Тагын татар теле турында…
“Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында “Супер татар” музыкаль төркем җырчысы Муса Маликов нәкь утыз ел элеккечә итеп “Әссәләмәгаләйкүм” җырын суза. Ничә еллар Алманиядә яшәгән Муса саф татарча ихластан, елмаеп, саф татарча үз иҗаты турында сөйли. Әйе, нәкъ менә саф татарча. Тагын ничә телдә шулай матур итеп сөйли белә торгандыр бу татар егете, белмим, әмма аның өчен ана теле — татар теле иң мөһиме, иң кадерлесе булуына иманым камил.
Татар телен ничек укыту, аңа күпме сәгать бирү турында бәхәс бара, һәм һаман әле бу мәсьәләгә нокта куелмады, диләр. Ни дә булса тәкъдим итәргә дә, яңалык кертергә дә җыенмыйм (миннән күпкә дәрәҗәлерәкләрнең дә фикере исәпкә алынмый). Бары хәтердә сакланып калган кайбер истәлек-вакыйгаларны гына үлчәүнең ике як тәлинкәсенә саласым килә. Без совет чорында укыдык. Белмим, карарларны халыкка игълан итмичә генә кертеп җибәргәннәрме, әллә без игътибар итмәгәнбезме? Тел турында бу кадәр шау-шу истә калмаган. I-Х сыйныфларда атнага ике сәгать татар әдәбияты, 1-8 сыйныфларда 3әр сәгать татар теле дәресләре укыдык, әдәбият түгәрәге гөрләп эшләде. Исәнбай урта мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан чыккан татар теле һәм әдәбияты укытучылары районда гына түгел республика күләмендә дә мактаулы исемнәргә лаек. 120 еллык тарихы булган балаларга татар телендә белем биргән мәктәбем бүген республика мәктәпләре арасында иң яхшылар исемлегендә. Татар теле буенча гына түгел, башка фәннәрдән дә укучылары, укытучылары — төрле конкурсларда җиңүчеләр. Үзем дә утыз ел балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирдем, әмма ниндидер каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар чыкканын хәтерләмим. Кемдер чаң суга: имеш, татар теле аның баласына башка телләрне өйрәнергә комачаулый. Безгә, мәктәптә укыганда, Ленин бабайның күп кенә сыйфатларын үрнәк итеп куя иделәр. Шуларның берсе — кечкенә Володя Ульянов биш яшендә биш тел белгән… Язмам башында юкка гына Муса турында искә алмадым. Әлеге дә баягы, телевидение аша чит илләрдә туып, шунда яшәп ятучы милләттәшләребезнең дә аһәңле итеп туган телебездә сөйләшкәнен сокланып тыңлыйбыз. Аларга да бит башка телләрне өйрәнергә ана телләре комачауламаган.
Берәр нәрсә булса, гаепне мәктәптән, җәмгыятьтән эзлибез. Гаепнең башын гаиләдән эзләргә кирәкмиме икән?! Авылда балалар бакчасына еш барам. Дүрт яшьлек бер сабый бер ел бакчага йөрмәгән иде, быел гел урысча сөйләшә башлаган. Мин аңа татарча эндәшәм, астан гына карап тора, дәшми бу миңа. Икенче көнне әбисе: ”Бакчага бармыйм, татарча сөйләшергә кушалар”, — дип әйтә, ди. Татар әбисе үзе дә татар авылында татар оныгы белән урысча сөйләшә… “Если ты там не будешь на своем языке разговаривать, мы с тобой пойдем в магазин”. Монысы шәһәрдә туган икенче бер татар малаеның әбисенә куйган шарты. Әйе, тырыша-тырмаша, урыс телен өйрәтәбез, алар белән урысча сөйләшәбез. Туган телебезнең газизлеге турында һәрдаим каннарына сеңдереп торырга кирәклеген онытып җибәрәбез.
Бер-ике ел элек телефон аша шәһәр мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф укучысының әнисе белән (әни кеше удмурт авылында урысча белем алган, малае татарча сөйләшә белми, әзрәк аңлый бугай) татар теленнән дәрес әзерләдек. Әни кеше белән хәрефләп өй эшен эшлибез, улына ничек аңлаткандыр, малайның чиреклек билгеләре «дүртле» булуы гаҗәп иде. Ий, сөенделәр инде, татар теле дәресләре кимегәч. Юк, әни кешене дә, баланы да, укытучыны да гаепләмим, татарча белмәгән башлангыч сыйныф укучылары өчен (шәһәр мәктәбендә бит бөтенесе булмаса да, яртысы шул дәрәҗәдә) дәреслектәге бирем-күнегүләрнең катлаулылыгы гаҗәпләндерә иде мине. Минемчә, нәкъ менә шуңа да балада телгә мәхәббәт түгел, ә кире караш тәрбияләнгәндер. Нәрсәнедер көчләп тагуның уңай нәтиҗә бирмәвен исбат итеп тору кирәк түгел. Ихтыяҗ һәм теләк булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була торгандыр. Юк, мин һич тә дәресләрне бетерсеннәр димим, кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрелгән дәрес баланы җәлеп итми калмый. Яңа технологияләр, Интернет, дибез, яңа яшь кадрлар да кирәктер. Бергә укыган курсташларымның (60-65 яшьлек әбиләр) күбесе: “Яшь укытучылар юк”, — дип, татар теле укыта.
Балтыйк буе илләрендә урыслар демонстрациягә чыкканнар: мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында рус телендә белем бирү туктатылачак икән. Бик борчыла урыс халкы, гәрчә чит илдә яшәсә дә. Ә менә үз ватанында үз ана телендә белем алырга теләгән татар хәлен аңлыймы урыс агайлары?! Хәер, Балтыйк буе халкы совет заманында да урысларга бик ачык йөз күрсәтми иде. Узган гасырның сиксәненче елларында университетның татар хоры концертлар белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясый иде. Вильнюста кызлар, кибеткә кереп, нидер карамакчы, алмакчы булганнар, билгеле, урысча аралашканнар. Әмма сатучылар аларны тыңлап та тормаганнар. Шунда бик тапкыр бер кыз татарча сөйләшергә тәкъдим иткән. Үзара татар телендә сөйләшеп торган кызлар шунда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм сатучылар аларга бик теләп хезмәт күрсәткәннәр. Кызларыбыз татар теленең урыс теленнән дәрәҗәлерәк булуы турында бик озак мактанып сөйләделәр.
Мондый мисалларны күп китерергә була. Әмма, халык әйтмешли, “хәлвә-хәлвә” дип торганнан гына авызда хәлвә тәме килми бит ул, күпме сөйләсәк тә, сүзем туган телнең газизлеге турында инде… Үлчәүнең ике як тәлинкәсенә салмакчы идем. Кайсы ягы авыррактыр. Нәтиҗә ясауны укучының үз ихтыярына куям.
Розалия Кәримова, Яңа Авыл авылы.