Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Таныш булыйк! «Татар кызы — 2016»
15.01.2016

Таныш булыйк! «Татар кызы — 2016»

431  Алинә Альберт кызы Ханова — үз алдына куйган максатларга һәрвакыт ирешүче Ижау кызы. Аңа 23 яшь. Үзе югары белемле икътисадчы булса да, хореограф булып эшли. “Төрле жанрдагы конкурсларда катнашырга бик яратам. Күп еллар буе — сәхнәдә. Татар, башкорт биюләре башкарам. “Татар кызы -2016” матурлык бәйгесенең дә барлык сынауларын лаеклы узып, финалга узармын дип ышанам”, — ди ул. Алинаның шәхси хореография студиясе бар. Аның теләге — киләчәктә зур коллектив булдырып, зур дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу. “Минем үземне биюче дип түгел, көчле һәм җиңелмәс кеше итеп күрсәтәсем килә”, — ди ул. Алина татар һәм француз телләрендә аралаша, укырга ярата, сәйләннәрдән бизәнү әйберләре үрә, бүгенге көндә шәрык биюе костюмын чигү белән мәшгуль икән. “Россия 1” телеканалы уздырган “Большие танцы” телепроектының җиңүчесе.

Резедә Рамил кызы Конафина Ижауда туып-үскән, 18 яшь. Резедә элемтәче белгечлегенә укый, ресторанда эшли. “Аэробика, акробатика, гимнастика, балет, бал биюләре белән шөгыльләндем. Гомумән, бию белән бәйле һәр юнәлешне яратам. Бик теләп фитнеска йөрим”, — ди ул. Резедә югары белем алып, алдына куелган максатларына ирешергә, нык­лы татар гаиләсе төзергә хыяллана.

 

 

 

Ижау кызы Рәмилә Роберт кызы Шәфыйковага 23 яшь. Удмурт дәүләт университетының 5нче курсында психолог һөнәрен үзләштерә. Татар, рус, инглиз телләрендә сөйләшә. Рәсем ясарга, сәяхәт итәргә, биергә ярата. Рәмилә балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәргә тели, хыялы да — хәйрия фонды ачу. “Һәр татар кызы үз милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәт­ләрен белергә тиеш. Мин дә шуңа омтылам”, — ди.

 

Ләйсинә Рәсил кызы Латыйпова катнашучылар арасында иң яше, аңа бары тик 16 яшь кенә. Ләйсинә “Асылъяр” татар җыр һәм бию ансамбленә йөри, биергә ярата. 9нчы сыйныфны тәмамлап, медицина колледжына укырга керергә хыяллана. “Мин үз милләтемне бик яратам, аның тарихы турында күбрәк белергә тырышам. Казан­да узган Татар балалар лидерлар мәктәбендә белем алуыма чиксез шатмын. Чөнки анда халкыбызның мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек тудыралар. Танылган шәхесләр белән очрашулар да күңелемә уелып калды. Үз халкым белән горурланам”, — ди Ләйсинә. Өч ел рәттән “Иман” татар яшьләре оештырган “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда булып, үзенә күп дуслар таба.