Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Тамгалы янчык (хикәя)
18.05.2012

Тамгалы янчык (хикәя)

— Әби, әбекәй, Нәкыя апаларның өй түбәсеннән акча коелды. Кешеләр талаша-талаша шуны җыйды, мин берне генә эләктереп кала алдым. Бик бәләкәй, бер тиенлек кенә бугай. Шулай диде дә кыз кесәсенә тыгылды  һәм аннан бер тәңкә алып әбисенә сузды, ә ияреп чыккан чүпрәк кисәген кире кесәсенә тыкмакчы булган иде, Мәрзия карчык:

— Анысы нәрсә тагын? — дигәч, әбисенә янчык сыман бер нәрсә тоттырды.

Мәрзия карчык имрәп китте, юк, оныгы биргән алтын тәңкәдән түгел, ә янчыктагы тамгадан. Калтыранган куллары белән ашыга-ашыга алдына җәйде, кадерләп кенә сыйпады. Әйе, янчыкка аларның нәсел тамгасы чигелгән иде. Озак яткан булса кирәк, янчык череп ертылган, әмма тамга  ап-аермачык булып ярылып ята. Таныды Мәрзия. Ничек танымасын! Әз чиктемени ул аларны кыз чагында! Карчыкның күзләреннән тәгәрәгән яшьләр янчык өстенә тамды. Берничә минут эчендә бөтен бер гомере күз алдыннан үтте, һәм ул  гомере буе үзе өчен табышмак булган сорауларга җавап тапты, бугай.

Мәрзия әти-әнисенә бик кадерле бер генә кыз булып үсте. Аслы-өсле өйнең  аскы катында әтисенең кибете. Өске өйнең тәрәзә төбен тутырып үскән яран гөлләре аша кыз, кибеткә килгән-киткәннәрне күзәтеп, сәгатьләр буе утырса да, аңа сүз әйтүче юк иде. Гөл чәчәкләре арасында үзе дә чәчәккә охшаган кызга егетләр дә күз кысып китә иделәр. Юк, эшсез утырмады кыз, кулында аның һәрвакыт чигү-бәйләү булды. Асрау тотсалар да, әнисе үзе дә эшсез тормады, кызына да хатын-кыз белергә тиешле эшләрнең һәммәсен өйрәтте. Гел шулай булыр кебек иде: әти-әнисе ярата, тәрәзә аркылы булса да, егетләрнең дә игътибарын тоя, тормышлары да, Ходайга шөкер, җитеш. Әтисенең кибете авылда бер. Дөрес, заманалар үзгәреп киткәч, бераз куркып калган иде атасы, ләкин сәвит сәүдәгәрләрне тыймады, налугы күп инде күбен, әмма чыдарлык. Бер күңеле нечкәреп киткәч, әтисе, Мәрзияне янына утыртып:

— Ни генә булса да, кызым, гомерең буена, Аллаһ боерса, кайгы-хәсрәтсез яшәрсең, — дип, менә шушы янчыкны ачып, эчендәге алтын тәңкәләрне күрсәткән иде. Мәрзиянең ул чагында никтер моңа артык исе китмәде. Әмма кисәк кенә әллә ни булды. Иртән кибеткә төшеп киткән әтисен көн уртасында өйгә күтәреп кенә алып менеп салдылар. Авылга әллә кайдан гына килеп кергән тиф авыруы аяктан еккан. Кичкә гүр иясе дә булды, кызы белән хатынына тилмереп карап, нидер әйтергә теләсә дә, авызыннан сүзе чыкмады. Өйгә кергән йогышлы авыру ана белән кызны да аямады. Ире артыннан ук хатыны да бакыйлыкка күчте. Әллә яшьлеге беләнме, әллә җыясы ризыгы бетмәгән булганмы, Мәрзия исән калды. Өяз хастаханәсендә аңына килде кыз. Тәмам ябыгып, хәлсезләнеп калган кызга егерме көн аңсыз ятуын әйткәч, ул берәм-берәм булган хәлләрне исенә төшерде. Нигә генә Ходай аның да гомерләрен алмады икән?! Әти-әнисеннән башка берүзе ничек яшәр ул?! Бер генә минут та яшисе килмәсә дә, Ходайдан вакыт җитмәгәч, теләсә-теләмәсә дә яшәргә тиеш иде кыз. Әкрен-әкрен тернәкләнде, кырык көн дигәндә аягына да басты ул. Өлкән яшьтәге табиб:

— Кызым, иртәгә сине чыгарабыз инде, — дигәч, кыз чарасызлыктан елап җибәрде. Төн буе керфек тә какмаган, елап-шешенеп беткән кыз таң алдыннан гына йокыга китте.

— Мәрзия кызым, тор, әйдә өйгә кайтабыз, — дип, йомшак кына эндәшкән тавышка күзен ачса, каршысында авыл Советы рәисе Чулак Нурми басып тора. – Авыл Советына синең савыкканыңны хәбәр иттеләр дә, спициәлне, силсәвит айгырын җигеп, сине алырга килдем. Тиз җыен, калидурда көтеп торам, — дип чыгып китте.

Кыз мондый игътибардан аптырап калды. Чулак Нурмине аның тәрәзәдән генә күргәне бар, һәм атасы сөйләгәннәр буенча да, ул аннан уттан курыккандай курка иде. Кара, алай бик үк куркыныч кеше түгел икән ул, ничек ягымлы сөйләшә.

