеш. Татар телендә аралашудан оялырга ки­рәкми. Яраткан ризыгым — бәлеш. Тик мин аны әлегә пешерергә өйрәнмәдем”, — ди Айгөл. Киләчәктә ул укуын уңышлы тәмамлап, югары уку йортына укырга керергә тели. Хыялы — эшмәкәр булу.