Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.04.2016

Таныш булыгыз!

Рамил Шәйхетдин улы Шәмсетдинов Татарстан республикасындагы Мөслим районының Бүләк авылында 1957 нче елның 22 нче июлендә дөньяга килә. Тормыш юлы бик гади: авыл мәктәбе, Минзәлә шәһәренең техник училишесы, армия сафлары, 1980 нче елда Чаллы шәһәренә килеп урнашкач, КамАЗ заводында эшләп, илле биш яшеннән пенсиягә чыгып, иҗат дөньясына кереп китә.
Иҗат итүенең максатын ул болай дип аңлата: “Арабызда ялгыш юлга басучылар аз түгелдер. Бәлки ялгыш юлдан кереп киткән кешеләрнең кайберләре, минем язган хикәяләремне укыганнан соң, үзләренең үткәннәрен сызып ташлап, туры юлга басарлар диеп өметләнәм. Илле сигез ел яшәгән гомернең хәтер йомгагын сүтә башлагач, кызыклы, гыйбрәтле хәлләр бик күп шул, аларга чит кешеләрдән ишеткәннәрен дә өстәсәң, язасы хикәяләр аз булмас. Ходай ярдәменнән ташламаса, озакламыйча язылган романнарының берсе — “Атылган йолдызым” дигәне — китап булып чыгачак”.
Рамил Шәмсетдиновның иҗаты белән якыннан танышу өчен бүгенге санда аның “Асыл коштай хәзинә” әсәрен тәкъдим итәбез.

Асыл коштай хәзинә (хикәя)

Бүген тагын бозлавык, тагын җепшек кар яуды.
Бо­з­лавык вакытында све­тофор каршысында дежур торудан да уңайсыз эш юк.
Нинди хәл бу!? Светофорга килефп җиткәндә, КамАЗ машинасының прицебы уң ягына салулап, кыегая башлады. Кырыендагы, метр ярым тирәсе ара калдырып барган җиңел машинаны бәрә язды. Ничек инде мондый машинаны туктатмыйсың? Илдус таягы белән юл читенә күрсәтеп, КамАЗ машинасын кырыйга чыгарып туктатты. КамАЗ машинасының прицебын узган иде, артта сигнал тавышы ишетелгәч, борылып карады. Урта рәттән тизлеген дә киметми десятка килә иде. Җәй көне яки коры көн булса, туктап та өлгерер иде. Светофорга якынайгач, ул тормозына басты. Бозлавык юлда машинасының арты сул якка китә башлагач, тормоздан җибәрде, ахры. Десятка уң якка азрак чыкты да әйләнеп китте. Юл читенә таба салулап өч йөз алтмыш градуска әйләнеп чыкты да, бик зур тизлек белән юл кырыенда торган КамАЗның прицебы астына килеп керде. Шофер утырган урын прицепның поч­магына туры килде. Десятканың моторына нәрсә булгандыр, бөтен машинаны ап-ак пар каплады. Әйтерсең руль артындагы кешенең җаны чыгып, ап-ак болытка әйләнеп машинаны каплап алды да, күккә күтәрелеп юкка чыкты. Илдус: “Бу машинаның руле артындагы кеше шыр исерек, исерек булмаса, руль артында — хатын кыз,” — диеп уйлап, килеп бәрелгән машинага таба йөгерде. Йа Ходай!!! Руль артында чынлап та хатын кыз, бите күренми — прицеп астына кереп киткән, аксыл сары чәчләре генә күпереп тора. Киеменә караганда, бик яшь, акчалы икәне күренә. Акчалы булмыйча, десятка машинасы шәһәрдә яңа гына күренә башлады бит әле. Кыска күн куртка, кыска итәк кигән. Башыннан чишмә булып кан ага…
Үзенең туган көнендә, егерме сигез яше тулган көнне мәрхүм булган Роза, нәкъ ике ел элек үзенең яшь гомерен якты дөньядан алып китәчәк тормыш юлын сайлаганда, “Юл читендәге туктап торган машинаның прицебына бәрелеп үләрмен, — диеп, башына да китермәгән иде шул. Һе, нинди мәгънәсез җөмлә килеп чыкты. Алай итеп уйласаң, бу дөньяда яшәп тә торасы юк.
1997 елның 27 нче октябре, ике елга алданрак…
— Роза сеңелем, син минем бердәнбер туганым, башка туганнарым булса, шулар арасында сине иң яратып хөрмәт иткәне диеп әйтер идем. Матур итеп сөйли дә белмим инде иптәшләр, дөресен генә әйткәндә, аңлыйсыздыр инде минем нәрсә әйтергә теләгәнемне. Кыскасы, сеңелем, сине туган көнең белән котлыйм, бәхетле бул. Ирең Нәфис белән ничек тату, матур итеп яшәгәнсез, киләчәктә дә шулай кешеләрне көнләштерерлек итеп яшәгез! Бокалларыгызны күтәрми торыгыз, минем тормыш иптәшем Фәнүзә, сине котлап, бер матур җыр җырлагач күтәрерсез, иптәшләр.
