Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тагын гадәттән тыш хәл
24.03.2012

Тагын гадәттән тыш хәл

Узган атна ахырында Балезинодан 2 чакрым читтә ташландык асфальт-бетон заводы территориясендәге өсте капланмый торган битум чокырга зыяны буенча икенче класс матдәсе булган дүртхлорлы углерод калдыклары бушатылуы ачыклана. Әлеге матдә Удмуртиягә Чувашиянең Новочебоксарск шәһәренең «Химпром» заводыннан 6 тимерьюл цистерналарында китерелә. Балезинода цистерналарның өчесе бушатыла. «Химпром»ның зыянлы калдыкларны законсыз урнаштыруы беренче тапкыр гына түгел. 2011 елда әлеге завод агулы калдыкларны Иваново өлкәсендәге бу эшкә лицензиясе булмаган «Стройхимматериалы» җәмгыятенең скважиналарына бушаткан була.

2012 елның 16 мартында Росгидрометның Удмуртия бүлеге белгечләре зыянлы калдыклар табылган урында уздырган тикшерүләр әлеге урыннан 10 м читтә һавада үзенчәлекле ис килүен ачыклаган. Бу һава пычрануының югары күрсәткече булып санала. Белгечләр Чепца елгасы (4 чакрым югарырак һәм 4 чакрым түбәнрәк) суын да тикшергәннәр. Бәхеткә каршы, су куркыныч калдыклар белән зарарланмаган. 19 мартта Удмуртиянең эзләү-коткару хезмәте бригадасы агулы матдә салынган урынны тикшереп, ул урынны чистарту ысулларын билгеләде. РФ табигать чыганаклары һәм экология министры Юрий Трутнев РФ Тикшерү комитетына «Химпром»ның Балезино районында, Иваново өлкәсендә кылган экологик җинаятьләренә аерым игътибар белән карарга һәм табигатьне саклау буенча кануннарны бозучыларга карата тиешле чаралар күрүдә үзара хезмәттәшлек итәргә чакырып мөрәҗәгать итте.

Әлбәттә, тикшерүләр барышында гаеплеләр ачыкланыр, алар тиешле җәза да алырлар. Әлеге агулы матдәләр тутырылган цистерналарның Чувашиядән Балезинога очраклы гына килеп эләкмәве көн кебек ачык һәм һәр ике очракта да кемнәрдер күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, агулы матдәләрне юк итү өчен сарыф ителергә тиешле акчаларны янга калдыргандыр. Тик кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Әле ярый бу юлы аның нәтиҗәсе аяныч түгел. Битарафлыкның, җаваплы урыннардагы җитәкчеләрнең үз вазифаларына салкын карап, «әйдә, ярар әле» принцибы буенча эш итүләренең чиге булырмы икән?

 

Рәмзия Габбасова