Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тамчы таш яра
4.04.2013

Тамчы таш яра

Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара. Кайсы гына өлкәне алма, таяк белән бутаган кырмыска оясын хәтерләтә. Бәлки шуңадыр да: “Бу ыгы-зыгылы заманда беркемгә бернинди тынгылык юк”, — дигән зарлануларны еш ишетергә туры килә соңгы арада. 2 апрельдә Ижау шәһәренең 8,9 нчы балалар поликлиникаларында хезмәт куючы 11 педиатр һәм 6 шәфкать туташы сәламәтлек саклау өлкәсендәге кайбер үзгәрешләр нәтиҗәсендә килеп туган башбаштаклыктан канәгатьсезлек белдереп, забастовка игълан иттеләр. Бу — алар эшкә бөтенләй чыкмыйлар дигән сүз түгел, ә бары тик нормада каралганча, бер авыру баланы кабул итү өчен 13-20 минут сарыф итәчәкләр, 5-6 авыруга чакыру буенча барачаклар, эш сәгате тәмамлангач, чират булуга карамастан, кайтып китәчәкләр. Алар бу өлкәдә гыйнвар аеннан башлап хезмәтне яңача бәяләү сәбәпле, тиешле эш сәгатеннән тыш, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә эшләү өчен өстәмә түләүләрнең кимүеннән, хезмәт хакларының вакытында түләнмәвеннән канәгать түгел. Шулай ук 2012 ел азагына кадәр табибларга кызыксындыручы өстәмә рәвешендә түләнгән 10 мең сум, шәфкать туташларына — 5 мең сумның хезмәт хакының база өлешенә кертеп исәпләнелүен, участокларда хезмәт күрсәтелергә тиешле кеше санын 800дән 600гә калдыруны таләп итәләр.

Удмуртия Республикасы сәламәтлек саклау министры Владимир Музлов әйтүенчә, табибларның канәгатьсезлеге әлеге сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең үз вазифаларына җаваплы карамауларыннан килә. Алар яңа елдан хезмәт хакларын түләүдәге үзгәрешләр турында үз вакытында хезмәткәрләренә аңлатмаганнар. 2012 ел азагына кадәр барлык өстәмә түләүләр билгеле күләмдә бер ай алдан федераль бюджеттан түләнгән булса, 2013 елның 1 гыйнвареннан мәҗбүри медицина иминиятләштерүнең территориаль фондыннан (ОМС) түләнә һәм табибның, шәфкать туташының үз вазифаларын сыйфатлы башкару-башкармавы исәпкә алынып, башкарылган эш күләменә карап, бер ай соңарып түләнелә. Әлеге бәя табибның авыруга ярдәм итүенең дәрәҗәсеннән, аңа шикаятьләр булу-булмаудан, хезмәт дисциплинасын үтәү-үтәмәвенә һәм башка бик күп таләпләрнең үтәлешенә карап бирелә. Кызыксындыручы өстәмә түләүләрнең күләме кимемәгән, киресенчә арткан. Мәсәлән, ул быел табиблар өчен — 14-21 мең, шәфкать туташлары өчен – 7 мең сум күләмендә икән. Әлеге сүзләрнең дөреслеген Удмуртиядә хезмәт буенча баш дәүләт инспекторы Олег Украинский да билгеләп үтте. Ул китергән саннардан күренгәнчә, 8нче поликлиникада кызыксындыручы өстәмә түләүләрнең гомуми күләме узган елның декабрь аенда – 318 мең сум, быелның февраль аенда 385 мең сум тәшкил иткән. Табибларның таләпләре буенча узган айлар өчен хезмәт хаклары яңадан исәпләнгән. Ул тикшерүләрнең әле тәмамланмавын да белдерде.

Владимир Музлов билгеләп үтүенчә, хезмәт хакларын сыйфатка һәм башкарылган эшнең күләменә карап түләү — болар барысы да халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтенең сыйфатын яхшырту өчен башкарыла. “Сүз дә юк, хезмәт хаклары арта. Ләкин шуның белән беррәттән медицина хезмәткәрләренә шикаятьләр дә арта. Табиларны гаепләмим, бу – аларның хокуклары. Забастовка бер атна дәвам итәчәк. Ләкин моннан авырулар зыян күрмәячәк. Һәр поликлиникада өстәмә кабул итү бүлмәләре эшләячәк. Ә әлеге учреждение җитәкчеләре вазифаларыннан азат ителделәр”, — диде министр Владимир Музлов. Ул:” Ижауда педиатрлар белән тәэмин ителеш 96%. Бу — Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч. Кызганычка каршы, шәфкать туташлары белән тәэмин ителеш якынча 60% кына. Күп очракта табиб авыруларны берүзе кабул итәргә мәҗбүр булу сәбәпле, бер авыруга каралган вакытка сыеша алмый”, — дип, поликлиникалардагы зур чиратларның барлыкка килү сәбәбен дә аңлатты. Әйе, сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Югарыда телгә алынганнары аларның бер өлеше генә. Табиблар забастовка игълан иткәч, миндә:“ Ни өчен югарыда телгә алынган проблемалар шәһәр поликлиникаларында эшләүче 360 педиатрның 11ен генә борчый? Ә районнардагы табибларның эш шартлары җиңелме? Димәк, алар бүгенге хәлләреннән канәгать. Ә профсоюз оешмалары ни карый? Кемдер тарафыннан оештырылган сәяси уен гына түгелме бу?” – дигән уйлар да туды. Ләкин ничек кенә булмасын, халыкның тамчы таш яра дигән сүзләрен дә онытмаска кирәк. Моның шулай икәнлеген әлеге мәсьәләләрнең Дәүләт Советы сәламәтлек саклау, демография һәм гаилә сәясәте буенча даими комиссиянең чираттагы утырышында көн тәртибенә куелуы да сөйли.

 

Рәмзия Габбасова