Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тагын бер кат әтиләр турында
16.01.2014

Тагын бер кат әтиләр турында

Минем хакта еш кына әллә көлеп, әллә көнләп: ”Әтисенең иркә кызы”, — диләр. Ә мин моңа чиксез куанам гына. Нинди бәхет иясе бит мин! Сөйләшкәндә, беренче аваздан ук ул минем нинди кәефтә булуымны тоемлап ала. “Елмаюлы бер сүзең яшәргә көч бирә”, — дип кабатларга ярата. Барлык серләремне, уй-фикерләремне әтием белән уртаклашам. Кечкенәдән шулай күнегелгән. Әнием дә һәрчак: “Әтиең ни әйтер? Әйдә, аның белән киңәшик, әтиеңнән узып эш итү ярамас”, — дип өйрәтте. Кычкыру, боеру, тыюлар булмады. Һәр вакыйга, очракны, ситуацияне аңлатып, фикерләргә өйрәтүләре өчен чиксез рәхмәтлемен.

Никтер балачак хатирәсен яңартасы иттем. Хәзер шәһәрнеке булып кылансак та, авыл җирендә үстек без. Ямьле бер көн. Әнием, әбием – һәрберезнең үз эше, өйдә нидер белән мәшгульбез. Ишегалдында эт өргәне ишетелде. Гадәттә, әтиебезнең машина тавышын танып, хуҗасы кайтуына куанычын белдерә иде ул шулай. Шул арада әбием: “Кияү кайта! Чәйне өлгертик тизрәк!” – дип кабалана башлый. Әнием исә: “Ашыга күр, капканы ачарга кирәк”, — дип, ишегалдына чыгып китә. Мин дә әтием кайтканга сөенә идем…
Тулы гаиләдә тәрбияләнеп үсү – адәм баласы өчен иң олуг бәхеттер. Әниләр назы, мәхәббәте хакында әйтү дә юк. Әнисез калган сабый — канатсыз кош, яр буенда чәбәләнүче балык сыман. Хәзер исә әтисез гаиләләр модасы алга атлый. Беренче сыйныфта ата-аналар белән тәүге очрашу барышында укытучыбыз: “Ел саен балалар үзгәреп тора. Күпчелек гаиләләрдә хәзер әниләр һәм әбиләр генә. Без моңа күнектек инде”, — диде. Ата-аналар арасында хәтта рәсми рәвештә аерылышып бергә яшәүчеләр дә бар. Ялгыз аналар өчен каралган ташламаларны, өстенлекләрне югалтасы килми аларның, имеш. Билгеле, акча дигәнең һичкайчан җитенкерәми. Әмма моның өчен гаиләнең бөтенлеген куркыныч астына кую кирәк микән? Мондый гаиләдә әти кешенең абруе нинди? Бер-береңә мөнәсәбәт ничек? Тавыш-гауга чыкса: “Син миңа беркем түгел”, — дип, һәр ике якка җаваплылыктан котылыргамы? Ә бит кайчак: “Әтиеңә әйтәм! Әтисе кара әле бу шаянны!” — дигән тылсымлы сүзләрне генә әйтү дә җитә! Шаян-шук балаларны алыштырып куйган төсле була, шул мизгелдә тәүфыйклы песигә әйләнәләр дә куялар.
Дәүләт җитәкчелеге дә ата-ана тәр­бия­се проб­­­­­­­­­­­­лемасына битараф түгел. Уд­мур­тия Республикасы Дәүләт Советы 2013 елның 10 декабрендә “Ата-ана даны” билгесен булдыру турындагы законны кабул итте һәм ул 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Әлеге канун нигезендә тулы гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче ата-аналар; өч һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче ялгыз әтиләр “Ата-ана даны” бүләге белән билгеләнеп үтәргә хокуклы. Билгеле, бу бүләккә лаек булу өчен балалар уку алдынгылары, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләре булырга тиеш. Быелдан башлап ел саен республикабызда 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә иң күркәм гаиләләрне әлеге билге белән билгеләп үтәчәкләр.
Дөрес, гаиләнең дәрәҗәсен, абруен үстерү өчен кирәкле чара бу. Бәлки, гаиләләр бала тәрбияләү бурычына җаваплырак карарлар иде.
Алия Шәйхиева, Ижау шәһәре.