Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Талпынган кош очмый калмас
3.03.2022

Талпынган кош очмый калмас

(Татар әдәбияты буенча олимпиада, аңа әзерләнү, мәктәп, район, республика турында катнашу барышында туган уй-фикерләрем)

Яңа уку елы башланып, бер­ничә көн үтүгә, мәктәпләрдә фән олимпиадаларының графигы эле­нә. Гадәттәгечә, бу уку елында да шулай булды. Ел саен безнең мәктәпнең татар төркемендә укучылар шәһәребезнең башка мәк­тәпләреннән һәм Көчек, Тирсә авылы мәктәбеннән килгән татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән көч сынашалар. Призлы урыннарсыз калганыбыз юк, шөкер! Ә менә татар әдәбиятыннан соңгы ун елда бер укучымны да катнаштырганым булмады. Гәрчә татар әдәбиятын җаным-тәнем белән яратып кабул итсәм дә, бу катлаулы эшкә бармаганмын, күрәсең. Шулай көннәрдән беркөнне татар теленнән олимпиадага әзерләнеп утырганда, 8 нче сыйныф кызлары, һич тә уйламаганда: “Әдәбияттан олимпиада буламы соң ул?” – дип сорап куймасыннармы. Миңа шул сүз җитә калды. “Әлбәттә, ел саен була”, — дип җавап бирдем. “Катнашып карыйбызмы?” — дигән сорауга алар риза булдылар. Кызлар үзләре риза булгач, әзерләнү дә җайлы барды. Белгәннәрне кабатлап, әдәбият теориясеннән кайбер терминнарны өйрәнеп, үткән елгы әсәрләрне кабатлаудан бик ерак китеп булмады булуын. Вакыт та бик аз иде шул. Татар әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп турында 8 нче сыйныфтан 4 укучы – ике Алсу, Азалия, Алинә катнаштылар. Барысына да район турында катнашу мөмкинлеге бирелде. (Эшнең яртысыннан артыгын уңышлы башкарган укучылар район турына чыга). Беренче талпыну шулай унышлы һәм шактый өметле тәмамланды.
Икенче чирек тә башланды. Фән олимпиадаларының район туры графигы эленде. Татар теленнән дә, инде үзебез теләп сайлаган татар әдәбиятыннан да катнашучыларым бар. Минем 8 нче сыйныф кызлары – чын татар балалары. Гомумән, бердәм, ачык, ягымлы, туры сүзле булулары белән башкалардан аерылып торалар. Мин беренче сыйныфтан ук аларга үземә ышанган кебек ышанам, шөкер, ышанычымны аклап киләләр. Тагын талпынулар башланды. Әле бит алар башка өлкәләр белән дә кызыксыналар, икесе сәнгать мәктәбенең фортепиано классында укыйлар, берсе бию белән шөгыльләнә. Тагын икесе сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген тәмамлап, быел мәктәпнең баскетбол түгәрәгенә йөриләр. Кыскасы, кызлар (кошлар) гел очышта. Ләкин әзерлексез генә нәтиҗәгә ирешеп булмаганны да аңлыйлар. Шуңа күрә әйткән вакытта әзерләнергә керәләр. Әдәбиятыбызның бай хә­зи­нәсен актарабыз, әдәби әсәр­ләрдән өзекләрне искә төшерәбез, шигырьләрне сүтеп-җыябыз, сурәт­ләү чараларының гаять дәрәҗәдә күп төрле булуына шаккатып, барысын да истә калдырып булмаганга гаҗизләнеп, авыраеп, укыган саен күп нәрсәне әле белмәвебезне аңлап, өйләргә таралышабыз. Ләкин иң сөендергәне шул: үкенмибез, нәни адымнар белән булса да алга барабыз. Шулай вакыт бик тиз үтеп тә китте. Татар әдәбиятыннан олимпиаданың район туры 15 декабрьдә уздырылды. Укучыларым олимпиада эшләрен язып, белемнәрен сынап карадылар. Ике укучы призлы урынга чыкты. Алсу – җиңүче, Азалия призер булдылар. Әле тагын бер сыйфатларына күз тимәсен кызларның. Алар бер-берсенең унышлары өчен сөенә беләләр, чын күңелдән котлашалар да. Киләчәк тормышларына да дусларының уңышларына шатлана белү хисен алып китә алсыннар иде дигән изге теләктә мин аларга.
