Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тагын бер җиңү
12.04.2017

Тагын бер җиңү

Татарстан Республикасы җитәкчелеге татар теле укытучыларына үсәргә, тәҗрибә тупларга, үзләрен сынап карарга бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Мондый чаралардан чит төбәктә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да читтә калмыйлар.
Шушы көннәрдә ана теле укытучылары арасында узган “Туган тел” Бөтенроссия мас­тер-класс конкурсында Россиянең 15 төбәгеннән 34 укытучы — рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит телләрен һәм әдәбиятларын укытучылары катнаш­ты. Алар Казан галимнәре, Татарстандагы милли-мәдәни җәмгыятьләрнең вәкилләре алдында үзләре төзегән дәрес эшкәртмәләре буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм милли киемнәрне тәкъдим иттеләр. Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясенең татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева да конкурста катнашып, “Заманча технологияләрне нәтиҗәле файдаланган өчен” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Бу конкурс турында Гөлнирә Фәнис кызы түбәндәгеләрне сөйләде.
“Мондый конкурсларда катнашу, башкаларның эш алымнарын күрү, тәҗрибә уртаклашу — укытучы өчен бик мөһим. Мин үзем башка укытучыларның дәресләрендә: “Менә дәресне ничек итеп уздырырга кирәк”, — дип, һәр яңалыкны теркәп барырга тырыштым. Шигырь, хикәя язганда “Мозговой штурм” алымын бик ошаттым. Укучы бер темага 5 сүз уйлап таба һәм шул сүзләрне тиз генә кулланып, хикәя төзи. Бер калыпка салып җөмлә төзергә өйрәнгән рус телле балаларга бу алымны рәхәтләнеп кулланырга була. Күңел кызыккан, әмма безнең рус телле укучылар белән кулланып булмый торганнары да күп булды. Ә үзем хезмәттәшләрем белән интеллект-карта төзү буенча тәҗрибә уртаклаштым. Мин бу алымны Әгерҗе шәһәренә семинарга баргач күреп кайткан идем. Әгәр үз казаныбыз­да гына кайнап ятсак, мондый алымнарны эшебездә куллана алмас идек. Моның өчен без Татарстанга рәхмәтле. Дәреслекләргә килгәндә дә, хәзер кытлык кичермибез. Казан мәктәпләрендә дә, без дә бер үк дәреслекләр буенча белем бирәбез. Кызганыч, киләчәктә ул дәреслекләребезнең кирәге калмаска мөмкин, чөнки елдан-ел укучылар татар телендә начаррак сөйләшәләр. Әти-әниләр: “Татар телен белергә кирәк”, — дип торсалар, балалар карышмыйча гына телне үзләштерәләр. Безгә дә укытырга җиңел. Унберенче сыйныф укучысы Рөстәм Нәфыйков — бүгенге көндә гимназия йолдызы. Ул тугызынчы сыйныфтан татар теле олимпиадаларында катнаша һәм мактаулы урыннар ала. Үткән ел Казанда узган татар теле буенча олимпиадада беренче урынны алып кайтты. Быел апрель аенда узачак Халыкара татар теле буенча олимпиадага барачак. Аның бу җиңүендә әнисенең өлеше әйтеп бетергесез зур. Бер татар әдәбияты дәресендә барлык әсәрләрне дә укый алмыйбыз. Рөстәм әнисе белән ул әсәрләрне өйрәнде. Бармак белән санарлык булса да, гимназиядә Рөстәм кебек малай-кызлар бар әле. Әле алар хисабына татар теле һәм әдәбияты фәне буенча мактаулы урыннар яулыйбыз. Андый укучылар күбрәк булсын иде, дип телисе генә кала”, — диде ул.

Без Гөлнирә Гафиеваны җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да югарырак җиңүләргә ирешергә язсын.