Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тагын бер җиңү!
22.11.2017

Тагын бер җиңү!

Можга кызы Алина Девятых турында газетабызның җәйге саннарының берсендә язган идек инде. Ул Төркиядә узган конкурста “Miss Best Dance” титулын яулап кайткан иде. Милләттәшебез шушы көннәрдә тагын бер тапкыр сөендерде. Шулай ук Төркиядә узган “Королева Евразии — 2017” халыкара матурлык һәм талант конкурсында призлы урыннар яулады ул.

“Королева Евразии” конкурсы әле күптән түгел генә барлыкка килде. Беренче финал Анталия шәһәрендә 2015 елда узган. Шул вакытта ук ул югары дәрәҗәдә үткәрелә, Евразия илләре һәм республикаларыннан килгән 36 кыз катнаша анда. Конкурсның максаты — сәнгать һәм төрле милләт кешеләренең матурлыгына нигезләнеп, халыклар дуслыгын күрсәтү, берләштерү.
Быел конкурста Евразиянең төрле ил­ләреннән һәм АКШ, Африкадан килгән кызлар катнаша. Алина Интернет челтәрендә барган ачык тавыш бирүдә 15455 тавыш җыеп, “Queen of Internet” титулына ия була. “Миңа үз тавышларын биргән, көч өстәп торган һәркемгә зур рәхмәт! Бу җиңүдән тыш, мин тагы да дәрәҗәлерәк “Queen of VIA NAAMA” номинациясендә җиңүгә дә ирештем. Мин танылган косметика брендының йөзе булу хокукына ия булдым һәм аларның компаниясен Азиядә тәкъдим итәчәкмен. Шулай ук мин “Of the world competition of actinq skills” дип­ломы лауреаты”, — дип, үз уңышлары белән уртаклашты Алина.
Милләттәшебезне алда матур киләчәк, яңа мөмкинлекләр көтә. Уңышлар телик!