Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Танк гаскәрләре — төп көч
14.09.2016

Танк гаскәрләре — төп көч

Россиядә ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә танкчылар көнен билгеләп үтәләр. 11 сентябрьдә Ижау шәһәренең Киров паркындагы “ИС-3” исемле танк янында танкчылар көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Чарада Спорт, физик культура һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Краснов, ветераннар, хәрбиләр, запастагы танкчылар, кадет класслары катнашты. Аны Ижау шәһәре хакимиятенең яшьләр эше буенча идарәсе һәм “Хәрби туганлык” иҗтимагый үзәге оештырды.

Танкчылар көне Удмуртиядә “Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” муниципаль программасы кысаларында үтте. Ул танк гаскәрләренең тарихын яшьләргә аңлатуга, аларга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Тарих битләрен актарсаң, сугыш кырларында бронетанкларның һәм механикалаштырылган гаскәрләрнең дошманнарны тар-мар итүдә зур батырлыклар күрсәткәннәрен күрергә мөмкин. Бик күп Совет танкчылары, үз исемнәрен җуелмас данга күмеп, танк эчләрендә янганнар, танк­ларны таранлауда катнашып, үзләренең сугышчан бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәгәннәр. Сугышчан батырлыклары өчен меңләгән танк йөртүче солдат орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән; 1142 танкчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ә шуларның 16 сы әлеге дәрәҗәгә икешәр тапкыр лаек булган, 200 кеше Дан ордены тулы кавалерлары дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыш ахырына Совет гаскәрләре составында 6 танк армиясе, 12 танк һәм 9 механикалаштырылган корпуслар һәм танк бригадасының яртысы гвардияче армия дип аталган, 112 танк бригадасына мактаулы исемнәр бирелгән. Илебезнең танк гаскәрләре елъязмасына исемнәре мәңгелеккә язылган танкчы-сугышчыларның батырлыгын Ватан әнә шулай билгеләп үткән. Икенче бөтендөнья сугышының һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим сугышы булган Курск дугасы — дөнья тарихында иң зур танк сугышы. Анда ике миллионнан артык кеше, алты мең танк, дүрт мең очкыч катнашкан.
Әйе, танк гаскәрләре һәрвакыт Коры юл гаскәрләренең төп көче булган һәм булачак. Моны чарада чыгыш ясаган хәрбиләр дә билгеләп үтте. Танкчы ветеран, сержант, радист-пулеметчы Николай Плетнев “Т-34” танкында Берлинга чаклы барып җиткән, Польшаны, Чехословакияне дошманнардан азат иткән. “Мин 1943 елны сугышка алындым, танк гаскәрләренә эләктем, Свердловск шәһәрендә курсларда укыганнан соң, Нижний Тагил шәһәренә танклар алырга киттек, эшелоннарга төяп безне Украина фронтына озаттылар. Үзебезнең ил территорисендә 10-15 көн генә сугышып калдык, аннан соң Польша чиген дошманнардан сакладык”, — дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты ул.
Россия Оборона министры Сергей Шойгу җитәкчелегендә ел саен Мәскәү өлкәсе «Алабино» полигонында төрле дәүләтләр катнашында «Халыкара армия уеннары — «Танк биатлоны» конкурсы уздырыла. Бу танк гаскәрләренең бүгенге көндәге көчен аның никадәр алга киткәнлеген күрсәтә. Моның ачык мисалы булып, Россия командасының һәрвакыт беренче урында баруы тора.