Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Таныш булыгыз!
22.02.2017

Таныш булыгыз!

Илүсә Илалетдинова, 19 яшь.
Кияс районының Тауҗамал авылында туып-үскән. Удмурт дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштерә. Конкурска үз өстендә эшләү, яңа үрләр яулау өчен килгән. “Узган ел ук катнашырга теләк бар иде, ләкин эшләп укыгач вакыт җитмәс дип уйладым. Быел максатыма ирештем. Минем өчен җиңү мөһим түгел. Зур масштаблы мондый конкурста үз-үзеңне сынап карау да бәхет”, — ди Илүсә. Татар кызы тәртипле, акыллы булырга, үз гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саный. “Кызганыч, заманага ияреп, татар кызлары да үзләренең асыл затлар булуларын оныта башладылар. Күбесе эчә, тарта, азгын яшәү рәвеше алып бара. Татар кызлары һәрвакыт горур булсыннар, үз кадерләрен белсеннәр иде”, — ди ул. Илүсә — кечкенәдән сәхнәдә. Башлангыч сыйныфларда укыганда “Чишмә” ансамбленә йөргән. Хәзерге көндә әлеге ансамбльнең булмавына борчыла. Теләге — Мүшәк авылына кайтып, балаларга татар теле укыту.