Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тамыры җирдә — гаме илдә
19.06.2014

Тамыры җирдә — гаме илдә

«Креатив, эзләнүчән, яңалыкларга һәрвакыт ачык, пунктуаль, максатчан». Табиб-ангиолог Наил Илдус улы Шәрипов белән әңгәмәдән соң аның турында туган фикер бу. Журналистлар өчен ул — табыш: теләсә нинди “усал” сорауга җавап бирергә әзер, үз фикерен җиренә җиткереп әйтә белә, аралашучан, таләпчән, чын табибларга хас тагын бер сыйфаты — аның өчен көн дә төн дә юк, кешенең иң кадерле байлыгын — сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләгәч, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә әзер.

— Сезне нинди очрак табиб итте?
— Кеше тормышында нәрсәгә генә ирешсә дә, һәр уңышның башы туган нигезенә, сине дөньяга тудырган кадерле кешеләргә, алар сиңа биргән тәрбиягә, үгет — нәсыйхәткә барып тоташа. Әниемнең хыялы — мине табиб итү иде. Авылда яшәүче үрнәк алырлык табиб­лар гаиләсе, бу һөнәрне сайлауга этәргеч бирде. Медицина өлкәсендә 26 ел кайныйм. Тормышымны яңадан башларга мөмкинлек булса, кабат шул юлны сайлар идем. Бик кызык­лы һөнәр, үз эшемне яратып башкарам. Тормыш иптәшем белән бер юнәлештә эшлибез. Табиб — гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килүче сирәк һөнәрләрнең берсе. Үз балаларымның да табиб һөнәрен сайлауларын бик теләр идем.
— Бүгенге заман табибы нинди булырга тиеш?
— Заман яңа табиб образын тудыра. Без исә заманнан калышмаска тиеш — шул гына. Әгәр без бер урында таптансак, сәламәтлек саклау системасы бөтенләй юкка чыгачак. Миңа бүгенге көндә, медицинага килүче яшьләр ошый. Алар, безнең буын белән чагыштырганда, күпкә белемлерәк, актив, безнең заманның җитешсезлекләре юк аларда.
— Медицинада сез шө­гыльләнә торган юнәлеш яңа тармак булса да, бүгенге көндә бик күп таралган чир, бу авыруның тамыр җәюенең сәбәбе нәрсәдә?
— Дөньяда йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан үлү беренче урында тора. Тормышның сыйфаты үзгәрде. Элек аз ашау,тамак туймау проб­лема булса, хәзер балаларны да, өлкәннәрне дә артык авырлык интектерә. Ә бу йөрәк эшчәнлеге, кан тамырлары өчен куркыныч. Бүген күпләр кан тамырлары авыруыннан интегә. Аяклардагы кара кан тамырларының (веналарның) варикоз киңәюе — шундый хроник чирләрнең бер төре. Әлеге чир бүген олы яшьтәге кешеләрнең 66%ында үзен сиздерә. Һәм авыручылар саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта бу авыру киң колач җәеп кенә калмый, ә бермә-бер яшәрә дә. Бүген инде аның билгеләре 30 яшен дә тутырмаган кешеләрдә күренә. Олы яшьтәгеләргә килгәндә, 70-73 яшьлекләрнең мөрәҗәгать итүе бүген инде гадәти күренеш.
— Күңелле дулкынга күчик әле: табиблар ни өчен рецептларны танымаслык итеп язалар?
— Бу халык арасында чыккан миф кына, чынлыкта исә һәр табиб икенче табибның язуын таный, ә медицинадагы терминнар белән таныш түгел кешегә, көндәлектә кулланылмаган сүз­ләр булгач, бу язулар кайчакта аңлашылып җитми.
— Сез Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе әгъзасы булырга теләк белдереп, быел милли хәрәкәткә кушылдыгыз.Автономиянең күптән түгел узган конференциясендә идарә рәисенең урынбасары итеп сайландыгыз. Милләтебезнең бүгенгесенә карашыгыз нинди?
— Милләтләр алар салават күпере кебек, аларны бергә кушарга ярамый. Салават күперенең төсләрен кушып болгатсак, матур төс килеп чыкмас иде. Милләтләр булырга тиеш. Һәр милләтнең асыл сыйфатлары бар, бу татар халкына да хас. Без — бик тырыш, гаилә җанлы, көнчыгышның зирәк акылы булган халык. Һәрбер милләт ике аякта басып тора — ул дин һәм тел. Динебезне, телебезне саклаган очракта гына без, милләтебезне саклап кала алабыз. Кызганычка каршы, динебездә төрле агымнар барлыкка килә башлады, телебезне оныта барабыз. Балаларыбызны инглиз телен өйрәтү дәресләренә, түгәрәкләренә йөртәбез, ә татар телен өйрәтмибез. Ә бит югыйсә, Америка галимнәре тикшерүе буенча, тумыштан ике телне белгән балалар, хәтта, сирәк авырыйлар икән. Катнаш никахлар күп. Ике татардан татар баласы туарга мөмкин, урыс белән татардан — татар тумаячак. Бүген без — Удмуртия татарлары — югалып барабыз, бердәмлегебез юк. Без күп, төрледән-төрле, әмма дуслык -татулык булмаса, орлыктан чүпне аергандай, тарих безне дә җимерәчәк. Милләтебезне саклап калу ысулларын эзләп баш ватам. Шул ысулларны, ничек тормышка ашырырга, кешеләрнең милли үзаңын ничек күтәрергә икән. Үрнәк итеп, яхүдләрне күз алдыма китерәм. Алар үз-үзләрен югалтмый торган милләт. Алардан үрнәк алып, милләтебезне сакларга кирәк иде. Үземә килгәндә, эш урынында, татар милләтеннән булган авырулар белән, татарча аралашырга тырышам, гаиләмдә татарча сөйләшәбез, балаларыма милли тәрбия бирергә омтылам.
— Нәрсә ул бәхет?
— Язмышыңны бәхет, уңыш дигән сукмакка алып кереп китеп була. Барысы да — үз кулыңда! Бүгенге көндә, тормышыңны гөл итәр өчен, эшләр өчен мөмкинлекләр күп. Шәхси клиника ачасыңмы, эшмәкәрлеккә кереп китәсеңме — юллар ачык. Бәхет ул — тормышыңнан, эшеңнән, гаиләңнән канәгатьләнү. Ә мин шуны тоеп яшим, эшлим, халкыма хезмәт итәм.

Рафилә Рәсулева.