Олимпиаданың республика ту­ры 9-11 февральгә тәгаенләнде. Уку­чы белән олимпиаданың рес­публика турына әзерләнү ул – бик җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да хезмәт. Җаваплы, чөнки син район вәкиле булып барасың (соңгы елларда рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар арасыннан бердәнбер кандидат белән бару тагын да җаваплылык өсти). Кызыклы. Шулкадәр мавыктым мин, җәмәгать, бу эш белән. Ике-өч атна гел әдәбият кына укыдык. Мәктәп китапханәсендәге гомер ачмаган “Мәктәп сериясе”ннән булган томлык­ларны актарабыз. Татар прозасы, татар драматургиясе, татар шигърияте җыентыкларыннан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыйм, укучыга сөйлим, аңлатам. Укучым да (иң мөһиме үзе теләп!) укый. Рәхәтлекнең чиге юк. Мин яшь вакытларыма кире кайткандай булдым хәтта. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында бер ел “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе” курсларын укыткан еллар хәтердә яңарды. Ул вакытта лекцияләрне кулдан языш иде бит әле! Кул җы­лыларым сакланган, 25 ел буе шушы көнне көтеп яткан, инде шактый саргаерга өлгергән лекцияләрне бер, ике, өч, ун тапкыр кузгалтабыз. Һаман саен тирәнгәрәк керә барабыз, кыс­касы, үз-үзебезне аямыйча, вакытны жәлләмичә, талпынабыз, әдәби әсәрләрне укыган саен канатланабыз.
Менә без Казанда. “Дуслык” рес­публика олимпиада үзәгендә урнашып, тагын бер очышка әзерләнәбез. Җәмәгать, сез укытучыны олимпиадага баручыларны озатып йөрүче генә дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Укытучы укучы белән бергә талпына, әзерләнә, укый, борчыла, көтә, хыяллана. Һәм бу ел саен шулай кабатлана.
Татар әдәбиятын юкка гына матур әдәбият дип атамыйлар шул. Башта бер генә ямьсез уй да юк. Уңай образлар, бәхетле язмышлар, уңай чишелгән конфликтлар, матур сюжетка корылган әсәрләр… Чөнки сентябрь аеннан башланып, февраль аена тоташкан талпыныш очыш белән тәмамланды. Минем укучым – татар әдәбиятыннан призер! Шатлыгымның иге-чиге юк. Сөенечемнән тәгәрәгән яшьләремне дә тыймыйм. Мин гомерем буена хөрмәт иткән матур әдәбият, шушы гомеремә кадәр хезмәтем дип кабул иткән татар әдәбияты фәне минем укучым күңеленә дә үтеп керде, үзенең тәэсир көчен салды. “Талпынган кош очмый калмас” дигән мәкальнең асыл мәгънәсен аңларга ярдәм иткән матур әдәбиятка һәм әдәбиятны якын иткән укучыларыма мең-мең рәхмәт.
Минем бу уй-фикерләремнең һәрберсен бәйнә-бәйнә аңла­ту­ымның сәбәбе дә бар. Берен­че­дән, мәктәптән ерак торган мил­ләт­тәшләребезгә укытучы хез­мә­­тенең алар башына кереп тә ка­ра­маган ваклыкларын күзаллату өчен. Икенчедән, коллегаларымның, укучыларын уңышка ирештерү өчен, кичләр утырып әзерләгән бирем-эшләренең, уку, тикшерү, өйрәнүләренең иксез-чиксез күп булуына карамастан, корыч шикелле нык булып калуларына, каршылык­лар алдында баш имичә алга баруларына мәдхия уку өчен. Өченчедән, бу язма белән танышучы ата-ана­ларның зиһеннәрен ачып җибәрү өчен. (Сер түгел, кайбер ата-аналар хезмәтебезне бәяләп бетермиләр, балаларына биргән белемебезне бәяләргә дә теләмиләр).

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре.