Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тагын кыскарталар
18.07.2013

Тагын кыскарталар

 

Авыл халкы иртә тора бит ул.  Эш сәгате башланырга хәтсез вакыт булса да, пенсия яшендәге апалар,  бер кат иртәнге  эшләрен бетереп, әнә  медпункт ишеге төбенә җыелганнар да  инде. Кемгәдер дару кирәк, кемдер укол-система ала, кайсыдыр  авырып киткән дә  тикшеренергә килгән. Әйе, һәркөнне медицина хезмәткәрләрен шулай тыныч кына каршы алалар. Соңгы көннәрдә генә бик шаулаша башлады әле үзләре. Сәбәбе дә бар: кызларны «кыскарталар» икән, халык саны аз: дүрт йөзгә якын гына. Һәм шуларның җитмеш дүрте балалар, йөз дә җидесе пенсия яшендәгеләр. Аларга һәркөнне медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. “Мин бит ялгыз карчык, капка төбендә машинам да, утыртып алып чыгып китәргә  улым да юк, ә кан басымы гел күтәрелеп тора, еш кына өйгә чакыртам, хәзер килеп җитәләр ”, — дип зарланып алды өлкән яшьтәге бер апа. Аңа каршы икенчесе: “Минем улым бар да, ул бит эштә, көн саен минем арттан йөри алмый, ә чир бушаганны көтеп тормый,” — дип өстәп куйды. Әңгәмәгә өченчесе кушылды: “Әнә минем Ижаудагы кодагый: “Минем үз табибым бар, шалтыратам гына, хәзер килеп җитә”,- ди. Аңа каршы: “Акчаң булса, шәһәрдә булыр инде ул,  без бит авылда. Бездә йөз кешегә берәү дә юк әле”, — диделәр апалар, уфтанып.  Ул арада “Ашыгыч ярдәм”нең зур сумкасын күтәреп, фельдшер–акушерлык бүлеге мөдире Физалия, акушерка Саҗидә, шәфкать туташы  Альбина да килеп җитте. Физалия ханымнан: “Сезне кыскарталар икән, дөресме?” — дип сорагач, ул: “Әйе, район медпунктларын кыскартулар бара, финанс­лар җитми дип аңлаталар. Инде санитарка штатын кистеләр. Хәзергә медпункт карамагында авыллар күп булу сәбәпле, Саҗидә апа белән икебез дә эшлибез, киләчәк ни күрсәтер тагын. План нигезендә һәр атна саен  без бит ул авылларга да барабыз. Чакырсалар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да чыгып китәргә  туры килә”, — дип, сүзен тәмамлады ул. Үзе  бик борчылса да, халыкны тынычландырып, киеренкелекне киметергә тырышты. Бер кат авыруларны кабул итеп бетергәч, язу, кәгазь эшенә керешә кызлар. Альбина да бик борчыла:  июньнән эштән китәчәк бит инде. Унөч ел эшли  ул биредә.  Аннан соң, пенсиягә дә ерак, авылда эше дә юк, кызлары да башлы-күзле булмаган, борчылырсың да. Саҗидә апасы белән Физалиягә дә авыргарак туры киләчәк:  аның вазифалары да аларга өстәлә бит. Вакыт белән хисаплашып эшли белми  алар. Әнә ишеккә  эш сәгате  сигездән дүрткә кадәр дип язылып куелса да, көне-көне белән ул иртәнге дүрттә-биштә башланып, йокысыз төнгә дә барып тоташырга мөмкин.  Гомеренең  утыз елын авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган  Саҗидә Гали кызы да:  “Мин балалар һәм әниләр өчен генә җавап бирәм,” —  дип, эшен ярты юлда калдыра торган кеше түгел. Алар хезмәттәше Физалия ханым  белән менә егерме елдан артык бергә  киңәшләшеп—ярдәмләшеп эшлиләр, моннан соң да шулай булыр.

Телевизион тапшыруларның берсендә бер хирург: “Төн уртасында йокының иң  татлы җирендә уятып алып китәләр, биш-алты сәгать операция өстәле артында басып торып, җеп өзәрлек тә хәлең калмый чыгасың, шунда, авыруның  сине түземсезләнеп көтеп торган якыннары күзенә карап, аларга сөенечле хәбәр әйтә алсаң, синнән дә бәхетле кеше  юк,” — дигән иде. “Һәм  синең хезмәтең тиеннәр белән генә бәяләнсә дә”, — дип өстәп куйды. Әйе, вакыты да чикләнмәгән, тиешенчә бәяләнмәгән дә бу авыр  хезмәт өчен  халык  рәхмәтле  медицина хезмәткәрләренә. Ә аларны һаман кыскарталар…

Розалия Кәримова, Яңа Авыл