— Нишләп мин җыр гына җыр­ларга тиеш, башта азрак сөйлим хөрмәтле кунаклар… Шул вакыт ишектә кыңгырау шалтырады. Розаның абыйсы Радик сикереп кенә торды да:
— Бүленмәгез, иптәшләр, минем яныма килделәр, — диеп, ишек ачарга китте. Радик алдан әйтеп куйган булгач, Роза белән Нәфис “Безгә кем килде микән?” — диеп аптырамадылар. Радик үзе янына килгән өч хатынны бәләкәй бүлмәгә кертеп җибәреп:
— Эшегез беткәч, мине ча­кы­рырсыз, — диеп, ишеген ябып куйды. Биш минут та узмады Радикны бүлмәгә чакырдылар. Идән уртасында сап-сары алтын төсендә КамАЗ машинасының унике балансир втулкасы, көмеш кебек ялтырап торган утыз балансир кольцосы, унсигез руль бармагы, русча әйкәндә, рулевой палец ята. Радик алдан санап куйган акчасын хатыннарның берсенә тоттырды да:
— Гафу итегез инде, кызлар, бү­ген барып алып булмады, авылдан әти белән әнине сеңелкәшнең туган көненә алып киләсе булды.
— Зыян юк, Радик, әле кайчан ишетер идек шундый матур, моңлы җырны. Кем җырлый шулай матур итеп?
— Минем хатын җырлый кызлар, минем хатын.
— Менә хәзер аңлашылды, ни өчен башка хатыннар ягына борылып та карамаганың. Югыйсә, кайберләребез каршы түгел иде. Шаяргандай итеп әйтеп караган вакытлар булды, гафу ит инде безне, яңадан авыз да ачмыйбыз ул турыда.
Радик хатыннарны озатты да алар алып килгән әйберләрне кровать астына яшереп, кунаклар арасына чыкты. Заводтан әйбер урлап алып чыккан хатыннарның, әйберләрен өйләренә алып кайтырга мөмкинлекләре юк шул. Берсе малосемейкада яши, күршеләре сизсә, сатачаклар. Икенчесенең ире милициядә эшли. Өченчесенең — үткер телле, матур ирләр күрсә, күзе елтырый торганының — ире алкоголик, иреннән яшереп акча җыя, ире белән аерылышырга җыена.
Хатын-кыз хатын-кыз буламы соң инде “Теге хатыннар минем абыйга нәрсә алып килделәр микән?” — диеп карамаса. Кунак­лар таралгач, Роза “КамАЗ” маши­на­сының запчастьләрен кровать астыннан тартып чыгарды да иренә:
— Кара әле, Нәфис, бу втулкаларны, кольцоларны, палец­ларны бездә ясыйлар бит. Кем­нәр алып чыктылар микән бу әйберләрне? Кыйбат тора микән? Ничәшәр сум акча эшләделәр микән? — диеп, сорауларын яудыра башлады. Аның ише әйбергә бик исе китми торган Нәфис:
— Башыңны ватма әле. Безгә нәрсәгә кирәге бар соң ул әйбер­ләрнең?
— Ничек инде башыңны ватма, синең борын төбеңнән әй­бер алып чыгып китеп акча эш­ләсеннәр, башыңны ватма имеш. Токарь булып эшли торган Нәфис нечкә генә кольцоны тотып карады да:
— Минем менә мондый кольцоны ясаганым бар, шушындый калын тышлы торба булса, биш минут җитә берне ясарга.
— Оһо! Әйдә син дә эштән ясап алып кайт әле, абыйга сатабыз, ничек алып чыгарга микән диеп куркып торасы юк, вахта аркылы үтмисез.
— Минем эшем беткәнме әллә? Каян алыйм мин мондый торбаны? Зур тимер кисәге бозып, кольцо ясаганыңны күрсәләр, эштән куарлар.
— Мондый калын тышлы торба кайда да булса бардыр бит инде ул?
— Уф Аллам, бер рюмка җи­бәрим дә ятып йоклыйм әле, әнә сорауларыңны абыеңа бир. Ул бик күп белә аның ише әйберләрне.
— Әй сиңа сөйләдең ни, сөйләмәдең ни. Диван, телевизор, токарный станок булса, сиңа бер әйбер дә кирәкми.
