“Танылу” премиясенә кемнәр лаек?
Өченче ел рәттән республикабызда җәмгыятькә файдалы булган игелекле һәм файдалы эшләр башкарган өчен “Танылу” премиясе тапшырыла. 2018 елда әлеге премиягә республиканың 11 кешесе ия булган иде. Быел премия 14 кешегә тапшырылды.
Тантанада катнашучыларны Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов сәламләп: «Мин үз Ватанын чын күңелдән яратучы инициативалы кешеләр күп булган гаҗәеп төбәктә эшләвем белән бик бәхетле. Сезнең ярдәм белән без республика үсешенең җиңел булмаган бер этабын үтәбез. Россия Федерациясе милли проектлар кысаларында безгә нинди генә ресурслар бирмәсен, Хөкүмәт, район җитәкчеләре тарафыннан нинди генә тырышлыклар күрсәтелмәсен, сез, республика халкы, үз инициативаларыгыз, үз хезмәтегез белән безгә ярдәм итмәсәгез, берни дә булдыра алмас идек”, — диде.
Александр Бречалов тантанада катнашучыларга һәм лауреатларга намуслы хезмәтләре, актив тормыш позициясе һәм яңа проектлары өчен рәхмәт белдерде. “Танылу” премиясенә ия булучыларга сертификатлар һәм махсус истәлекле билгеләр ташырды.
Премиягә ия булучылар арасында төрле яшьтәге, төрле өлкәдә хезмәт куйган кешеләр бар иде. Мәсәлән, Ижау инженеры Константин Трофимов туган шәһәре Можгада үз теләге белән спорт комплексы төзегән. Территорияне төзекләндерүгә ул күп кенә якташларын да җәлеп итә алган.
Кемнәрдер сугышчы якташларыбыз истәлегенә мемориаль такталар ача, йорт хуҗалыкларын ремонтлауда ветераннарга ярдәм итүне оештыра, авыл зиратын тәртипкә китерәләр, юллар төзекләндерәләр… Активистларның теләкләре белән оештырылган мондый игелекле эшләрне санап бетерерлек тә түгел. Бүләкләнүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерә. Ә студентларның «Доброволец» коткаручылар корпусы әгъзалары арасында милләттәшләребез Вилдан Газизов һәм Айрат Сәхәбиевнең булуы горурлык хисләре уятты. Егетләр турында алдагы саннарда укый алырсыз.