Кыз торды, юынды, киенде, тиз җыенды. Хәер, җыярдай әйберләре дә юк иде аның. Коридорда көтеп торган Нурми абыйсына ияреп, тарантаска чыгып та утырды. Таптанып торган җитез айгыр авыл ягына турылады. Сәгать дигәндә, авылга килеп тә керде. Юл буе үз уйларына бирелеп елап кайтты кыз. Нурминең сорауларына да «әйе», «юк»тан башка  сүз әйтмәде. «Ничек кайтып керер ул буш өйгә? Берүзе ничек яшәр? Әнисенең апасы — Алма апасын чакырса гына инде: ул да ялгыз, өе дә тузган». Айгыр  турларына якынлашты һәм ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән томаланган өйләре яныннан  чаптырып үтеп тә китте. Алма апасының авыл очындагы җиргә чүккән өе каршысына килеп  туктады. Аптырап, һаман тарантаста утырган  кызга Чулак Нурми:

— Кызым, төш  инде, хәзергә апаңда яшәп торырга туры килер, озак тормассың, бер-бер җаен табарбыз, — дип тезеп китте. — Милитсәләр килеп, кибетегездәге әйберләрне кәнфискәвәйт итеп, ишек-тәрәзәләрегезне кадаклап киттеләр. Өй синеке түгел инде хәзер, сәвитнеке. Әти-әниең үлеп котылды, рәхмәт әйт, юкса барыгызны бергә себергә сөрәләр иде, — дип, аңлатуны кирәк тапты.

Нәрсә әйтә ала соң ул? Әкрен генә тарантастан төште дә Алма апасының җил капкасыннан эчкә атлады. Елап күреште кыз белән апа. Алма апасы булган хәлләрне түкми-чәчми кызга җиткерде. Өйне сәвиткә алырга  Нурми бик тырышкан икән. Ни эшлисең — көчленеке замана. Икенче көнне бусагада тагын  Чулак Нурми күренде, үзе генә түгел. Аңа Түбән оч Заһит та ияргән иде. Сүзне кыска тотты  Нурми:

— Кызым, син дә ялгыз калдың, Заһит та берүзе, бергә кушылсагыз, икегезгә дә әйбәт булыр иде.

Заһит кушылып бер сүз дә әйтмәде, тыныч иде шул. Аның да әти-әнисен шул үләт чире гүр иясе иткән. Мәрзия каршы сүз әйтмәде. Алма апасына йөк буласы килмәде аның. Чәй янына коймак пешереп, күршедәге мулла абзыйны гына чакырып, никах укыттылар да, кечкенә генә төенчек төйнәп,  Мәрзия Заһит өенә күченде. Начар яшәмәде алар, бер-бер артлы сигез бала тапты  ул. Аллаһка шөкер, барысы да исән-сау үсте. Заһиты да тыныч булды.  Алай да бервакыт бераз кызмача килеш, күрше Фәхригә зарланып утырганын ишетте хатын.

— Синең сеңелең Фәүзияне яраткан идем бит мин, кордаш, вәгъдәләр дә бирешкән идек. Шул Чулакның өч алтын тәңкәсенә кызыктым.

Калганын тыңлап тормады ул, кайтарып та сорамады. Күңелен тырнап торган бу сүзләр хәтер сандыгы төбенә юшкын булып  төшеп утырды.

Аннан соң  күпме гомер узган да, күпме сулар аккан. Заһиты үлгәненә дә байтак гомер узды. Балалары да күптән башлы-күзле. Кече улының гаиләсе белән яшәп ята карчык. Әнә шул улының кызы инде, алтын тәңкә белән янчык тотып кереп, Мәрзиянең хәтер сандыгын астын өскә китереп актарып ташлады. Менә кемдә булган икән әтисе гомер буе җыйган кызының гомеренә җитәргә тиеш булган алтын тәңкәләр!? Менә ни өчен төче телләнгән  дә, менә ни өчен тиз генә кияүгә биргән икән ул кызны!? Менә нинди алтын тәңкәләр турында сөйләгән икән теге вакытта Заһиты!?

Хәер, алтыннарның рәхәтен үзе дә күрә алмаган икән Чулак Нурми. Ниндидер кырын эшләре өчен  алып китеп яптылар да, озак кына утырып, акылга җиңеләеп кайтты. Хатыны Нәкыя да:

— Тәмам акылын югалтты теге, көн таң атса, ниндидер алтын таптыра, казымаган җире калмады инде, — дип, Мәрзиягә зарланып торды. Ахырда чатнама суык  кышкы бер көндә күлмәк-ыштаннан гына кар астыннан алтын казырга чыккан  Чулакны туңган килеш өенә кертеп салганнар. Аңына килеп: «Алтыннарым», — дип, авыз эченнән генә мыгырдаган да җан тәслим кылган. Ни хатыны, ни балалары нинди алтыннар турында сүз барганын аңламаган. Чормада булган икән янчык белән алтыннар. Мәрзиянең әтисенең алтыннары. Нәкыя карчык оныгын,  түбәгә кергән кар эреп, суы эчкә тама башлагач, шуны себереп түгәргә дип чормага менгергән. Карга ияреп, ничә еллар түшәм туфрагы астында ятып черегән янчыктагы алтын да җиргә сибелгән. Шул тирәдә Фәүзияне көтеп уйнап йөргән балалар да  күктән яуган алтынга башта гаҗәпләнеп калсалар да, тиз аңнарына килгәннәр: кычкыра-кычкыра җыя да башлаганнар. Олылар да килеп кушылган. Зиһенлерәкләре хәтсез эләктергәндер, ә аның Гөлсинәсе сабый гына бит – аңа кызык кына булсын…

— И, Нурый абзый, кешегә дә рәхәтләнеп яшәргә ирек бирмәдең, үзең дә  рәхәт күрмәдең, — дип көрсенеп куйды Мәрзия карчык урыныннан торып, янчыкны кадерләп, сандык төбенә салып куйды.