Хатынының андый гадәтенә күнеккән Нәфис кул гына селкеде дә кухняга чыгып китте. Роза дүшәмбе көнне абыйсының нинди хатыннарны утыртып алып кайтып киткәнен, тукталышта кешеләр арасыннан күренми генә карап торды. Көч-хәл белән иелеп, машинага утырып киткән хатыннарның йөзләрен хәтерләп калды. Берсен күргәне бар, кайда эшләгәнен дә белә. Менә сиңа мә!!! Әйтмәсәм дә булмады! Тагын дүрт хатын әкрен генә барып, бер машинага утырып кайтып киттеләр. Әллә каян сизелеп тора буш түгеллекләре. Бер үк елны заводта эшли башлаган таныш хатыны Нәфисә бер хатын белән машинага утырып китте. Йа Ходай! Монда да эш кайный икән бит. Кешеләр ике сменада, ике эштә эшлиләр. Ух Нәфисә! Дус булып йөргән буласың. Ярый, тел төбеңне чишәрмен мин синең иртәгә. Икенче көнне Нәфисә бик ялындырып тормады. Розаның бер генә соравын да җавапсыз калдырмады. Заводтан әйбер урлап сату чире әле күптән түгел генә башланган икән. Нәфисә:
— Беләсеңме, Роза? Әгәр дә вахтада үзем белән бер мәктәптә укыган хатын тормаса, куркыр идем. Баштагы вакытларда алып чыккан әйберләремне сата алмый интектем. Ярый инде хатыннарга рәхмәт, Радик белән таныштырдылар. Эштән ирем килеп ала. Ул килеп алмаса, трамвай белән кайтамын. Роза әйбер алып чыгарга бик тиз өйрәнеп китте. Вахтада торган хатын белән бик ныгытып дуслашып киттеләр. Тегесе Розаны тагын бер хатын белән таныштырды. Алып чыккан әйберләрен Нәфисә белән бергәләп абыйсына сатты. Нәфис хатынының кыек юлга басканын аңламады да. Нәфиснең үз тормышы көйләнеп куелган, Швейцария сәгате кебек. Получка алу сәбәбе белән бөтен бригада җыелып эчәләр. Аванс алгач та шул ук хәл, коллектив зур булгач, ай саен берсе ялга китә. Туган көннәр дә бик күп. Бәйрәм вакытларында да җыелышалар. Дөресен генә әйткәндә, сигез ел буе бергә эшләгән ныклы бер гаилә сыман. Бер Нәфиснең генә тормышы алай түгел. Бөтен ил буенча шундый хәл булгач, хатыннары да шулай тиеш диеп кабул итә. Хатынының алып чыккан әйберләрен күргәч, үзе үк:
— Нигә бу хатыннар Радикка дигән тимерләрен безгә ташыйлар? Чик куярга кирәк мондый нәрсәгә, әйт абыеңа бездә склад ясамасын, — дигәч, Роза алып чыккан тимерләрен иренә күрсәтми башлады. Бер ай эчендә биш айлык хезмәт хакы кесәсенә кереп утырды. Розаның заводта эшлисе килми башлады. Эшли торган станогына ут төртеп яндырасы килде. Урлашу гадәте әкренләп үскән яман шеш, йогышлы чир кебек ныгытып тарала башлады. Бик нык курыкканнары, намуслары үз урыннарында булганнары, кемнәрнең квартиралары юк, шундыйлары гына урлашмадылар. Бәхеткә каршы, андый кешеләр бик күп икән илебездә. Завод эчендә бер-берсенә әйбер сату, алыштырып алу гадәти хәлгә әйләнеп китте. Розаның абыйсы, хатынының туган көнен үткәргәндә иртәгә ял көне булса да, аракы эчмәде. Колагы үткерләнгән Роза абыйсының авызыннан чыккан бер сүзне дә игътибарсыз калдырмады. Үзе дә артык кызыксындыруын сиздерми генә сорауларын бирде. Иртәгә абыйсы янына Казахстаннан сатып алучы киләсен белгәч, абыйсына:
— Абый, иртәгә синең офисыңа күрсәтергә берешәр генә данә әйберләр алып килеп күрсәтергә буламы? Сәгать ничәгә үз урыныңда буласың? Килеп җи­тәрмен, — диеп чигенергә урын калдырмыйча әйтеп куйды да, сүзне тиз генә икенчегә борып, абыйсының хатынын котлап сүз әйтте. Икенче көнне абыйсы янына килгән иде, абыйсының эше тыгыз: телефоннан төшә алмый. Сеңлесенең алып килгән алты төрле әйберенә бәяләрен әйтте дә тагын телефонына ябышты. Роза үзеннән биш яшькә зур казах егете, чын исеме тел сындырырлык, монда Олег булып йөри торган адәм белән сөйләшә башлады. Сөйләшүен балконга чыгып сөйләштеләр. Алып килгән әйберләренең хакын әйтмичә генә үзендә күпме әйбер җыелганын әйтеп бирде.
Соңгы вакытта абыйсының да әйберләрен килеп алырга вакыты булмады. Роза аңа:
— Синең вакытың юк, әйдә, җыел­ган әйберләрне Олегка үзем генә биреп җибәрәмен. Юлга кәгазь язып кына бир, мине дә кайтарып куяр, — дигәч, абыйсы шатланып риза булды. Оһо-һо! Абыйсы Розаның втулкаларын Олегка өч тапкыр арттырып сата, ике төрле әйберенең бәясен ике тапкырга күтәргән. Олег Розаның җыйган әйберләренең күләмен күргәч:
— Беләсеңме, Роза, бу әйбер­ләреңне башка кешегә сата күрмә, бу юлы акчам җитми. Тагын бер айдан килеп җитәрмен, барысын да алып бетерәмен, алып чыккан әйберләреңнең күләмен әйтеп шалтыратырсың, абыеңа әйтмәсәк, яхшырак булыр иде, мин синнән очсызрак алып, юл хакын каплар идем, — диеп, Розага үз телефонын калдырды.

