Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тагын бер афәт
23.07.2015

Тагын бер афәт

Шәһәрдә кальян кулланылган кафе, бар һәм рестораннар еш очрый. Мондый күңел ачу урыннары яшьләр арасында аеруча популяр. Өстәвенә, кальян сатыла торган яңадан-яңа кибетләр ачыла. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы: «Кальян тарту эпидемиягә әверелде», — дип кисәтә. Кызганыч, күпләр кальян тартуның зарарлы гадәт икәнен белми. Кальянга ияләшкән кеше аннан котыла алмыйча интегә.
Кальян безгә Шәрык ил­ләреннән күчкән. Аның туган җире — Һиндстан. Аннары ул Иран территориясе аша башка гарәп илләренә таралган. Европага беренче тапкыр XVIII гасыр азагында килеп эләккән. Кальянны еш кына сувенир сыйфатында алып килгәннәр. Ә XIX гасыр ахырында Европада күп кенә илләрдә кальян тарту модага кергән.
Кальян ул — фильтры су булган озын саплы тарту җайланмасы. Кальянда кулланыла торган тә­мәке дымлы һәм ябышкак бу­ла. Тарткан чакта ул янмый, кибә генә. Төтен, сулы фильтр аша үткәндә, суына, дымлана һәм хуш исле була. Россиядә кальян күпмедер үзгәреш кичергән: су урынына исерткеч эчемлекләр сала башлаганнар. Элек кальян­дагы тәмәке төтене сигаретныкына караганда зарарсыз, чөнки ул кешенең үпкәләренә эләгер алдыннан сулы фильтр аша үтә һәм суына дип уйланыл­ган. Белгечләр исәпләвенчә, кальян­ны бер сәгать дәвамында тарту 60-100 сигаретны тартып бетерүгә тиңләшә. Кальян­ны даими тарт­кан кеше, гади тартучыга караганда, күбрәк никотин ала һәм сөрем газын күбрәк йота, суырган чакта төтен аның үпкәләренә тирәнрәк үтеп керә.
Күп кенә галимнәр кальян тарту сәламәтлек өчен, тәмәке тартуга караганда, зарарлырак дип дәлилли. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кальян тәмәкесендә никотин, углерод оксиды, авыр металлар (кургаш) һәм зарарлы сагызлар, сигарет тәмәкесенә караганда, берничә тапкыр күбрәк икән.
Кальян, шул исәптән тәмәке тарту үпкә, бугаз рагы, шулай ук үпкә, йөрәк авырулары китереп чыгара. Моннан тыш, ирле-хатынлы кальян тарткан гаиләләрдә бик еш авыру балалар туа. УР Сәламәтлек саклау министрлыгы искәрткәнчә, кальян торбасын төрле кешеләр файдалана, ләкин аны рестораннарда тиешле дәрәҗәдә чистартмыйлар, һәм ул йогышлы авырулар чыганагы булып тора. Мәсәлән, гепатит, туберкулез кебек авырулар йогарга мөмкин. Удмуртиядә күп кенә рес­торан-кафеларда кальян­га наркотик матдәләр кушу очраклары күзәтелгән. Кальян тартучылар янында озак утыру да зыянлы.
Тикшеренү мәгълүматлары күр­-
­­сәткәнчә: кальян тартучылар организмында углерод монооксиды күләме югары була. Кальян тарткан чакта нәкъ менә шушы газ йөрәк тибешен тизләтә һәм җиңелчә исерү халәте бирә. Мон­нан тыш, кальян тартканда, гадәттә металл кәгазь (фольга) кулланыла. Ул исә кызган чакта аеруча зарарлы алюминий парлары бүлеп чыгара.
Кальян шаукымы алга киткән илләрдә әллә кайчан узды. Ә безнең яшьләр бу ләззәтнең организмга ясаган тискәре йогынтысын әлегә белми, ишетми. Хәзер ял итү урыннарында кальян тартуны тыю турында канун чыгарган ислам илләренең саны артканнан-арта бара. Россия Дәүләт Думасында да кальян тартуны чикләүче канун кертелде.