Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Талантларның кадерен белик!
1.12.2016

Талантларның кадерен белик!

 
1139Кайчагында эш өчен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакытында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез…

27 ноябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында виртуоз баянчы Илфат ага Нурмөхәммәтовны искә алу кичәсе булып үтте. Әлеге чара оста баянчының мәдәнияттәге хезмәтен зурлау буларак кабул ителеп, аның рухына изге дога булып барып ирешсен. Зал тутырып килгән тамашачының күбесенең таныш түгеллегенә игътибар иттем. Алар һәрвакыт татар концертларына йөри торган тамашачылар түгел иде. Димәк, Илфат аганы онытмыйлар, беләләр, сагыналар…

Кичә уен коралларында уйнап чыгыш ясаучыларга бай иде.Тамашачы баян, гармун тавышларын сагынган. Азат Шәрипов, Илгизәр Шакиров, Мисхәт Зыязетдинов, Фәния Гаделшиналар баян-гармуннар сузганда, аларны алкышларга күмделәр. Илфат ага белән бергәләп иҗат юлын башлап җибәргән, барыбыз да яраткан җырчы Ирек Мөхәммәтҗанов та гармунда уйнап җырлап сөендерде. Виртуоз баянчының укучысы — “Гүзәл” ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев та курай моңнарын, Фәридә Мохтарова пианино аһәңнәрен яңгыратты. Бик күп еллар аның баянда уйнавына кушылып җырлаган  Шәфика Таҗетдинова аны сагынуын җырлары аша җиткерде. Илфат Нурмөхәммәтов оештырган “Уйнагыз гармуннар” бәйгесендә катнашкан гармунчы Рәхилә Тимкинаны тамашачылар кичә тәмамлангач та кабат сәхнәгә чакырып, гармунда уйнап җырлавын сорадылар. Кичә “Шатлык” халык ансамбле җырчылары чыгышы белән үрелеп барды. Сәхнәгә Илфат ага белән бергә эшләгән истәлекләр белән уртаклашырга, рәхмәт сүзләре әйтергә “Андан” халык бию ансамбле биючесе Шамил Вәлиуллин, авылдашы Рафаил Шәрифуллин, музыка укытучысы Гайсә Талипов, Ижау шәһәренең ветераннар советы рәисе урынбасары Валерий Красноперов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова күтәрелде.

Кичә тәмамлангач та тамашачыларның рәхмәт әйтүе, икенче көнне “Яңарыш” редакциясенә шалтыратып, Әлфия Абзалетдинованың “Без әлеге кичәгә сигез кеше килдек, шундый матур, җылы кичә оештырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”! — дип әйткән сүзләр, мондый кичәләрне ешрак үткәрергә, талантларыбызның исән чакта кадерен белергә кирәк! — дигән фикерне тудырды. Чөнки бүгенге көндә, баян-гармуннарда уйнаучылар бармак белән генә санарлык, саклыйк аларны!

Әлеге кичәне үткәрүдә ярдәм иткән Удмуртия татарларының милли — мәдәни автономиясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына, “Шатлык” халык ансамбленә, “Яңарыш” редакциясенә, журналист Хәмидә Гайфуллинага, Илфат аганың туганнарына, дусларына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Әдәбият — сәнгать кешеләре,барсы да фанатлар. Дөнья малына исе китмичә, рухи азык эзләп йөрүчеләр. Шуңа күрә аларның тормышы, гомер юлы кайчакта җиңел булмый. Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә, Илфат ага — сәхнәдә көйләрдән алынган үзенә генә хас өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, йөрәкләргә баян, гармуннар гына ирештерә алырлык оптимизм рухын тоя — таба алган, уйнавында шуларны гәүдәләндерә белгән баянчы, зур шәхес!

Рәфилә Рәсүлева.