Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тагын бер бәйрәм
14.03.2013

Тагын бер бәйрәм

Тагын бер бәйрәм

Тагын бер бәйрәм

Быелдан башлап истәлекле көннәр календаре тагын бер үзенчәлекле бәйрәмгә байый бит әле. 21 мартта без Урман көнен билгеләп үтәчәкбез.

Удмуртия Республикасы Урман хуҗалыгы министры Рәфис Касимов хәбәр итүенчә, әлеге бәйрәмне Берләшкән Милләтләр Оешмасы узган елның декабрь аенда игълан иткән. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәпләрдә уздырылачак “Урман турында Бөтенроссия белем көне” кысаларында урманнарны саклау темасы белән бәйле дәресләр, акцияләр, бәйгеләр, төрле чаралар оештырылачак.

Удмуртия биләмәләренең бүген 47 проценттан артыгы — урманнар. Халыкара Урман көненең төп максаты исә — урман экосистемалары әһәмияте, аларның хәзерге хәле, аларны саклауда, үстерүдә һәм торгызуда төп чаралар турында халыкның белемен арттыру. Биологлар әйтүенчә, урман мәйданнары кими һәм нәтиҗә буларак, туфрак эрозиягә дучар була, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы ярлылана, сулыклар, атмосфера һавасы пычрана, сәнәгать һәм ягулык максатларына яраклы агач күләме кими.

Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәменә туры килүедә әйтеп узарга кирәк.