(Дәвамы киләсе санда)

Әйберләрен күтәрешеп алып төшеп машинага салгач Олег:
— Ай, Роза, онытканмын, менә бу телефон белән шалтыратып сөйләшерсең, телефонны кем биргәнен әйтеп сөйләш. Бу егетләр печатьле накладной кәгазьләре саталар, шәһәр арасында әйберләреңне курыкмый йөртә аласың,-диеп, тагын бер телефон бирде. Тагын бер ай үтүгә Роза заводтан алып чыккан әйбер белән өйләренең яшерен почмакларын тутырган иде инде. Тагын өч хатынны үзенә ияләштерде. Дүртәүләп заводтан Олег сатып алачак тугыз төрле әйбер алып чыктылар. Роза әйберләрне ул хатыннардан аз гына кыйбатрак хакка үз акчасына сатып алды. Олег килеп, җитәргә бер атна калгач акчасы бетте. Аз гына әйберләрнең хакларын күтәреп, бурычка алып торырга туры килде. Хатыннар да ушлы шул; “Киләчәктә аласы хакларың шундый булып калыр,” — диеп ризалаштылар. Олег килеп әйберләрен алып киткәннән соң, Розаның өр яңа шестерка алырлык акчасы барлыкка килде. Яңа шестерка утыз ике миллион тора. Розаның утыз алты миллион акчасы булды. Роза машина йөртүчеләр мәктәбендә укый башлады. Нәфискә дә әйтеп караган иде, тегесе:
-Тагын бер ун елдан мастер итеп куйсалар, уйлап карарга булыр, хәзер кайдан алыйм мин машиналык акча, — диеп шаркылдап көлде. Роза беренче тапкыр ире белән шул көнне ныгытып ачуланышты:
— Бригадагызда ике иптәшең иске машина алып йөри башладылар, икесе коляскалы мотоцикл алды, озакламый машина да алырлар. Алар сезнең сыман җыелышып аракы эчмиләр шул. Син күпме акчаңны әрәм итәсең. Син бит акчаны бик әйбәт аласың. Нинди бозау кебек кеше соң син? — диеп елады.
Икенче көнне йокысыннан торуына ире бригадирларының туган көнен үткәрергә, бригадирларының бакчаларына китеп барган иде инде. Нәфиснең авылда яшәгән абыйсының кызы Рәйсә укырга кергән түләүле институтларында тулай тораклары булмагач, быел аларда яшәде. Рәйсәнең Розаларда яшәве шундый яхшы булды. Розага эштән соң ашыгып садикка йөгерәсе юк, балаларны калдырып чыгып китәргә дә уңайлы. Ашарга да бик тәмле итеп пешерә. Йөргән егете булмагач, һәрвакыт өйдә. Бүген дә балаларын Рәйсәгә калдырып, очсызрак хакка ашамлыклар җыеп кайту өчен “Закамье”диеп аталган әйберләрне күпләп сата торган кибет-складка чыгып китте. Нәфис турында уйланып, кәефе китеп, пакетлар алырга оныткан. Иң беренче эш итеп пакет юллап китте. Зур гына складның бер почмагындагы өстәлдә өчәр йөз сумнан дүрт төрле пакет ята, башка бер әйбере дә юк. Пакетларны әйләндереп карый башлагач, кырык яшьләр тирәсендәге абзый башын күтәреп:
— Әйдә, алып кал очсыз хактан пакетларны, бу шәһәрдә соңгы сатып алучым булырсың, тарихка кереп калырсың, — диеп көлеп куйды. Роза пакетларны әйләндереп карап:
— Утызынчы комплекстагы базар каршысындагы базар тукталышында сатучы бер адәмнең иң очсыз пакеты җиде йөз сум. Нигә син дә шул адәм кырыена басып, пакетларыңны кыйбатрак хакка сатмыйсың?
— Әә, ул адәм минем пакетларны да сата, алып калмый бит минем пакетларның барысын да, бер елда сатып бетерер иде әле. Алып та кала алмыйдыр инде акчасы юктыр.
— Синең пакетларың бик күп булгач, нигә ташлап китәсең? Сатып бетергәч китәрсең. Артыңнан куып торалармы әллә?
— Арттан куып торучы юк. Абый белән берләшеп, Мәскәүдә зур склад алдык, тизрәк шунда китәргә кирәк, эш күп, складны әйбер белән тутырырга кирәк. Әйдә, әйт: күпме пакет кирәк? Вакытым юк.
— Пакетың ничәү соң синең, бик күп мени?
— Кара әле, бик күп сораулы хатын булдың бит әле син, пакетларым бик күп үзем белән Мәскәүгә алып китәсе була, күпме расход чыга, вакытым әрәм була.
— Әйдә, пакетларыңны миңа сат, ике йөз сумнан барысын да алып бетерәм.
Тукта әле. Уйлап бетердеңме соң син нәрсә әйткәнеңне, егерме ике миллион сум акча кирәк булачак бит. Күпләп саткан очракта да өч йөз сумнан да ким бирә алмыйм.
— Ике йөз илле сумнан.
— Юк, сеңелкәш, иң очсызы ике йөз сиксән сум, шаярып сөйләшергә вакытым юк, менә сиңа читтә буталып калган унике пакет, синнән ике мең сум.
