Тагын бәяләр турында
Удмуртия Республикасы Сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләр министрлыгы белдерүенчә, октябрь аенда бәрәңге, кәбестә, суган, кишер кебек яшелчәләр бәясе — якынча 14,2 %ка, шикәр комы бәясе — 3,7 %ка, катырылган балык 3,2 %ка очсызланган.
Тавык йомыркасы — 3,8%ка, сөт продуктлары — 4 %ка кыйммәтләнгән. Россиянең кайбер регионнарында булган корылык нәтиҗәсендә он бәясе — 12% ка, көнбагыш мае — 9%ка, токмачлар — 4,7 %ка, тары ярмасы 7,3 %ка кыйммәтләнгән.
Бүгенге көндә Ижау кибетләрендә беренче сорт ак ипи — 18 сум 47 тиен, арыш һәм бодай онын кушып пешерелгән икмәк бәясе — 14 сум 26 тиен. Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков әлеге министрлыкка бәяләрне һәрвакыт күзәтү астында тотарга, икмәк бәяләрен арттырмау өчен барысын да эшләргә боерды.
Кулланучылар кәрҗиненә кергән азык-төлек бәяләре буенча Удмуртия Россиядә 67нче урында, ә Идел буе федераль округы регионнары буенча 6нчы урында (беренче урында иң югары бәя).