Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тавышыбыз кирәк, үзебез юк
7.06.2017

Тавышыбыз кирәк, үзебез юк

28нче майда урам комитеты рәисе Рифкат өйгә кереп, алдан тавыш бирүдә (праймеризда) катнашырга чакырды, кайда барырга кирәклеген аңлатты. Кызым белән, такси чакырып, сайлау участогына киттек. 12нче мәктәптә сайлау бюллетеньнәрен бирүче 6 хатын-кыз утыра иде. Безнең якта күбрәк татарлар яшәгәч, башта татарча сәлам бирдем. Сәламемне алмагач, русча эндәштем. Анысына да җавап бирүче булмады. “Здравствуйте”, — дип, кабат кычкырыбрак эндәшергә мәҗбүр булдым. Кызым: ”Әни, бу мәчет түгел”, — дип, мине безнең урам кешеләренә бюллетень бирә торган өстәл янына алып китте. Кул куеп алганда, әлеге ханым телгә килеп: “Бик матур куясыз икән”, — дип көлеп куйды. “Миңа 19 яшь (91 яшьне әйләндереп әйттем) кенә шул, шуңа язуым матур”, — дидем. Чынлыкта да, яшь чагында бик матур яза идем.
Элек сайлау участокларында бәйрәм төсе биреп, ерактан ук музыка уйнап тора иде. Мәктәп укучылары сайлаучыларны мөлаем йөз белән каршы ала, аларга концерт куя иделәр. Ә хәзер сайлау участогына барып, үртәлеп кенә кайтасың. Әлеге ханымнарны сайлаучыларга матур итеп хезмәт күрсәтергә өйрәтсеннәр иде. Тавышыбыз кирәк булгач, үзебезгә дә игътибарлы булсыннар иде.

Мәймүнә Шәйхразиева, Ижау шәһәре.