— Мин шаярып сөйләшмим абзый кеше, барысын да ике йөз сиксән сумнан алып бетерәм. Пакетларыңны өйгә алып кайтырга ярдәм итәрсең, акчаны да өйдә бирермен.
Эшне бик тиз тоттылар, йөздә ике мең пакетны абзыйның УАЗигына төяделәр дә кайтарып бушаттылар. Кайтканда юл буе сөйләшеп кайтып, ныгытып таныштылар. Володя исемле ир акчаны санап сумкаларга тутыргач:
— Миллионнарга күчкәч, акчаның күләме артып китте, күтәреп алып төшәргә ярдәм ит инде, ташлап, чыгып китәргә аякны тыңлата алмыймын, — дигәч, Роза кулына ике пакет акчаны тотып, Володя белән төшеп китте. Машинаның арткы ишегеннән кереп сумкаларны урнаштыргач Володя:
— Әйдә, Роза, мин сиңа Мәскәүдәге телефонны калдырамын, элемтәдә торырбыз. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки безнең әйберләрне сата башларсың шәһәрегездә. Заводта эшеңне ташла, иртәме соңмы барыбер тотачаклар, условный срок кына бирсәләр дә, документларыңны пычыратачаксың, юньле эшкә алмаячаклар. Хәзерге вакытта үзең урлашмасаң да акчаны эшләргә була. Иң беренче эш итеп, машина ал. Машина алганда акчаңны кызганма, иң соңгы марканы ал. Хәзер десяткалар чыгара башладылар. Сатканда акчаңны югалтмаячаксың. Әйдә, вакытыңны кызганма, бүген озаклап сөйләшеп утырырбыз, минем гаилә Мәскәүдә. Якынаеп китәрбез. Мәскәүдә запчасть җыючы кешеләрне эзләп табып таныштырырмын. Эшмәкәр булып, үз печатеңне булдырырсың, курыкмыйча налог түләгәндәй итеп эшли башларсың — диеп сөйли-сөйли кырыена ук утырып, уй хыялларга бирелә башлаган Розаны кочаклады да иреннәреннән суырып үпте. Роза оялып, күзләрен чытырдатып йомып, дулкынланып:
— Володя, минем иремә хыянәт иткәнем юк бит? Булдыра алырмынмы икән соң? Минем кебек гади кешегә печать кем бирсен инде. Син миңа ныгытып өйрәтсәң, шул җитәр, иремә хыянәт итә алмыйм, кыюлыгым җитми, — дисә дә, үзен кысып кочаклаган Володяның кулларын алып куярга көче җитмәде. Астан күтәрелә башлаган дулкын бөтен тәненә таралды. Володя Розага ушына килергә вакыт бирмәде.
Акча эшләгәндә иреңә хыянәт итмичә булдыра алмыйсың, вакыты белән генә очрашканнан зыян юк. Гадәткә генә кереп китә күрмәсен. Иренә җен ачуы чыккан Розаның бик карышып торасы килмәде, карышырга көче дә калмаган иде инде. Аның тәне шартлап ярылган кебек булды, шушындый нык рәхәтлек тоеп мәхәббәт белән шөгыльләнгәне юк иде әле. Кич җиткәндә генә көч хәл белән бер-берсеннән аерыла алдылар. Володя сүзендә торып, Розаны шәһәр буйлап йөртте. Үзенең пакетлар сата торган алты урынын күрсәтте. Дүрт телефон номеры бирде. Володяның элекке танышлары Розадан биш йөз сумга ай саен берәр мең пакет алырга килештеләр. Базар каршысындагы адәм аена ике мең пакет алырга сүз бирде. Иртәгә рәсемнәре төрле булган пакетларны йөзәр данә алып килергә кушты. Эш белән йөргән арада, дәртләре килсә, аулагырак урынга туктап яратыштылар. Унберенче комплекстагы налоговыйга кереп, нәрсәләр кирәк буласын язып алдылар. Унҗиденче комлексның бер подъедындагы печать ясый торган урынны карадылар. Саубуллашканда Володя Розаны кысып кочаклап:
— Әйттем бит мин сиңа икебез өчен дә файдалы булачак диеп, иртәгә тагын очрашыйк инде. Сигез йөз пакетны да илтеп бирербез. Әйтергә онытканмын: УАЗикны сату өчен сиңа доверенность белән ачкычын, документларын калдырырмын, торган стоянкасын күрсәтермен, арттырып сатып акча эшләрсең, сату белән акчасын миңа җибәрерсең. Ашыгып сатма, мин куйган бәягә караганда кыйбатрак итеп сатарга тырыш, минем җиңел машина бар, синең яныңа шунысы белән килермен.
— Оят булса да әйтим инде, син шәһәрдән киткәнче көн саен очрашсак та була, дүрт көн вакытыбыз калды, вакытны әрәм итмик, — диеп, Володяны кочаклап суырып үпмәкче иде булдыра алмады, оялуыннан кызарып чыкты да йөгереп кереп китте. Ишектән кергәндә бик нык дулкынланса да, исереп йоклап яткан ирен күргәч, бик тиз тынычланды. “Син бозау булгач нишләргә соң инде, акча эшләргә теләгең дә юк бит синең. Сабантуй вакытында класташлар белән очрашканда, машиналары булганнары мактанып борыннарын чөеп сөйләшмәсәләр дә, горурлыклары күкрәкләренә сыймый. Без алардан кимме әллә,”-диеп уйлап куйды да тынычланды. Тынычлануын ныклап тынычлана алмады инде, намус дигән әйбер җанының бер почмагын кимереп, җанын җәфалап интектерде. Төн уртасында ире уянып, иркәли башлады. Мәхәббәт белән шөгыльләнә башлагач, ирен Володя диеп хис итеп, кызып китеп башын югалтты. Тырнагының эзләре төшеп, сыдырылып кызарып беткән иренең аркасын күргәч Роза: “Бу хыянәт дигән нәрсәнең мондый яктан да файдасы бар икән,”- диеп уйлады.
Роза Володя Мәскәүгә китү белән заводтан эштән китте. Эшмәкәрлеккә кәгазь алып, үзенең печатен ясатты. Ай ярым вакыт үтүгә унбер мең пакетын биш йөз сумнан сатып бетерде. Хәзер Розага заводта эшли торган унбер кеше тимер ташый, бөтен булган акчасын шулар өчен тота. Тагын ике ай шулай эшләсә, машина эзли башларга кирәк булыр. Өйдә акча күренгәч, Нәфисе ничектер юашланып калды, “Машина йөртергә хокук миңа да кирәк булачак”, — диеп укырга да керде. Башына нәрсә суккандыр, әллә күзе ачыла башлады шунда, иптәшләре янына аракы эчәргә йөрми башлады. Буш вакыты булганда, шәһәр буйлап пакетлар күтәрешеп, Розага ярдәм итеп йөрде. Ул пакетларны сата башлаганда гына авыр булды. Пакетларының хакын алты йөзгә күтәрсә дә, тагын бер ай үтүгә егерме дүрт мең пакет сатты. Ике ай сатылмый торган УАЗиктан ике миллион табыш керде. Запчастьләр белән өйдә эшләп булмый башлагач, Роза абыйсы сыман офис ачып җибәрде, склады да шунда ук. Айлык бәясе абыйсыныкына караганда кыйбатрак булса да, урыны җайлы. Заводтан әйбер алып чыгып сатучылар да күбәйде. Машинасы белән алып чыгучылары да барлыкка килде. Күптән көткән өр-яңа десятканы да алып кайттылар. Машинаны октябрь уртасында гына алса да, кар төшүгә әйбәт кенә йөрергә өйрәнгән иде инде. Шәһәрдә үзе кебек эшли торган егермедән артык кеше белән танышты. Шундый кешеләрнең берәрсенә чит шәһәрдән сатып алучы килсә, барысы да йөгерешә башлый. Олег запчастьләрне төрләндереп, күбрәк итеп сорый башлады. Аласы әйберләренең исемлеген факс белән алдан ук җибәрә. Олегтан исемлек килү белән, бөтен танышларына шалтыратып, үзендә булмаган әйберләрне җыя башлый. Радикның Олег белән эшләргә вакыты юк, Вьтнамнан, Кытайдан килгәннәр белән танышты. Алар килсә бөтен шәһәр Радик өчен әйбер җыя. Андый вакытларда Роза кичке сәгать сигезләргә арып кайтып егыла. Соңгы килүендә Олег:
— Заводтан запчасть һәрвакыт чыгып тормаячак, кайчан да булса тәртип урнаштырачаклар. “КамАЗ” өчен бөтен ил эшли. Берәр шәһәргә барып, күп итеп бер төрле әйбер алып кайт. Очсыз әйберне теләсә нинди әйбергә алыштырып була, алыштырып алган әйберләреңне тагын икенче төрле әйберләргә алыштырырга була. Минем үземнең вакытым да мөмкинлегем дә юк алай эшләргә. Мин сиңа Кинешма шәһәрендәге термостатлар заводының телефонын бирәмен, сөйләшеп кара, бәлки барып чыгар. Эшләп китә алсаң, миңа термостатларны завод хакыннан аз гына юл хакын өстәп бирерсең, — диеп, бик акыллы киңәш бирде. Роза озакка сузмады, икенче көнне үк шалтыратып сөйләште. Заводтан шатланып риза булдылар, тизрәк килеп җитәргә куштылар. Термостатларны мондагы бәя белән сатканда, бермә-бер файда була. Чит шәһәрдән килүче танышлар да күбәеп китте. Алар да акыллы, запчастьне кеше аркылы түгел, очсызрак хакка алырга тырышалар. Олег та бик күп әйберен шәһәр буйлап үзе җыя.
Роза белдерү буенча шалтыратып, бер “Газель” шоферы белән сөйләште дә якшәмбе көнне юлга чыкты. “Газель” машинасының егерме дүрт яшьлек хуҗасы Ришат телгә бик үткер булып чыкты. Иртән бик иртә чыгып киткәнгә күрә, кичке сәгать сигезгә заводның каршысына килеп туктаганнар иде инде. Икесе дә йоклый алмый ике сәгать бөтерелделәр.
— Ярты елга якын иремә хыянәт иткәнем юк, — диеп карышып караса да, түзә алмады, дәрте кузгалып, эреде. Ринат сүзендә торды: өч сәгать йоклатмады. Иртән Розаны бер сәгатькә иртәрәк уятты да, Роза заводка кереп киткәч, ятып йоклады. Килгәндә уналты сәгать тирәсе килгәннәр иде, Кайтканда егерме алты сәгать кайттылар. Роза Ришатка юл хакын тулысынча түләде. Вакыт табып тагын очрашырга сүз куештылар.
Роза көзгә пакетларын сатып бетереп, шул пакетлардан илле дүрт миллион файда кертте. Әйбер хаклары бер урында гына тормагач, соңга таба пакетларын берәр меңгә сатты.
Соңгы өч айда Нәфисе бөтенләй эчүгә сабышты. Роза бик ныгытып:
— Сиңа да машина алабыз, эшеңне ташла, бергә эшлик, — диеп кыстаса да эшеннән китмәде. Нәфиснең отпускасы вакытында үзе белән йөртеп караган иде дә, ире бөтенләй кеше белән аралаша белми икән. Роза җибәргән урынга барып кайта да, почмакта уйланып утыра. Бернинди кызыксынуы юк. Атнадан артык буталып йөрде дә юкка чыкты. Шул гына җитмәгән, бер машинаны бәрдерде. Ике машинаны төзәтү өчен хәтәр генә акча әрәм булды. Роза ялгышлык җибәрде: Нәфисне үзе янында йөртмәсә, аралары бик суынмас иде. Нәфис җиңен сызганып эшкә тотынса, хыянәт тә итмәс иде. Гомер буе Нәфиснең колак итен ашаган Роза акча эшли башлагач Нәфискә ачуланып авыз ачып сүз әйтмәде, һәрвакыт ягымлы итеп сөйләште. Иркәли башласа да карышмады. Җиде ел буе яшәгән Розасы икенче төрле булып үзгәргәч, Нәфис Розадан ерагая башлады. Кешедән көнләшмәсә дә, соңгы өч айда исерек вакытларында көйсезләнеп тавыш күтәрә башлады. Роза:
— Нәфис ни эшлисең соң син? Яратам бит мин сине, аерылышырга да җыенмыйм, балаларны ятим итмик, — диеп әйткәндә башын иеп тыңлап утырса да, яңак сөякләре уйный иде шул. Икенче күзлектән караганда Нәфисне дә аңларга була. Эшли торган урынында һәрбер җыелыш саен бөтен кеше каршысына бастырып куеп Нәфисне мактадылар. Квартал саен иң зур премия Нәфиснеке булды. Бәйрәм вакытларындагы акчалата бүләкләрен, әйбер белән алган бүләкләрен, грамотоларын сөйлисе дә юк. Авылга кунакка кайткач, хатынының әти-әнисе янында, үз өйләрендә түр башында горурланып ул утырды. Бөтен туганнары арасында иң күп акчаны эшләүче ул булды. Розасы андый вакытларда: “Минем Нәфисем бу айда шуның кадәр акча алды,”- диеп, кояш кебек балкып сөйләште. Ә хәзер Нәфис бозау, Нәфиснең кирәге юк. Ничек ачуың килмәсен.
Роза: “Аңламыйм мин сине, Нәфис, башка кеше сөенеп, очынып йөрер иде, кул астына кереп ярдәм итәр иде, башта пакетлар сатышып та йөргән идең бит,”- диеп уйласа да, кычкырып әйтмәде. Шуңа күрәдер инде бу юлы хыянәт иткәннән соң вөҗданы газапланмады, киресенчә тынычланып кына калды, Ришат тагын очрашырга тәкъдим ясагач, каршы килмәде. Бу юлы юлга шимбә көнне үк кузгалдылар. Ашыкмый гына бардылар, юлда ике көн буе яратыштылар. Кайтуын иртәнге дүрт тулганчы кайтып җитсәләр дә, өч сәгать буена аерылыша алмадылар. Розаның караңгы йөзле Нәфисе янына кайтып ятасы килмәде. Ул Нәфис эшкә киткәч кенә кайтып, ике сәгать өйдә булды да үз эшенә чыгып йөгерде. Рәйсә быел да аларда яшәп калды. Рәйсәнең ярдәме бик күп булгач, Роза Рәйсәгә акчалата бик әйбәт ярдәм итте. Кулына акча чыгарып тоттырмаса да, матур итеп киендерде. Яшәгән өчен әти-әнисе биреп җибәргән акчасын алмады, Рәйсәнең үзендә калдырды.
Термостатлар алып кайту белән Роза газетага атна саен белдерү яза башлады. Ул белдерүнең файдасы бик күп булды, чит шәһәрдән килүчеләр белдерү аркылы эзләп таба башладылар. Төмәннән беренче тапкыр “КамАЗ” запчастьләре алырга килгән утыз яшлек ир белән танышты. Шул иргә атна буе запчасть җыйды. “Һәрвакыт синең янга гына киләмен”, — дигәч, кергән кереме Олегныкына караганда ике тапкыр артыграк булгач, ул ирнең күңелен күрергә туры килде. Аннан соң ул ир Розаның үзенә дә бик ошады шул. Бер атна буе ул ир урнашкан фатирда кичке сигезләргә кадәр тоткарланырга туры килде.
Миллионнар бетте, акчаны алыштырдылар. Хәзер элекке сыман күпләп акча күтәреп йөрисе юк. Соңгы вакытларда Нәфис белән бөтенләй аралары суынды. Яңа елдан соң Нәфиснең әти-әнисен үзләренә кунакка чакырып уртага куеп сөйләшеп карады. Мин акча эшли башлагач, малаегыз үзгәрде, сөйләшеп карагыз әле, сезне аңламас микән. Ичмасам аракы эчмәсен иде ул, талашмас идек. Балаларыбыз ятим кала бит, тормышыбызны саклап калырга ярдәм итегез, — диеп елый-елый шешенеп бетте. Нәфисе элеккеге сыман булып калып, кул арасына кермәсә дә, Володя белән хыянәт иткәннән соң гомергә дә хыянәт итмәячәк иде. Хыянәт итүе дә комсызлыктан түгел, наз җитмәүдән иде. Шулай шул хатынының йоклап киткәнен көтеп, сыра эчеп, төн уртасына кадәр телевизор карый. Аннан соң әкрен генә хатынын уятмаска тырышып кереп ята. Көче ташып торган яшь хатыны, тешен кысып күз яшен агызып, йөрәге белән елый. Үз башына төшмәгәннәр аңламый шул. Әти-әнисе килеп киткәннән соң, ике атна үтүгә Нәфис исереп кайтты. Төп гаепнең кемдә икәнен аңлый торган Рәйсә Розаны яклап абыйсын тыеп тормаса әллә кайчан аерылган булырлар иде инде. Май ае җиткәндә Роза дүрт ир белән ныгытып йөри башлаган иде инде. Мөмкинлеге булганда Ришат белән очраштылар. Төмән ире белән Белорус егетенә, Дагестаннан запчасткә килә торган Шамиль килеп кушылды. Ул танышлары бер килгәндә атна буе запчасть җыйдылар. Роза өйләренә исереп каймаса да, килгән берсе белән эчә башлады. Шамиль үзе белән икесенә дә җитәрлек итеп яхшы вино алып килде. Төмәннеке шампан шәрабы белән сыйлады. Белорус егете аракыны ныграк яратты. Ришаты белән эчми генә йөрделәр. Хәзер Ришат Кинешмага үзе генә йөри. Розаның вакыты юк. Июль азагы җиткәндә Роза өч бүлмәле фатир сатып алды. Роза исергәнче эчмәсә дә, башында аракы сөреме булганга күрә, каршы әйтмичә тыңлап утырган Нәфисне сүгә дә арыгач:
— Кеше төсле матур итеп тормыш корып яшәргә язмагандыр инде миңа. Нинди бәхетсез хатын булдым соң инде мин? Нигә шулай бозау кебек аңламый торган кеше булдың соң син? — диеп кычкырып елый да, йокларга ята.
Менә хикмәт, сентябрь башында Нәфис эчүен ташлады. Үҗәтләнеп машина йөртергә өйрәнә башлады. Ял көннәрендә мөмкинлеге булганда Роза машинасын Нәфискә калдырды. Ике ай инде Ришаты күренми, термостатлар алып кайткач Роза Ришатка:
— Ришат, әйбер алып кайтасы булганда, запчастьләрне илтәсе булганда, һәрвакыт сиңа эндәшермен, башка кешегә ялынмамын, әйдә дуслар булып кына калыйк, — дигәч Ришат:
— Роза, мин үзем дә шулай диеп әйтергә уйлый идем, бик акыллы кыз белән таныштым, өйләнергә вакыт җитә, — диеп елмайды. Белорус егетенә, Төмән иренә:
— Соңгы тапкыр буламын синең белән, бүтән йөри алмыйм. Кирәк икән запчаст белән шөгельләнми торган таныш хатыннарымның берәрсе белән таныштырырмын, ирләре юк, килгәч яшәргә урыныгыз булыр, — дигәч икесе дә шатланып риза булдылар. Бергә кочаклашып йоклый башлаган, ике ай аракыны авызына да алмаган Нәфисенә Роза өр-яңа джип алып бирде. Шамил килгәннән соң бер атна үткәч, Розаның туган көнендә запчасть җыеп бетереп, бергә булганнан соң, теге ирләргә сөйләгән кебек сөйләшеп араны өзде. Шамиль:
— Син, Роза, кайгырма, баребер запчастьне синнән алачакмын, үткән килүдә мин кияүдә булмаган хатын белән танышкан идем, кичә дә шуның янында кундым, — диеп әйтте.
Азрак эчкән баштан руль артына утырырга күнеккән, туган көненә җитешергә уйлап ашыккан Розаны Шамилнең тәмле виносы теге дөньяга алып китте.
-Эх Нәфис!!! Кулыңа килеп кергән, дөньяда бәһасе булмаган, асыл кош кебек хәзинәңне саклый алмадың!!! Нинди бозау кебек кеше булдың соң син?